Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бистәбезнең Планетарная урамында яшәүче Кәүсәрия ханым кәҗәләргә рәнҗегән

Газетабызның 22 ноябрь санында "Яшел дулкын" акциясе тәмамланды, - дигән хәбәрне укыгач, чыннан да Рафиләнең тырыш хатын икәнлегенә тагын бер кат ышандым. Чөнки без аның белән 9 мех фабрикасында бергә эшләгән идек. Анда да үзен сынатмады ул. Мин үзем Планетарный урамында яшим. "Яшел дулкын" акциясендә катнашырга теләп, үзебезнең капка төбен...

Газетабызның 22 ноябрь санында "Яшел дулкын" акциясе тәмамланды, - дигән хәбәрне укыгач, чыннан да Рафиләнең тырыш хатын икәнлегенә тагын бер кат ышандым. Чөнки без аның белән 9 мех фабрикасында бергә эшләгән идек. Анда да үзен сынатмады ул. Мин үзем Планетарный урамында яшим. "Яшел дулкын" акциясендә катнашырга теләп, үзебезнең капка төбен булса да яшелләндерим әле дип, мәңге яшел агачлар - 3 төп чыршы, 1 төп нарат утырттым. Төпләрен өчәр җиңел машина тәгәрмәче белән капладым, өсләренә шифер яптым. Бер атна да үтмәде, өсләренә япкан шиферларны төшереп, өч чыршыны кәҗәләр ашап киткәннәр. Утырып елардай булдым. Бу агачларны, бер туганыбыз ял итәргә баргач, безгә бүләк итеп алып кайткан иде. Кәҗәләрнең хуҗаларына бик рәнҗедем. Мал асрагач аларны карарга яки арканларга кирәктер бит? Бәлки бу кәҗәләрнең хуҗалары ислам динендә булып, намаз укыйлардыр, ураза тоталардыр, корбан чалып, хәер-сәдака өләшеп савап җыябыз дип уйлыйлардыр. Шулай малларны урамга куып чыгарып, кешегә зыян салгач укыган намазларының, биргән хәер-сәдакаләренең савабы буламы микән соң? Кар беткәннән алып кар яуганчыга кадәр 15-20 кәҗә урамда нинди агач бар, барын да рәттән кырып йөриләр. Капкаң ачык калса, ишек алдына кереп, тавыкка салган ашауны да, утырткан чәчәкләрне дә ашап чыгарга күп сорамыйлар. Безнең урамда да, янәшә урамнарда да кәҗә асраучы юк. Алар Пенәгәр ягы урамнарыннан төшәләр. Алардан сауган сөт ничек хуҗаларының тамагыннан үтә икән? Таҗи Гыйззәт урамына бер дә кермиләр микән әллә бу кәҗәләр. Рафиләнең агачларын ашасалар, сыердан алган кадәр сөт алыр инде хуҗалары. Кәҗә хуҗалары, бер мин генә рәнҗемим, бөтен халык рәнҗи, кәҗәләрегезне ябыгыз. Аллаһы Тәгалә адәм баласын нахакка рәнҗетергә кушмаган бит.
Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА,
Планетарная урамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукмара тарихы урам бистә

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X