Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

4нче урта мәктәп укучылары Муса Җәлилне искә алдылар

Китапханәче Фирдания Закирова 4 нчемәктәпнең 3А сыйныфы укучылары белән "Муса Җәлил -патриот шагыйрь" дигән хәтер дәресе үткәрде.

Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышланган әлеге дәрестә укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында мәгълүмат алдылар, китаплары белән таныштылар. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы, туган илгә хөрмәте, балалар өчен язган шигырьләре турында китапханәче укучыларга мәгълүмат бирде. Балалар аның шигырьләрен укыдылыр, Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев