Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәхетебезне авылда таптык, диләр Пычак авылыннан Шакировлар

    Тормыш дигән ярсу елга ага да ага... Кайвакыт ул көчле җилләргә эләгеп дулкынлана, кайвакыт салмак кына челтерәвен дәвам итә. Пычак авылыннан Рафыйк абый Шакировның да тормышында төрле вакытлар булган, әмма ул сынмаган, сыгылмаган.

    Шушы көннәрдә райондашыбыз үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

    Рафыйк абый Пычак авылында гади эшче гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисенең җылы канаты астында алты бала тупырдашып үсә алар. Әти хуҗалыкта ат караучы булып эшләде, ул вакытта фермада иллеләп ат бар иде, ә әни почтальон хезмәтен башкарды, дип искә ала ул яшьлек елларын. 

    - Әти-әниләр бик тырыш кешеләр иде, шуңа күрә һәрвакыт җитеш, нык  тормышта яшәдек. Мал асрап, умарта тоттылар, бакчаларында ниләр генә үстермәделәр! Әни исә аш-суга бик оста булды. Өйдән бервакытта да кеше өзелмәде, - ди юбиляр. 

    Рафыйк абый Пычак сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, күрше иптәшенә ияреп, Түбән Кама шәһәрендәге 46нчы училищега укырга китә һәм слесарь-монтажчы һөнәрен үзләштерә. Шәһәрнең төзелеш-монтаж идарәсендә биш ай эшләгәч, аны армиягә алалар. Ул Германиянең Магдебург шәһәрендә шофер булып хезмәт итә. 

    - Германиядән безне Казахстанга уракка җибәрделәр, анда җитмеш биш  чакрым ераклыкта урнашкан Булаево элеваторында ашлык,    Петропавловскида кәбестә ташыган вакытлар да булды. Армия хезмәтен үтәгәннән соң, туган якларга әйләнеп кайтып, хуҗалыкка эшкә урнаштым. Мин башта су сиптерүдә эшләдем, бер ел тирәсе ГАЗ-51 машинасында шофер булып тордым. Шуннан соң МТЗ-50, ЮМЗ тракторларын иярләдем, хәзерге вакытта МТЗ-82 тракторы белән төрле эшләрне башкарам, техника да үзем белән бергә картая инде, - диде ул. - Элек гаражлар техника белән тулып торды: бер безнең хуҗалыкта гына унтугыз комбайн бар иде.

    Хуҗалыкта эш бетәме соң?! Рафыйк абыйны да тик тотмыйлар: ул чәчү вакытында, урак өстендә амбар алдында - ашлык, ә кыш көне миксерга азык салып тора. 

    Реклама

    - Элек чит җирләргә дә күп йөрдек: төзелешләргә агачны Кизнер урманнарыннан ташыдык. Бозы җеби башлаган Нократ елгасын җәяүләп кичкән вакытлар да булды. Украина, Казахстан, Төмән, Малмыж якларыннан салам-печән кайтарттылар. Өйдән иртүк чыгып китеп, төнлә кайта идек, - дип искә ала механизатор. - Йорт-кура тирәсендәге эшләр, балаларны тәрбияләү - барысы да тормыш иптәшем Альмира җилкәсенә төште. Хәзерге кебек телефоннар да юк бит, билгесезлек вакыты, сабыр булган инде, рәхмәт. 

    Бүгенге яшьләр тормышка җиңел карый, хезмәтне дә җайлыны сайлый, күбесе шәһәргә китеп төпләнергә тырыша, авыл бетеп бара, дип борчылуын да белдерде ул. 

    Альмира апа исә педагогика институтын тәмамлаганнан соң, Пычак мәктәбенә химия-биология укытырга билгеләнә.  Ул утыз елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлый, бүгенге көндә лаеклы ялда. Яшь пар өйләнешкәннән соң, башка чыга. Мал, кош-корт асрап көн күрәләр. Шакировларның хуҗалыклары иртә җәйдән караңгы көзгә кадәр гөлбакчаны хәтерләтә: нинди генә чәчәк, җиләк-җимеш үстерми алар?! Ул-кызларын да хезмәткә өйрәтеп, эш белән тәрбиялиләр. Алар икесе дә югары белем алып, бүгенге көндә тормышта үз урыннарын тапкан. 

    - Картлык көнендә парлы булу зур бәхет икән. Яшь чакта ул турыда уйланмыйсың.  Алга таба исән-сау булып, бер-беребезнең кадерен белеп, балалар, оныклар куанычы күреп яшәргә язсын. Иң мөһиме – бу тормышта күңел тынычлыгы булсын, - диде Альмира апа. 

    Шушы көннәрдә Шакиров Рафыйк Нәҗип улына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.  

    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: