Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кибеттән товар сатып алганда игътибарлы булу кирәк

Үзебезнең бистәбездә урнашкан кибетләрнең берсендә булган хәлне, башка сатып алучылар да колак салсыннар дип, сезгә язып җибәрергә булдым. Дустым белән кибет киштәләрен карап йөргәндә, сары тамга сугылган, бәясе киметелгән лимонадларга күзебез төште. Икебез дә очсызлыгына кызыгып сатып алырга булдык. Касса яныннан китми генә чегына күз салсак, безгә әлеге товарны тулы...

Үзебезнең бистәбездә урнашкан кибетләрнең берсендә булган хәлне, башка сатып алучылар да колак салсыннар дип, сезгә язып җибәрергә булдым. Дустым белән кибет киштәләрен карап йөргәндә, сары тамга сугылган, бәясе киметелгән лимонадларга күзебез төште. Икебез дә очсызлыгына кызыгып сатып алырга булдык. Касса яныннан китми генә чегына күз салсак, безгә әлеге товарны тулы хакына саткан булып чыктылар. Әлеге аңлашылмаучылык турында кибетчегә әйттек, ул исә администраторларын чакырып аңлатырга кереште, имеш, без бәяне дөрес карамыйча дәгъва белдерәбез. Администратор белән әлеге товар сатыла торган киштә янына барып дөреслегебезне исбатларга туры килде.

Шушы ук кибеттә тагын бер күңелсез хәл килеп чыккан иде. Виноград бәясе урынына грушаныкын сугып бирделәр. Бу очракта гафу үтенеп, артык түләгән акчаны кире кайтардылар үзе. Менә шулай, җәмәгать, үзебезнең хокукларыбызны кимсетергә ирек куймыйк, товар сатып алганда бәяләргә игътибарлырак булыйк. Югыйсә, һәр кибеттә 5-10 сум гына булса да акча калдырып чыга башласаң, пенсия акчаң ярты айга да җитмәс.

Рәмзия ТӘҮХИЕВА, Кукмара

фото: http://www.uvao.ru/uvao/portal/news_market/o_296429

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk