Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Көн темасы

Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр артачак

Бүген, 18 июньдә, көннең икенче яртысында Татарстан территориясендә яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Яшен вакытында җил кыска вакыт эчендә секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Иртәгә, 19 июньдә, көндез һәм кич Татарстанда кабат яшенле яңгыр булачак. Җил урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, боз явуы көтелә.

Татар-информ

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев