Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңүләр юлы җиңелүләр белән шомара

Самара шәһәрендә "Авыл җирлегендә яшәүче балалар арасында шахмат турниры" уздырылып, районыбызның бер төркем укучылары әлеге бәйгедә җиңү яуладылар. Поселокның күппрофильле лицей укучылары Айнур Җиһаншин унҗиде яшькәчә үсмерләр арасында, Ирек Галиев һәм Диана Гарәфетдинова унбер яшьлек үсмерләр арасында (тренерлары Владислав Абдулов) Россиянең иң көчле шахматчылары булып танылдылар. Айнур Җиһаншинның әледән-әле җиңүләргә...

Самара шәһәрендә "Авыл җирлегендә яшәүче балалар арасында шахмат турниры" уздырылып, районыбызның бер төркем укучылары әлеге бәйгедә җиңү яуладылар. Поселокның күппрофильле лицей укучылары Айнур Җиһаншин унҗиде яшькәчә үсмерләр арасында, Ирек Галиев һәм Диана Гарәфетдинова унбер яшьлек үсмерләр арасында (тренерлары Владислав Абдулов) Россиянең иң көчле шахматчылары булып танылдылар.

Айнур Җиһаншинның әледән-әле җиңүләргә ирешеп кайтулары минем күз алдымда булды дисәм дә ярый. Бу юлы ул әлеге бәйгенең төп чемпионы да иде, шул рәвешчә өенә әти-әнисен, әби-бабасын шатландырып, муенына берьюлы ике медаль асып, кулына зур Кубок тотып кайтып керде.

-Тәүге мәртәбә турнирларда катнашкан вакытыңны хәтерлисеңме? - дип сорыйм Айнурдан.

-Беренче мәртәбә шахматта көчемне өченче сыйныфта укыганда районкүләм шахмат ярышларында сынаган идем, тик ул вакытта җиңелүгә тарыдым. Шул көннән башлап ныклап шөгыльләнә башладым. "Зилант" спорт мәктәбенә шахмат түгәрәгенә йөрдем һәм ел ярым вакыттан соң республика ярышларында җиңүгә ирештем, - дип җавап бирде миңа Айнур.

Айнурга бүген уналты яшь. Ул унынчы сыйныф укучысы. Белемнәрне дә гел бишле билгеләренә генә үзләштерә. Татарстанның төрле шәһәрләре призларына үткәрелгән бәйгеләрдә алган медальләре генә дә дистәдән артык. Шулай ук ул икенче ел рәттән Самара шәһәрендә уздырылучы әлеге мәртәбәле Россиякүләм шахмат ярышларының даими җиңүчесе.

Айнурның Татарстан-Россия шахмат сөючеләре арасында даими көндәшләре дә бар икән. Спортта көндәшсез булмый, дип саный Айнур. Тик әлегә ул аларның исемнәрен атамады.

Ел саен мин Айнурны район Сабантуенда ярышларда, шахмат өстәле артында күрәм. Аның районыбызның төрле яшьтәге "гроссмейстерлары" белән көч сынашкан вакыты. Башлыча, гел өлкән яшьтәгеләр. Айнур үзләрен берәм-берәм җиңелүгә дучар итә тора. Сокланып күзәтәм, җиңүче холкы җиңелүләрдә чарлана диләр. Хак икән, буе көндәшләренең әле иягенә дә менеп җитмәгән вакытта ул җиңелү ачысыннан көндәшенә кул бирергә дә онытып, өстәл артыннан торып чыгып китә иде. Ә бүген инде ул район Сабантуе шахмат ярышының җиңүчесе дә.

Рафис НАСЫЙБУЛЛИН

фото: http://logus-games.ucoz.ru/photo/shahmaty/fotografija_108/1-0-291

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk