Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бер ир кеше подвалда икенче гаиләсен тоткан

    Италиядә яшәүче Мисыр (Египет) кешесе подвалда икенче гаиләсен тоткан. Аның рәсми рәвештә язылышкан хатыны һәм өч баласы бу хакта берни белмәгәннәр. Бу хәл очраклы рәвештә ачылган. Рәсми гаиләсен рәнҗеткән өчен бу ир хөкем ителгән, хакимият органнары аны өенә якын килүне тыйганнар. Әмма аның килүен күреп, хатыны полиция чакырткан. Ир законны...

    Италиядә яшәүче Мисыр (Египет) кешесе подвалда икенче гаиләсен тоткан. Аның рәсми рәвештә язылышкан хатыны һәм өч баласы бу хакта берни белмәгәннәр. Бу хәл очраклы рәвештә ачылган. Рәсми гаиләсен рәнҗеткән өчен бу ир хөкем ителгән, хакимият органнары аны өенә якын килүне тыйганнар. Әмма аның килүен күреп, хатыны полиция чакырткан. Ир законны бозмавын, подвалдагы икенче гаиләсенә килүен әйткән. Подвалдагы 15 квадрат метрлы бүлмәдә аның 33 яшьлек хатыны, 3,7 һәм 9 яшьлек балалары яшәве ачыкланган.

    Реклама

    Вести.ру

    фото: http://yandex.ru/clck/jsr

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: