Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

7 августта Кукмара район Советының 45нче сессиясе була

7 августта 9.00 сәгатьтә Кукмара район Советының кырык бишенче сессиясе чакырыла. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: беренче яртыеллыкка каралган район бюджетының үтәлеше, район Советының "Кукмара муниципаль районының 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында"гы 19.12.2014 елгы 62 санлы карарына үзгәрешләр кертү проекты, бюджет тәэмин ителешен тигезләү өчен...

7 августта 9.00 сәгатьтә Кукмара район Советының кырык бишенче сессиясе чакырыла.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: беренче яртыеллыкка каралган район бюджетының үтәлеше, район Советының "Кукмара муниципаль районының 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында"гы 19.12.2014 елгы 62 санлы карарына үзгәрешләр кертү проекты, бюджет тәэмин ителешен тигезләү өчен бирелүче дотацияне 2015 елга һәм 2016-2017 елларга район бюджетына физик затларның керемнәреннән алынучы салымнардан өстәмә күчерүләр нормативы белән алыштыруны килешү, "Кукмара муниципаль районы алдындагы фидакарь хезмәт өчен" медале,
район муниципаль милеген 2015 елга хосусыйлаштыру планы фаразы проекты турында. Шулай ук "Кукмара муниципаль районы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан һәм дәүләт милке буларак теркәлмәгән җир кишәрлекләре белән эш алып бару буенча җирлекләрнең вәкаләтләрен, җирдән файдалану һәм җирлекләрдә төзү турында расланган кагыйдәләр булган очракта, Кукмара муниципаль районы Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына тапшыру турында"гы район Советының 31.03.2015 елгы 9 санлы карарының үз көчен югалтуын тану мәсьәләсе дә каралачак. Җирле үзидарә органнарының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшчәнлеге, район эчке эшләр бүлегенең беренче яртыеллыктагы эшчәнлеге, Татарстан Республикасы Президентын, муниипаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларга әзерлекнең барышы, район участок сайлау комиссияләре составы резервына район Советыннан өстәмә кандидатуралар тәкъдим итү һәм башка мәсьәләләрне карау күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk