Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында яшәүчеләрнең 80 процентка якыны Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде

    Районда тавыш бирү өчен 73 участок эшли, шулай ук кешеләр Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз фикерләрен өйләрендә дә белдерә алдылар.

    Кукмара районында сайлаучыларның 80 процентка якыны РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде. Бу хакта Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Каримуллина хәбәр итте.

    «Быел беренче тапкыр гражданнарга бер атна дәвамында алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелде. Районда 73 сайлау участогы эшли, шулай ук өйләрдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Купфатирлы йортларда яшәүчеләрнең теләкләре искә алынып, йорт яннарында тавыш бирү оештырылды. 1 июль – төп тавыш биру көненә кадәр райондашларыбызның 79 проценты Конституциягә үзгәрешләр кертү турында фикер белдереп, тавыш бирудә катнашты», - диде Равия Каримуллина.

    Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне. Участоклар 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

    фото: Гүзәл Шакирова

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: