Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның умартачылык буенча инспекторы Таһир Бариев Россия Дәүләт Думасында үткәрелгән киңәшмәдә катнашты

    Элгәре умартачылык белән күпчелек колхозлар шөгыльләнә иде. Илебездәге үзгәртеп кору дип аталган болгавыр чор бал кортларын да читләтеп үтмәде: авыл хуҗалыгында әлеге тармак юкка чыкты диярлек. Соңгы елларда исә умартачылыкка игътибарның янә артуы сизелә. Хәзер аның язмышы бу эшкә чын күңелдән бирелгән һәвәскәр умартачылар кулында. Безнең районда алар үзләрен борчыган...

    Элгәре умартачылык белән күпчелек колхозлар шөгыльләнә иде. Илебездәге үзгәртеп кору дип аталган болгавыр чор бал кортларын да читләтеп үтмәде: авыл хуҗалыгында әлеге тармак юкка чыкты диярлек. Соңгы елларда исә умартачылыкка игътибарның янә артуы сизелә. Хәзер аның язмышы бу эшкә чын күңелдән бирелгән һәвәскәр умартачылар кулында. Безнең районда алар үзләрен борчыган мәсьәләләр турында җыелып сөйләшеп, киңәш-табыш итеп яши. "Бариев" фермер хуҗалыгын оештырган өч ир туганның берсе, умартачылык буенча инспектор Таһир Бариев исә Россия Дәүләт Думасында бу борынгы һөнәрчелекне үстерүгә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә - түгәрәк өстәл артында фикер алышуда катнашып кайтты. Без аның тәэсирләре, уй-ниятләре белән кызыксындык.

    -Таһир әфәнде, югары дәрәҗәдәге бу чара кемнәр тарафыннан оештырылды һәм анда нинди сораулар кузгатылды?

    -Оештыручысы - Бөтенроссия умартачылар берлеге. Киңәшмәгә илнең төрле төбәкләреннән 50гә якын вәкил җыелган иде. Татарстаннан исә республика умартачылык идарәсе җитәкчесе Рәшит Сафиуллин, аның урынбасары Ринат Нәбиуллин һәм мин бардык. Сүз ил күләмендәге җитди проблема - бал кортларының күпләп кимүе турында сөйләшүдән башланды. Әлеге бөҗәкләрне саклап калу өчен азык базасын киңәйтү - урман хуҗалыклары белән килешенеп, урманнарга сәрби (акация) куаклары, юкә агачлары утырту, басу-урманнарга агу-химикатлар сиптергәндә дөрес технология куллану хакында тәкъдимнәр әйтелде. Икенчедән, балны урнаштыру мәсьәләсе күтәрелде. Җитештерергә өйрәнсәк тә, әлегә сата белмибез шул. Балны балалар бакчаларына, хәрби частьларга, спортчыларга сату, чит илләргә чыгару мәсьәләләре күтәрелде. Безнең белән очрашуга килгән депутатлар, сезнең гозерләрегезне законнар кабул иткәндә җиткерербез, дип ышандырдылар.

    -Безнең районда әлеге мәсьәлә ничек тора?

    -Үткән еллардан калып, сатылып бетмәгән 70 тонна бал бар. Билгеле, бу проблема үзеннән-үзе хәл ителмәс. Бердән, умартачыларга ярминкәләрдә ешрак катнашырга киңәш итәм. Икенчедән, балыңны күрсәтә, үз клиентларыңны таба белергә кирәк. Моның бер юлы - үз тамгаңны булдырып, умартачылык продуктларын шундый тамгалы кечкенә савытларда сатуны оештыру. Болай табышны да күбрәк алырга мөмкин, чөнки күпләп сату бәяләре түбән бит.

    -Чит илләр белән сәүдә бәйләнешләре булдыруга ничек карыйсыз?

    -Кытайлылар белән элемтәгә чыктык инде. Республика дәрәҗәсендә Канада һәм Германия белән сөйләшүләр бара. Тик чит илләр белән эшләү бик үк ышанычлы түгел. Үзебезнең балны үз җиребездә, үз җөмһүриятебездә рекламаларга кирәк. Бу татлы ризыкның файдасы даруларныкыннан күбрәк бит. Данлыклы башкорт балына караганда үзебезнеке күпкә яхшы, чөнки ул төрле-төрле чәчәкләрдән җыела. Ә инде аллергия булмасын дисәң, балага балны кечкенәдән үк ашата башларга кирәк. Япониядә, әнә, сабыйларга ана корт сөтен бирә башлаганнар, ә ул илдә озын гомерлеләрнең күп булуын беләбез. Казахстанда балны хәрбиләрнең менюларына кертәләр икән инде.

    Реклама

    -Төп проблемага әйләнеп кайтыйк әле. Бер елны корткычларга каршы самолеттан агу сиптерү нәтиҗәсендә Алабуга районында никадәр бал кортлары һәлак булды. Моңа охшаш ваемсызлык бу бөҗәкләрне бөтенләй юкка чыгарырга мөмкин, серкәләнмәгән культуралар уңыш бирмәячәк, ул чакта кешелекне һәлакәт көтә, дип чаң кагучылар бар инде. Мондый куркынычка каршы, Сезнең уйлавыгызча, нинди чаралар күрергә кирәк?

    -Агу сиптерүне умартачылар белән килешеп, аларга авыл җирлекләре аша алдан хәбәр итеп башкарырга кирәк, дип исәплим. Шулай ук бал кортлары очмаган вакытта - кичен-төнлә сиптерү, кортларга зыян китерми торган препаратлар куллану, умарталыкларга якын урыннарда рапс, люцерна, борчак кебек культуралар чәчмәү яхшы булыр иде.

    Тагын бер борчуыбыз бар: җылы яклардан этикеткасы булмаган, кайда җитештерелгәне билгесез ясалма кәрәз (вощина), бернинди документларсыз умарта кортлары кайта. Алар белән төрле авырулар да ияреп кайтырга мөмкин. Мондый хәл үзебезнең кортларның нәселдәнлеген дә үзгәртә. Бу мәсьәләне Дәүләт Думасында да күтәрдек.

    -Балны һәркем яратса да, күршесенең умарта тотуын һәркем дә өнәми: бигрәк авырттырып чага бит ул кортлар. Өстәвенә корт чагуы кайберәүләрдә аллергия тудыра. Бу четерекле хәлдән ничек сакланырга?

    -Күршеләр белән ике арада ике метр биеклектәге койма яки куаклык булу яхшы. Моннан тыш, һәр умартачы зыян күргән кешегә ярдәм күрсәтү өчен кесәсендә кирәкле дарулар йөртергә тиеш. Иң мөһиме - күршеләрең белән тату яшәү кирәк. Ә инде умарталарны күпләп асраучылар өчен урманнарда, үзәннәрдә арендага җир алу мөмкинлеге дә бар.

    Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде.

    Районыбыз җирлегендә 7 меңгә якын умарта семьясы бар. Үткән елда барлыгы 170 тонна бал суыртып алынган. 62 миллион сумлык умартачылык продуктлары җитештерелгән, шуның сату өчен дигәне - 48 миллион сумлык.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: