Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар бакчаларына авыру сабыйлар йөрергә тиешме?

Безнең яндагы балалар бакчасына минем улым йөри торган төркемгә узган ай яңа сабый килде. Ул бала церебраль параличтан интегә. Авырлык белән атлый. Шул бала килгәннән бирле, улым: «Әни нигә ул шундый, нигә ул тегенди?» - дип сораулар яудыра. 25ләп бала тупланган төркемдә сәламәт балаларны да чак карап бетерә алган тәрбиячегә...

Безнең яндагы балалар бакчасына минем улым йөри торган төркемгә узган ай яңа сабый килде. Ул бала церебраль параличтан интегә. Авырлык белән атлый. Шул бала килгәннән бирле, улым: «Әни нигә ул шундый, нигә ул тегенди?» - дип сораулар яудыра. 25ләп бала тупланган төркемдә сәламәт балаларны да чак карап бетерә алган тәрбиячегә авыру бала белән нишләргә, аны кулдан ычкындырырга да ярамый бит.

Мин бу баладан зарланырга, аны кимсетергә дә теләмим. Алла сакласын! Мондый хәл теләсә кайсыбыз белән дә булыр­га мөмкин. Авыру бала тәрбияләү җиңел түгелдер. Әлбәттә, һәр ата‑ана да үз баласының башкалар белән бертигез шартларда тәрбияләнүен, сәламәт балалар белән аралашып үсүен телидер. Әмма бу дөресме, авыру балага сәламәт бала белән бер төркемдә шөгыльләнү рөхсәт ителәме?
А.Фәттахова, Казан».

Укучыбызның соравына җавап эзләп, Татарстан Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре бүлегендә эшләүче белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда инклюзив белем бирү күптән эшләп килә. Инклюзив, ягъни инвалидларны социумга тарту, аларга башкалар кебек ук шартлар тудыру дигән мәгънәдә. Кайбер балалар бакчаларында катнаш төрдәге махсус төркемнәр эшли. Аларда, гадәттә, балалар саны азрак була. Шуңа да балалар бакчаларында, мәктәпләрдә сәламәт балалар белән бергә авыру балаларның да булуына аптырарга кирәкми. Ярый Казанда интернат мәктәпләр бар, ә республиканың күп районнарында алар юк. Шуңа да даун, ДЦП авырулы балаларны да гадәти мәктәпләрдә укытырга туры килә. Бу начар түгел. Балаларда инвалидларга карата тискәре мөнәсәбәт булмаска тиеш. Дөрес, бөтен авыру балалар да сәламәт балалар белән бергә белем ала дигән сүз түгел. Балалар бакчасына барыр алдыннан, һәрберсе медицина тикшерүе уза, бары табиблар рөхсәте белән генә, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәргә гадәти балалар бакчасында тәрбияләнергә ярый. Ата-аналар моңа тыныч карый, балалардан да зарлану сүзләре ишеткәнебез юк, - дип аңлаттылар «Шәһри Казан» газетасына Татарстанның Мәгариф министрлыгында.

Шәһри Казан
№ 13.07.2015 | 15.07.2015

источник: http://matbugat.ru/news/?id=12172

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев