Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында йортларга 1600гә якын янгын кисәтү приборы куелачак

Әлеге җайланмалар күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләргә урнаштырачаклар.

Кукмара районында 398 йорт һәм фатирга 1600гә якын янгын кисәтү датчигы бушлай урнаштырылачак. Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны начальнигы Илмир Хәбибрахманов хәбәр итүенчә, әлеге чара 20 марттан 15 апрельгә кадәр оештырылачак.

«Кукмара районына 1592 янгын кисәтү приборы бирелде, алар 398 гаиләгә урнаштырылачак. 20 марттан 15 апрельгә кадәр безнең гарнизон хезмәткәрләре күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр яшәүче йорт-фатирларга әлеге датчикларны куячак», - диде Илмир Хәбибрахманов.

Гарнизон начальнигы әйтүенчә, һәр йортка дүртәр прибор билгеләнгән.

Датчикларны урнаштыру вакытында инспекторлар йортта яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә уздырып, белешмәлекләр таратачаклар, шулай ук әлеге приборларның эш тәртибен күрсәтәчәкләр.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына бу язда 84 меңнән артык янгын кисәтү приборы бушлай урнаштырылачак.

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk