Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аучылар, кабан итен ашарга ашыкмагыз!

Быел дуңгызларда Африка чумасы авыруының таралуы күзәтелә. Россиянең төрле төбәкләрендә әлеге чирнең 185 тапкыр баш калкытуы теркәлгән. Бу хакта безгә Россельхознадзор белгече Рәшит Хәйруллин җиткерде. Африкасы чумасы бигрәк тә кыргый дуңгызларда күп. Шуңа күрә үлгән кабан дуңгызы табылган очракта, аны шул урында калдырып, Татарстанның Россельхознадзор идарәсенә, район ветеринария хезмәтенә һәм...

Быел дуңгызларда Африка чумасы авыруының таралуы күзәтелә. Россиянең төрле төбәкләрендә әлеге чирнең 185 тапкыр баш калкытуы теркәлгән. Бу хакта безгә Россельхознадзор белгече Рәшит Хәйруллин җиткерде. Африкасы чумасы бигрәк тә кыргый дуңгызларда күп. Шуңа күрә үлгән кабан дуңгызы табылган очракта, аны шул урында калдырып, Татарстанның Россельхознадзор идарәсенә, район ветеринария хезмәтенә һәм аучылык буенча белгечләргә хәбәр итәргә кирәк. Кабанны аткан очракта итен лаборатор тикшерү үткәргәннән соң гына куллану зарур. Моның өчен аны район ветеринария лабораториясенә алып килү сорала. Кабан махсус мәйданчыкта, ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәп эшкәртелергә, кулланылмаган калдыклары үләт базына озатылырга, үләт базы булмаганда яндырылырга тиеш.

фото: http://susanin.udm.ru/news/2011/03/17/321710

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk