Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Районыбызның Поршур авылында бозауларга сөтне яңа җайланма - сөт таксие белән эчертәләр

    Унике ел элек Вахитов исемендәге хуҗалыкка кушылу Лельвиж авылы халкы өчен, мөгаен, иң зур отыш булгандыр. Чөнки шушы еллар дәвамында биредә хуҗалык итү тамырдан үзгәрде, күрсәткечләр дә елдан-ел яхшыра бара. Бер авыллы җирлектә 575 кеше яшәсә, шуларның 180е авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Шуңа күмәк хуҗалыкның икътисадый хәле аларның тормыш-көнкүрешендә...

    Унике ел элек Вахитов исемендәге хуҗалыкка кушылу Лельвиж авылы халкы өчен, мөгаен, иң зур отыш булгандыр. Чөнки шушы еллар дәвамында биредә хуҗалык итү тамырдан үзгәрде, күрсәткечләр дә елдан-ел яхшыра бара.

    Бер авыллы җирлектә 575 кеше яшәсә, шуларның 180е авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Шуңа күмәк хуҗалыкның икътисадый хәле аларның тормыш-көнкүрешендә чагылыш тапмый калмый. Әнә, узган ел хуҗалыкта эшләүчеләр барлыгы бергә исәпләгәндә 18 миллион сум хезмәт хакы алганнар. Җирлек кассасына салымнардан кергән акча социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә дигән сүз. Яңа сафка басып килүче чиркәү төзелешенә дә авыл җирлеге 100 мең сум акча күчергән.

    Башта аерым агрофирма буларак көн күргән Лельвиж узган елның җәеннән Вахитов исемендәге хуҗалыкның бер бүлекчәсе буларак эшли башлаган. Кушылучыларның урыннарын үзгәрткәннән сумма үзгәрмәгән кебек, бу үзгәреш тә зыянга булмаган, исәп-хисап эшләрен генә җиңеләйткән.

    -Елны 128 миллион сум акча кереме алып төгәлләдек, шуның 41 миллион сумы - саф табыш. Керемнең 62 проценты сөт сатудан алына. Узган ел һәр сыердан уртача 8600 килограмм сөт савылды. Бүген сыерларның уртача көнлек продуктлылыгы 24 килограмм тәшкил итә, - ди бер үк вакытта җирлек башлыгы да, бүлекчә җитәкчесе дә булган Рәис Хөсәенов.

    Быелның беренче ае да уңышлы булган: узган елның гыйнварына караганда акча кереме 3 миллион 500 мең сумга күбрәк алынган. Акча булгач, яңа техника сатып алырга, төзелешләр алып барырга мөмкинлек табыла. Лельвиҗда да узган ел 8 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарылган. Машина-трактор паркында бер ташландык бинага реконструкция ясап, аны җылы гараж, авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү цехы итеп үзгәрткәннәр. Хәзер кышкы салкыннар куркыныч түгел: цех утын ягып җылытыла. Тирә-юньдәге чисталык да игътибарны үзенә җәлеп итә.

    Реклама

    -Без тәртип мәсьәләсен беренче планга куябыз, шунсыз бер эштә дә югары нәтиҗәлелеккә ирешеп булмый, - дип, хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов юкка гына әйтмидер.

    Тәртип, оешканлыкның нәтиҗәсе күренә: язгы кыр эшләрендә катнашачак техника инде тулысы белән хәзерлек сызыгына куелган. Март аенда чәчү эшләренә керешәсе булса, биредә көнендә үк җыенып, кырга чыгып китәрләр иде. Минераль ашламаларны да алдан ук хәстәрләп куйганнар.

    Вахитлеләрнең терлекчелектә ирешкән уңышларын санап китсәк тә, зур яңалык әйтмәс идек. Чөнки хезмәтләре инде күптән республикага танылды, аларның тәҗрибәләрен өйрәнергә кайсы гына төбәктән килмәделәр. Бүген көненә 25 тонна сөт саткан хуҗалык аны киләчәктә 40-45 тоннага җиткерүне бурыч итеп куйган һәм шуны тормышка ашыру өчен 1200 сыерга исәпләнгән мега-ферма төзелешенә тотынган. Хәзерге фермаларын да иске дип әйтергә тел әйләнми. Вахит терлекчелек комплексында соңгы елларда 20 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. Лельвиж, Поршур фермалары да төзеклеге, чисталыгы белән аерылып тора. Биналары гына түгел, абзарлар эчендәге маллары да сокланырлык. Алардан югары продукция алу өчен нинди генә мөмкинлекләрне эшкә җикмиләр. Сыерларның азык рационы 15 төрле кушылманы берләштерә. Поршурда бозауларга сөтне яңа җайланма - сөт таксие белән эчертә башлаганнар. Яңалыкларны тормышка ашыру өчен акча кызганмыйлар: бүген керткән бер сум, сәламәт үрчем, яхшы сакланыш булып, иртәгә икеләтә табыш кертә бит.

    -Вахитлеләрнең ирешкән уңышлары хезмәтне яратып, аның тәмен белеп башкаруның үрнәге булып тора. Әнә шул сыйфат аларны республикада иң яхшылар исәбенә чыгарды да. Аларга, булганы белән генә канәгатьләнмичә, табыш китерерлек яңа юллар эзләү хас, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин биредә булган семинар-киңәшмәдә.

    Миллион сумнар әнә шундый тынгысызлык аша табыла. Хәзерге заман өчен бу сыйфат иң кирәклесе шул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: