Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Изге Иуда” давылы Кукмарага килмәячәк

Бу көннәрдә Бөекбритания, Германия, Нидерланд, Дания, Балтыйк буе илләренә көчле давыл ябырылды. "Изге Иуда" дип аталган әлеге табигать казасы кичә Россиянең төньяк көнбатыш районнарына да килеп җитте, Нева елгасының суы күтәрелде, фин култыгында һәм Ладога күлендә көчле дулкыннар купты, электр чыбыклары өзеп, торак йортларны утсыз калдырды. Татарстан метеорологлары белдерүенчә, безнең...

Бу көннәрдә Бөекбритания, Германия, Нидерланд, Дания, Балтыйк буе илләренә көчле давыл ябырылды. "Изге Иуда" дип аталган әлеге табигать казасы кичә Россиянең төньяк көнбатыш районнарына да килеп җитте, Нева елгасының суы күтәрелде, фин култыгында һәм Ладога күлендә көчле дулкыннар купты, электр чыбыклары өзеп, торак йортларны утсыз калдырды.

Татарстан метеорологлары белдерүенчә, безнең республикага мондый куркыныч янамый. Җылы һава сакланачак. Җилнең бераз көчәюе генә мөмкин. Дөрестән дә, кичә Кукмарада кичке якта шомлы җил күтәрелгән иде, ә бүген табигатьтә яз диярсең: җылы һәм кояшлы көнгә сөенеп туя алмыйбыз.

фото: http://www.kommersant.ru/gallery/pic/938957

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk