22 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Югары Чура җирлегендә хисап җыелышы үтте (+фото)
Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Бүген Югары Чура авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде. Анда район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьев, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев һәм башкалар чыгыш ясады.
-
Сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар канатында” фестиваленнән җиңү белән кайттылар
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Талантлар канатында" балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты халыкара конкурсында катнаштылар. Мәктәпнең саксофон классы укучысы Илһам Хөсәенов "Инструменталь иҗат" номинациясендә - икенче, ә брасс-квинтетта беренче дәрәҗә дипломант иясе булды җитәкчесе М.Хәсәнов, музыка җитәкчесе З.Юзмеева). "Театр иҗаты" номинациясендә "Мәзәкчеләр" ("Затейники") театр коллективы беренче дәрәҗә дипломант исеме алды...
-
Кукмара районында быел ике янгын чыгу очрагы теркәлгән
Яңа елга аяк баскач, районда ике янгын чыкты. 7 гыйнварда иртәнге якта Нормабаш авылында мунча янып бетә. Сәбәбе -ут чыбыкларының төзексезлеге.11 гыйнварда кичке сәгать 4 ләр тирәсендә Балыклы авылында да мунча янып бетә. Янгын мунча мичен артык күп якканнан килеп чыккан. Бәхеткә ике очракта да каралты-кураларга, йортка зыян килмәгән. фото:...
-
Ярый әле, Россиядә яшибез
Менә тагын яңа елга кердек. Кайчандыр 2000 ел да безгә бик еракта кебек тоела иде, инде яңа меңьеллыкның 15нче елында яши башладык. Дөньякүләм шау-шулы вакыйгалар белән башланып китте ул. Франциядә "Шарли Эбло" сатирик журналы редакциясенә һөҗүм ясалып, террорчылар тарафыннан 10 хезмәткәренең атып үтерелүе турында һәркайсыгыз беләдер: матбугат чаралары көн-төн шул...
-
Өч үгигә назлы хәзинә
1941 нче ел. Ташлы-Елга авылында яшәүче 33 яшьлек Габдрахман Исмәгыйлев, хатыны Зөлкагъдә вакытсыз вафат булгач, өч малае белән тол кала. Һәм өч яшеннән ятим үскән Каенсар авылы кызы Зөлхәбирәгә өйләнә. Көз көне Зөлхәбирә сигез яшьлек Гаптерәүф, алты яшьлек Ризалетдин, өч яшьлек Рәсүл белән (үзе дә авырлы килеш, кыш көне Ясирә...
-
Туембашның муллык утравы - моңа алар үз тырышлыклары белән ирешә
Авыл җирлекләрендә район башкарма комитетының 2014 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Район җитәкчесе Сергей Димитриев Туембаш авыл җирлегендә иң элек социаль-көнкүреш объектларында, "Тойма" ширкәтендә, мәдрәсә-мәчетләрдә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булды, соңыннан мәктәптә авыл халкы белән очрашу үткәрелде. Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов сөйләгәндә сокланып та, гаҗәпләнеп тә тыңлап...
-
“Тәмле тамак” кибетчесе Гөлзада апа һәрчак ачык йөзле
"Кемгә ачыйм күңелемне?" рубрикасында "Тормышыбыз нигә төссез?", "Алдаулары сер түгел" дигән хатларны укыгач язуым әле сезгә. Тормышыбыз гел төссез түгел, сатучыларның яхшылары да күп. Шуларның берсе - шәхси эшмәкәр Мөнировның үзәк ашханә янындагы "Тәмле тамак" икмәк сату ноктасында эшләүче Гөлзада апа. Ул һәрчак ачык йөзле, тәмле телле, игътибарлы һәм гадел....
-
Алкоголь продукциясен сатучылар игътибарына!
Иске үрнәктәге махсус федераль маркалы алкоголь продукциясен сату Россия Федерациясе хөкүмәтенең 11.07.2012 елгы 704 санлы карары нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр генә рөхсәт ителде. Моннан тыш, иске үрнәктәге акцизлы маркалы алкоголь продукциясен Россия Федерациясе хөкүмәтенең 27.07.2012 елгы 775 санлы карары нигезендә 2015 елның 1 сентябренә кадәр сату рөхсәт ителәчәк....
-
Татарстанның баш тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары кукмаралылар белән очрашты
Узган атнада Россия эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Садыков һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм төрле бүлекчә җитәкчеләре белән очраштылар. Рөстәм Садыков республикадагы оператив хәл, экстремизм һәм террорчылык, наркотик матдәләр...