24 ноябрь 2017 яңалыклары
-
“Олимп” боз сараенда балалар белән коррупция турында сөйләшү булды
"Олимп" боз сараенда "Нәрсә ул коррупция?" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
-
Фин компанияләре форумда Лубян укытучылары да катнашты
Казанда фин компанияләренең эшлекле форумы үтте. Әлеге чарада Лубян урман көллияте директоры Афанасий Данилов, аның урынбасарлары Ирина Богомолова һәм Валерий Кульгеевлар да катнашты. Форум барышында көллият директоры Көньяк Саво өлкәсендәге һөнәри училище һәм Финляндиянең көньягында урнашкан Тампер университеты вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрде.
-
Кукмарада “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды
Бүген район Үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды, дип хәбәр итте Рәшит Миннегалиев.
-
Фото: Тат.Тулба авылында әниләр бәйрәме булды
Татар Толлысы авылы мәдәният йортында "Көттермәсәк иде әнкәйләрне..." дигән әдәби-музыкаль кичә булды.
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Сафина иң яхшы автор-башкаручы булып танылды
Рөстәм Бикмуллин исемендәге XVI республика яшьләр музыка-поэтик фестивалендә иң яхшы автор-башкаручы булып Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Сафина танылды. Һәм ул I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
-
Игътибар: яңа акция “Бал дигән саен баллана”
Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән, бик тиздән урмандагы тирән кар көртләре эченнән, ап-ак атларга җигелгән тарантасына утырып, Кыш бабай килеп чыгар да, таягын селтәп җибәреп, бар җиһанны сихри бер матурлыкка күмәр. Яңа ел бәйрәме ул күңелле сюрпризларга, көтелмәгән бүләкләргә бай. Без дә үзебезнең газета укучыларыбызга Яңа ел...
-
Каз хуҗалары кар көтә
Көзнең соңгы аеның да уртасына җиттек. Иртә яздан бирле бакчасында бил бөккән, йорт-кура тирәсендә тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләргә чумган авыл халкы да бераз иркен сулап куйды: бакчаларда яшелчәләр җыеп алынды, көтү чыгудан туктады... Һәм көннәр кышка авышкач, җир өсте катырып, беренче кар бөртекләре төшкән мәлдә авылларда каз өмәләре башланып...
-
Кукмара районы газетасы Әниләр көненә бүләк уйнатты
Тузансуырткыч Зур Кукмара авылының яшәүче Нурия Гайфетдиновага чыкты