Каз хуҗалары кар көтә
Көзнең соңгы аеның да уртасына җиттек. Иртә яздан бирле бакчасында бил бөккән, йорт-кура тирәсендә тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләргә чумган авыл халкы да бераз иркен сулап куйды: бакчаларда яшелчәләр җыеп алынды, көтү чыгудан туктады... Һәм көннәр кышка авышкач, җир өсте катырып, беренче кар бөртекләре төшкән мәлдә авылларда каз өмәләре башланып...
Районыбызда каз асрамаган авыллар бармы икән?! Юктыр, мөгаен. Ничек инде иркен болыннары, инеш-күлләре булган авыл җирендә кош-корт үрчетмичә түзәргә кирәк! Матур табигатьле Ятмас Дусай авылында да каз асраучылар байтак. Венера һәм Илфир Галиуллиннар хуҗалыгында да аларның саны йөзгә якын, әле тагын егерме үрдәк, илле чебиләре дә булган, аларын инде эшкәртеп, урнаштырып та куйганнар.
Каз өмәсе күңелдә үзенә күрә бер күңелле вакыйга булып уелып калган. Туганнар, күрше-тирә белән бергәләп эшләгәндә күңелле генә бит, эшнең беткәнен сизми дә каласың. Ә өйдә исә кызган каз мае, тәмле көлчә исе тарала...
Элек каз өмәсенә Венера апа авылдашларын чакырса, хәзер ял көннәрендә алты-җидешәрне берүзе чистарта икән. Ияләнгәч, бер авырлыгы да юк аның, әле киресенчә, казларны эшкәртеп бетергәч ямансулап, эх, тагын булса иде дип куям, урамда колак ияләнгән "как-как" килгән тавышлары ишетелмәгәч тә күңелсез, ди ул. Быел әле алар казларын суя башламаганнар, җир өсте катырып, кар төшкәнен көтәбез, пычрак вакытта казларның мамыклары каралып бетә, диделәр. Чөнки каз мамыгыннан ясалган мендәргә дә сорау зур, бик яратып алалар икән. Шуңа күрә йолкыган вакытта да Венера апа казларны кайнар суга тыкмый, ә үтүк ярдәмендә генә бераз парландырып ала. Тик һәр эшнең үз нечкәлеге булган кебек, озаграк үтүкләсәң, пешеп китүе дә бар, ди.
Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев