Зур Кукмарадан Радик Галимҗанов: Иң күңелгә тигәне — фаҗига урыныннан һәлак булучыларны алып чыгу
Райондашыбыз 30 елга якын 117нче янгын сүндерү-коткару частенда янгын сүндерүче вазыйфасын башкара.
Районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәре Радик Галимҗанов — бабасы Галимҗан, әтисе Зиннурның эшен дәвам итүче.
— Мин үзем Зур Кукмара авылыннан. Армиядән соң 1996 елның декабрендә Кукмарадагы янгын сүндерү-коткару частена урнаштым. Инде менә 30 елга якын биредә янгын сүндерүче вазыйфасын башкарам, — ди Радик Зиннур улы. — Эш сменалап оештырылган. Фаҗига турында хәбәр алынуга, норматив буенча 20-23 секундта киенәсең дә машина эченә кереп утырасың һәм юлга кузгаласың. Тиз арада без күрсәтелгән адрес буенча барып җитәргә тиеш. Минем хезмәт юлы башланган вакытларда бер сменага 5-6 кеше чыга, техника иске, бина эче салкын иде. «Зил» машинасының алгы тәрәзәсе кыш көннәрендә боз белән капланып, шофер юлны күрсен өчен, шуны кырып барулар, кайтып җиткәнче туңып бетүләр дә истә. Хәзер, шөкер, эш шартлары яхшы, мөмкинлекләр зур, яңа техникалар кайтты, кеше санын да арттырдылар. Тырышып эшлисе генә кала.
Язмам герое, билгеле булганча, гаять куркыныч, җаваплы һөнәр иясе. Алар янгыннарга гына түгел, юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга да чыга, зыян күрүчеләрне коткара. Радик Галимҗанов белән хезмәт вакытында килеп чыккан авырлыклар турында да сөйләштек.
— Иң күңелгә тия торганы — кешеләрнең гомер буе җыйган мал-мөлкәтләрен югалтып, бер кат өс киеменнән урамда басып калуларын күрү һәм фаҗига урыныннан һәлак булган кешеләрне алып чыгу, — ди ул. — Берсендә ут эчендә ике баланы эзләргә туры килде. Өйнең һәр почмагын карадык, таба гына алмыйбыз бит. Сабыйларның күршегә кереп, шунда качып ятуларын белгәч кенә эчкә җылы керде. Хәзер күп кешенең йорт-җире заманча итеп ясалган, пластик белән тышланган. Янгын чыккан өйләрдә тарттырылган түшәмнәрдән чыккан кап-кара төтеннең генә зәһәрлеген әйтеп бетерерлек түгел. Өстәвенә безнең панорамалы маскага аның сөреме сылана да, берни күренми. Әмма эш вакытында килеп туган кыенлыкларга карамастан, билгеләнгән бурычны ахырга кадәр җиткерәбез.
30 елга якын эшләү дәверендә Радик Галимҗанов өченче җитәкче кул астында хезмәт куя.
— Радик Газизуллин, Мансур Рәхмәтуллиннар белән бик яхшы, килешеп эшләдек. Алардан соң дилбегәне үз кулына Илмир Хәбибрахманов алды. Шөкер, коллектив дус-тату, җитәкчебез безне бер йодрыкка туплап тора, — ди ул. — Хезмәттәшләр арасында яшьләр шактый. Барысы да — физик һәм психологик яктан нык, чыдам, тәвәккәл, кыю, авырлыклардан курыкмый торган егетләр. Бүгенге көнгә кадәр берсеннән дә зарлану сүзе ишеткән булмады. Үзебезнең урынга лаеклы алмаш әзерлибез дип сөенәбез.
Радик Галимҗанов пар канаты Маргарита ханым белән өч балага гомер биргән. «Кешеләрнең гомерен, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен ут эченә кереп киткәндә һәрчак гаиләм турында уйлыйм, — ди ул. — Сменадан кайтуны сабыр гына көткәннәре өчен мин аларга бик рәхмәтле».
- Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен райондашыбызга Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары, Советлар Союзы Маршалы Василий Чуйков медале тапшырыла. Шулай ук аңа хезмәт ветераны исеме дә бирелә.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
 
                                                
                        
                     
Нет комментариев