Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туембашның муллык утравы - моңа алар үз тырышлыклары белән ирешә

    Авыл җирлекләрендә район башкарма комитетының 2014 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Район җитәкчесе Сергей Димитриев Туембаш авыл җирлегендә иң элек социаль-көнкүреш объектларында, "Тойма" ширкәтендә, мәдрәсә-мәчетләрдә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булды, соңыннан мәктәптә авыл халкы белән очрашу үткәрелде. Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов сөйләгәндә сокланып та, гаҗәпләнеп тә тыңлап...

    Авыл җирлекләрендә район башкарма комитетының 2014 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Район җитәкчесе Сергей Димитриев Туембаш авыл җирлегендә иң элек социаль-көнкүреш объектларында, "Тойма" ширкәтендә, мәдрәсә-мәчетләрдә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булды, соңыннан мәктәптә авыл халкы белән очрашу үткәрелде.

    Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов сөйләгәндә сокланып та, гаҗәпләнеп тә тыңлап утырдык:

    -Узган ел иганәчеләр ярдәме белән берничә миллион сумлык эш башкарылды. Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр үткәрү өчен 250 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Яңа мәчет төзелешендә авыл халкы һәм иганәчеләр булышлыгы белән башкарылган эш күләме 5 миллион 500 мең сумнан артып китә, - диде ул.

    Бу саннар төбәк халкының рухи яктан бай, матди яктан җитешле тормышта яшәвен күрсәтә, чөнки акча чыгарып бирү өчен күңел халәтеңнең сау-сәламәт, кесәңнең калын булуы кирәк. Үз авызыннан өзеп бирүчеләр дә юк түгел арабызда, уртак тырышлык белән әнә шулай тиеннәрдән сумнар җыела да. Шул хисапка Чуллы мәчетенә капиталь ремонт үткәргәннәр, зиратны зурайтып, профнастил койма белән әйләндереп алганнар, зират эчендәге мәчетнең түбәсен яңартканнар, чишмә юлына күпер ясаганнар.

    Нинди генә эшкә тотынсалар да, авылдашлары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмановның ярдәменә таяналар. Аның тырышлыгы белән яу кырында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл төзелде.Туембаш мәктәбенә капиталь ремонт вакытында 160 мең сумлык булышлык күрсәткән. Чуллыга су кертү өчен проект ясау, Туембашта яңа мәчет төзелешен башлап җибәрү дә аның ярдәменнән башка булмаган.

    Эшчәнлеген әлеге җирлектә алып баручы "Тойма" ширкәтенә, аның җитәкчесе Рәҗәп Галиевка да авыл халкы зур рәхмәтле.

    -Язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында анда 50ләп кеше хезмәт куя. Ике авылның да пай җирләре килешү нигезендә ширкәткә бирелгән, аның өчен ел саен вакытында ашлык, печән түләнеп киленә. Кышын авыл юллары ширкәт ярдәме белән чистартыла. Өченче ел урамнарны, басу юлларын тәртиптә тоту өчен 300 мең сумга грейдер, узган ел эттергеч сатып алдылар. Җирлектә нинди генә эшкә тотынсак та, аларның техникаларыннан, ашханәләреннән файдаланабыз. Бәйрәмнәр дә аларның ярдәменнән башка үтми, - ди Илфат Гарипов.

    Реклама

    Төбәк халкы үзе дә һөнәрле. Ике авылга 100ләп шәхси хуҗалык итек басу белән шөгыльләнә икән. Әмма ике ел рәттән кышның җылы килүе, конкурентлар күбәюе итекчеләрне авыррак хәлдә калдырган. Шуңа да заманга яраклашып, итек басу эшенә дә яңалыклар кертергә кирәк, дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. Мал асрауга игътибарны көчәйтергә кирәклегенә дә басым ясады ул. Ит-сөткә бәянең артуы сәбәпле, күпләп терлек тоту табышлы тармакка әверелеп бара. Биредә иң күп мал асраучыларга Сабантуйда бүләкләр дә тапшырыла икән. Ләкин ике авылда нибары 71 сыер бар, бу 100 хуҗалыкның 31ендә генә сыер асрыйлар дигән сүз. Авыл җирендә дә халык кибет сөтенә ияләнеп бара түгелме? Төрле республика программаларыннан файдаланучылар да аз, бары бер чеби фермасы гына эшли. Әмма Туембаш, Чуллы халкын берәү дә ялкаулыкта гаепли алмас. Итек басудан тыш, кое казу, балта осталары күп биредә, читкә чыгып эшләп йөрүчеләр дә акчасыз түгел. Шуңа йортлар берсеннән-берсе яхшы, каралты-куралар төзек. Ике авылда 227 хуҗалык булса, шуларда 141 җиңел, 8 йөк машинасы, 11 трактор бар.

    -Авылларыгыз белән танышканда сөенеп карап йөрдек. Халык актив тормыш рәвеше алып бара. Зур булмаган җирлектә күләмле эшләр башкарыла. Җирлек башлыгыгыз да зур оештыру сәләтенә ия, тынгысыз, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.

    Халык тырыш кына түгел, динле дә биредә. Мәчеткә йөрүчеләр саны арта бара. Динле кеше тәртип бозып йөрми инде ул. Узган ел бу төбәктә дә җинаятьләр теркәлмәгән.

    -Әмма эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр бар, бер кеше исерткеч эчеп үлде дә. Шуңа тынычланырга җирлек юк, начар гадәтләр тиз үтеп керергә мөмкин, - дип искәртте район прокуроры Минемулла Нәҗипов.

    -Демографик хәлегезне яхшыртырга кирәк, югыйсә, шундый төзек, бай авылларыгыз акрынлап картая бара бит, - диде район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, соңгы ике елда туган балалар саныннан үлүчеләрнең күбрәк булуына ишарәләп.

    Хатын-кызлар да җавапсыз калмады: " Район үзәк дәваханәсенең гинекология бүлегендә шартлар яхшыргач, бала алып кайтучылар артыр", - диделәр. "Республика хөкүмәте шушы максаттан 28 миллион сум акча бүлеп бирде, бүлектә реконструкция эшләре бара, бала алып кайтуны планлаштыра торсагыз да була", - диде баш табиб аларга җавап итеп.

    Уены-чыны бергә әйтелсә дә, яшь буынны сау-сәламәт итеп үстерү, укыту өчен тиешле шартлар булу кирәк шул. Туембашта җимерелү хәленә җиткән мәктәп, өченче ел капиталь ремонт үткәрелеп, яңа җиһазлар алынганнан соң, икенче яшьлеген кичерә. Быел 50 урынлык балалар бакчасы да сафка басачак. Әмма авылдагы мәдәният йортының гына исеме җисеменә туры килми. Түбәсеннән су агып торган клубка егетләрнең-кызларның йөрисе килерме? Яшь чакта күңел ачасы килә бит. Яшьләрне авылда калдыру өчен бу мәсьәләне дә уңай хәл итәргә кирәк. Мәдәният йорты иске дип тормыйлар икән үзе, төрле бәйрәмнәр, спорт ярышлары даими оештырылып тора. Ел саен "Тойма" ширкәте ярдәме белән кышкы спартакиада үткәрәләр. Әнә шулай эшли дә, ял итә дә, игелекле гамәлләр кылырга да вакыт таба белә бу төбәк халкы.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: