Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2014 елны – Кытай календаре буенча Ат елын ничек каршыларга?

Яңа елгы ничек каршыласаң, шулай үтәр, дигән ышану яши. Ат - бик чиста хайван. Шуңа күрә өй җыештырырга, сафтан чыккан көнкүреш техникасын төзәтергә, тәрәзә пәрдәләрен алыштырырга киңәш ителә. Саранланмагыз - иске әйберләрдән котылыгыз. Ат күңел ачуны, кар атып уйнауларны, бәйрәм табыны артында бергәләп җырлауны хуп күрә. Үкчәләрне шакылдатып, егетләрчә биюләрне...

Яңа елгы ничек каршыласаң, шулай үтәр, дигән ышану яши.

Ат - бик чиста хайван. Шуңа күрә өй җыештырырга, сафтан чыккан көнкүреш техникасын төзәтергә, тәрәзә пәрдәләрен алыштырырга киңәш ителә. Саранланмагыз - иске әйберләрдән котылыгыз.

Ат күңел ачуны, кар атып уйнауларны, бәйрәм табыны артында бергәләп җырлауны хуп күрә. Үкчәләрне шакылдатып, егетләрчә биюләрне һәм хатын-кызларның сокланулы кычкыруларын да ошата ул. Ат елын зур компаниядә, күп булып җыелган кунаклар белән каршылау яхшы. Табын мул булсын, төрле кабымлыклар, бигрәк тә яшелчә салатлары һәм балык ризыклары куелсын. Ә менә көчле исерткечләрне чама белән куллану кирәк. Ел хуҗасы шампан шәрабен һәм ак шәрабне ярата.

Киемнәргә килгәндә, яшел, фирүзә, зәңгәр төсләрне сайлау әйбәт булыр. Артык "кычкырып" торган төсләр киңәш ителми. Артык бизәнү дә килешмәс. Ислемайларның чәчәк төсендәгеләрен сайлагыз.

Ел амулеты - әлбәттә, дага. Ул болай да уңышлар, бәхет китерә, дип исәпләнә. Ә Ат елында тормышыбызга йогынтысы икеләтә көчлерәк булачак. Даганы өйгә керә торган ишек өстенә элсәң яхшырак. Яңа елга яңа өметләр белән керик.

фото: http://www.krasulya.ru/poleznye-covety.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk