Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада иң зур бәлеш пешереп, Россия рекорды куйдылар

Аның авырлыгы 199 килограммны тәшкил итте.

Кукмарада  «Сиңа багышлыйбыз, Кукмарам» дип исемләнгән шәһәр көне гөрләп узды. Район халкын һәм кайткан кунаклар өчен оештырылган  берсеннән-берсе кызыклы чаралар караңгы төнгә кадәр дәвам итте. Бәйрәмнең иң төп чарасы, тарихи вакыйга – Киндеркүлдәге Сабантуй мәйданында пешерелгән, авырлыгы – 199 килограмм, диаметры 150 сантиметр булган итле борай бәлешенең  Россиянең рекордлар китабына кертелүе.
Шәһәр көнендә  «КукморЗерноТорг» пешекчеләре борай ярмасыннан рекордлы бәлеш пешереп, Кукмара данын еракларга танытты. 

«Кәефебез бик яхшы, элеваторга уңыш кайтып тора, көнгә 1500 тонна ашлык кабул итәбез. Кукмара, Теләче, Мамадыш районнарыннан, хәтта Киров өлкәсеннән китерәләр. Бу бит әле башы гына... Зур бәлеш әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар, пешекче кызларыбызның да тәҗрибәләре зур, бик тәмле пешерәләр, куллары алтын», - диде «КукморЗерноТорг» оешмасы генераль директоры Гүзәлия Гизатулина.

Элеваторлылар рекорд бәлешкә алынганчы, сынау өчен алдан берне пешереп караганнар. Бик тәмле килеп чыкты, диделәр. Аны элеватор эшчеләренә өләшкәннәр, ул көнне олау алып килгән машина йөртүчеләрне дә сыйлаганнар. 

«Директорыбыз Гүзәлия Ансар кызы - бик тәвәккәл җитәкче, ул шәһәр көнендә рекорд бәлеш пешерәбез дигәч, бу хәбәрне куркып, шул ук вакытта сөенеп кабул иттек. Пешекче кызларыбыз белән сөйләштек тә, башкарып чыга алабыз, дигән фикергә килдек. Сынау өчен пешерелгән бәлеш бик тәмле чыкты. Шундагы ялгышларны төзәтеп, бәйрәм көненә бар халыкны сыйларга булдык. Бәлешне ясау процессы өч сәгать дәвам итте. Мичкә тыкканнан соң ул өч сәгатьтән әзер булачак», - диде «КукморЗерноТорг» оешмасының производство мөдире Фәридә Гыйззәтуллина.

Дилбәр апа Гаязова элеватор ашханәсендә алтынчы елын өлкән пешекче булып эшли, аңа кадәр ул район кулланучылар җәмгыятендә хезмәт куйган, шуңа күрә тәҗрибәсе шактый зур. 

«Беренче бәлешне пешергәндә каушаган идек, ә бүген бар эшне дә тыныч күңел белән башкардык. Беренче бәлештән соң аның күләмен өч тапкырга зурайттык. 25 килограммлы камыр бастык. Мич ул газ духовкасы түгел, аның рәтен белеп, көйләп бетереп булмый, шуңа күрә эчлеге пешеп бетсә ярар иде дип кенә борчылам. Без ашханәдә борай ярмасын бик еш кулланабыз, көн саен боткасын пешерәбез, халык яратып ашый, бәлешләренә дә заказлар күп килә. Борай ярмасы тәмле булып пешсен өчен, без аңа каз ите кушабыз. Бүген дә бәлешкә салдык. Иншаллаһ, тәмле булыр дип ышанабыз», - диде ул.

Бу кадәр зур бәлешне пешерү өчен баһадир мичне район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре чыгарган. Аңа барлыгы 7600 берәмлек кирпеч, 1200 килограмм цементлы измә, бер КамАЗ ком һәм балчык кирәк булган.  Мичне җылытыр өчен бер көн алдан өч сәгать буе якканнар, ә бәйрәм көнне иртәнге сәгать тугызда кабызып җибәрдек, диделәр. Мичтәге җылылыкны ничек саклыйлар икән, дип тә кызыксындым. 

«Бәлеш пешерү өчен кирәк-яракларны ике атна элек әзерли башлаган идек. Ремонт-механика участогында инженер Алексей Динисов сызымын эшләде, Айрат Кәримов эретеп ябыштыручылар белән табасын ясады. 76 килограммлы таба килеп чыкты. Тагын 160 литрлы ике казан, өч өстәл, мич капкачы, чүмеч, ике метрлы уклау һәм башкалар булдырылды. Шулай ук мичнең артына температураны тикшерә торган тэннар куелды. Мичне яккан вакытта өстендә 900 градус, астында 180 градус эсселек иде. Барысын да көйләдек, хәзерге вакытта анда уртача 210-260 градус эсселек. Төче ризыкка тоз сибеп ашап була, ә менә пешмәсә нишләргә кирәк?!» - диде металл савыт-сабалар заводы директорының урынбасары  Ринат Садриев.

Заводның мондый истәлекле чарага икенче тапкыр савыт-саба җитештерүе икән. Үткән ел Мамадышның чана бәйрәменә белен табасы ясаганнар. Алар, башта заводка килеп, иң зур беленне пешереп караганнар, аннары үзләрендә кабатлап, шулай ук Россия рекорды куйганнар. 

Кульминация минутлары җитте – мичтән алсуланып пешкән зур бәлеш чыкты. Россия рекордлар китабы эксперты Леонид Сенаторов  тиешле үлчәмнәрне алды. Әлегә кадәр рекордлар китабына керү өчен бер тапкыр да бәлеш теркәү буенча гариза килгәне булмаган.

«Бүгеннән борай бәлеше – Кукмараныкы. Моңа мөһер сугылды, бу данны башка берәү дә ала алмый», - диде район башлыгы Сергей Димитриев һәм ул әлеге эштә көч куйган һәркемгә рәхмәтен белдерде.  

Шәһәр көне уңаеннан бәлеш һәркемгә бушка өләшенде. Ә бәлеш, чыннан да, бик тәмле иде, афәрин, кукмаралылар!

Рекорд бәлеш рецепты

Камыр өчен:

4 литр су,

3,5 килограмм атланмай,

30 данә йомырка,

150 грамм тоз,

15 килограмм он.

Эчлек өчен:

40 килограмм борай ярмасы,

40 килограмм мал ите, 

5 килограмм каз ите,

15 килограмм суган,

10 килограмм атланмай,

200 грамм төелгән кара борыч.

1,5 метр диаметрлы таба.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk