Популяр җырчы Гүзәл Уразова "Ромашкалар" исемле җырына клип төшерергә уйлаган. Клипның эчтәлеге һәм кайда төшерәчәге инде билгеле: ул Казанда һәм Мәскәүдә төшереләчәк. Әйтергә кирәк, Гүзәлнең моңарчы бер клибы да Мәскәүдә төшерелмәгән. Режиссёрларның әйтүләре буенча, клип бик матур атмосфераны үз эченә алачак. Ә иң мөһиме - төп егет роленә чибәр егет...
Популяр җырчы Гүзәл Уразова "Ромашкалар" исемле җырына клип төшерергә уйлаган. Клипның эчтәлеге һәм кайда төшерәчәге инде билгеле: ул Казанда һәм Мәскәүдә төшереләчәк.
Әйтергә кирәк, Гүзәлнең моңарчы бер клибы да Мәскәүдә төшерелмәгән. Режиссёрларның әйтүләре буенча, клип бик матур атмосфераны үз эченә алачак. Ә иң мөһиме - төп егет роленә чибәр егет эзләүләре. Моның өчен Гүзәл Уразова ниндидер кастинглар ясап торудан да баш тарткан. Клипта төшәргә теләүче чибәр егетләр җырчының "Вконтакте" сайтындагы битенә берничә фотосүрәтен һәм яше, буе турындагы мәгълүматны җибәрергә тиеш була.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев