2 май 2015 яңалыклары
-
“Ялкын”да бадминтон ярышлары узды
"Ялкын" спорткомплексында Татарстан беренчелегенә бадминтон буенча зона ярышлары узды. Анда 7 районнан 160 спортчы көч сынашты. 2002-2003 елда туучылар арасында Зур Кукмарадан Фәридә Галимҗанова алтын, көмеш, бронза медальләр яулады. Ә Инсаф Мөбәрәкшин(Зур Кукмара) шәхси беренчелектә дә бронза, Илмир Корбанов(Кукмара) белән парлы бәйгедә дә бронза медальләргә лаек булдылар. (Тренерлары Рәшит Гилаев,...
-
Ут якканчы уйла!
Язгы чорда янгын чыгу очраклары аеруча еш күзәтелә. Чөнки җирләр кардан арчылганнан соң, җир өстенә калкып чыккан чүп-чар, тау итәкләрендә, болыннарда көздән калган иске үләннәр аз гына очкыннан да янып китәргә мөмкин. Күпсанлы кисәтүләргә дә карамастан, кипкән үләннәрне, басулардагы камыл һәм иске саламнарны яндыру очраклары күзәтелә. Кипкән үләннәрне ягу нәтиҗәсендә...
-
Кукмараның умартачылык буенча инспекторы Таһир Бариев Россия Дәүләт Думасында үткәрелгән киңәшмәдә катнашты
Элгәре умартачылык белән күпчелек колхозлар шөгыльләнә иде. Илебездәге үзгәртеп кору дип аталган болгавыр чор бал кортларын да читләтеп үтмәде: авыл хуҗалыгында әлеге тармак юкка чыкты диярлек. Соңгы елларда исә умартачылыкка игътибарның янә артуы сизелә. Хәзер аның язмышы бу эшкә чын күңелдән бирелгән һәвәскәр умартачылар кулында. Безнең районда алар үзләрен борчыган...
-
Кукмара полициясенә финанс пирамидаларыннан зыян күргән 24 кеше мөрәҗәгать иткән
"МММ", "Властилин", "Хопер-инвеста" һәм башка финанс пирамидаларын күпләр хәтерлидер әле. Тиз арада акча эшләү нияте белән ялганчылар тозагына эләгүчеләр, әлеге пирамидаларның "җимерелүе" нәтиҗәсендә шактый зур суммада акчаларыннан колак кагучылар бихисап булды. Әмма инде шактый еллар узып, авызлары кат-кат пешүгә дә карамастан, халык һаман ниндидер могҗиза көтеп, аларга ышануын дәвам итә....
-
Балаларны кояштан ышыклау кирәк
Район прокуратурасы Кукмарадагы "Ләйсән" балалар бакчасында санитар-эпидемиологик иминлек өлкәсендәге законнарның ничек үтәлешен тикшерде, диелгән прокурор ярдәмчесе Вилнур Кәримов хәбәрендә. Нәтиҗәдә алты төркемнең мәйданчыкларында балаларны кояштан һәм явымнардан ышыклаучы өскормаларның тиешенчә җиһазланмавы ачыкланган. Аларны санитария кагыйдәләре һәм нормаларына туры килерлек итеп җиһазлауны мәҗбүр итүне сорап, район прокуратурасы судка гариза җибәргән. фото:...