Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара халкы ни өчен сусыз тилмерә?

    Соңгы елларда Кукмара поселогында су белән тәэмин ителеш иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бу атнада ул өлешчә хәл ителер дигән ышаныч бар. Эссе көннәр башлангач, редакциядә телефон шалтыраудан тынып тормады дисәк тә хата булмас. Һәрбер шалтыратучының телендә бер үк сүз: "Су юк, тилмерәбез". Чарасызлыктан ярдәм сораучыларның хәлләрен бик аңлыйбыз...

    Соңгы елларда Кукмара поселогында су белән тәэмин ителеш иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бу атнада ул өлешчә хәл ителер дигән ышаныч бар.

    Эссе көннәр башлангач, редакциядә телефон шалтыраудан тынып тормады дисәк тә хата булмас. Һәрбер шалтыратучының телендә бер үк сүз: "Су юк, тилмерәбез". Чарасызлыктан ярдәм сораучыларның хәлләрен бик аңлыйбыз - сусыз яшәү мөмкин түгел!

    -Тимер юл урамындагы 19нчы йортның 6 катында яшибез, яшь балабыз бар, -ди Гөлчәчәк Шакирова. -Иртәнге якта су аз гына килә дә, кич без эштән кайтышка бөтенләй бетә. Ярый ла көне буе өйдә торучылар җыеп кала ала, ә без нишләргә тиеш?! Бер көнне юл уңаеннан Степан Разин урамындагы колонкадан су алып тора идек, бер абый, кем булгандыр ул: "Нишләп моннан су аласыз, сез аны алырга тиеш түгел", - дип куып җибәрде. Узган ел да сусыз интеккән идек, әмма моның кадәр үк түгел.

    -Нур Баян урамындагы 42нче йорттан шалтыратам, төнге сәгать 3 тә, 4тә торып су җыябыз. Кеше төне буе йокы күрмичә су җыярга, керен юарга тиеш, ә иртән эшкә барасы, - ди Рузалия исемле ханым. - "Хәйрия" мәчете янәшәсенә колонка куйганнар иде, иртәнге сәгать җиделәрдә чират инде анда. Җылылык системасында су югала, дип, 24 апрельдә үк фатирларга җылылык бирүне туктаттылар, хәзер менә сусызлыктан интегәбез. Җитәкчеләрне ничек бу мәсьәлә борчымый икән?

    -Үз машинасы булганнар чишмә, колонкалардан су алып кайта ала әле. Без, өлкән яшьтәге, беркеме булмаучылар нишләргә тиеш? - дип елый Гафиятуллин урамыннан Анна апа.

    Гомумән, соңгы вакытта күпфатирлы йортларга гына түгел, күп җирдә шәхси секторга да су самавыр борыныннан аккан кебек кенә килә. Сәбәбе бер үк - су җитми, булганы да бик авырлык белән генә бара.

    Хәтерләсәгез, поселокның Нур Баян урамындагы су зонасында суҗыйгыч (водозабор) төзелүе турында газетабызда инде берничә тапкыр язып чыккан идек. 34 миллион сумга төшкән әлеге корылма "Чиста су" дип аталган дәүләт программасы нигезендә Балтачтагы "Стройметиз" ширкәте көче белән төзелде. Ул файдалануга тапшырылгач, су скважиналардан башняларга түгел, ә 300 кубометр сыешлыктагы, бетоннан ясалган суҗыйгычка тупланачак һәм берничә көчле насослар ярдәмендә торбалар аша куылачак. Дүшәмбе көнне поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов белән очрашкач, суҗыйгычның кайчан эшләп китәчәге белән кызыксындык. "Бүген-иртәгә торбалардан су китәр дип планлаштырабыз. Монтаж эшләре бетте, инде су тулысынча җыелып куелды. Системасы катлаулы, насосларны көйләп бетерәсе бар, - диде ул. -Суҗыйгыч файдалануга тапшырылгач, Нур Баян микрорайонындагы күпкатлы йортларда су проблемасы берникадәр хәл ителер ителүен, әмма үз йортлары белән яшәүчеләрнең көне-төне бакчаларына су сиптереп торулары тагын авырлык китерергә мөмкин."

    Шушы ук фикерне "ВодоТехноСервис" җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыймадиев та белдерде:

    -Кукмарада көне-төне скважиналар эшләп тора. Куллану бик күп, Туеш һәм аннан югарырак микрорайоннарда җиде скважина бертуктаусыз су суырта. Аларның һәркайсы сәгатенә 25 кубометр су бирә. - Яңгырлы көнне халыктан шикаять юк бит, эссе чорда халык суны бакча өчен файдалана да, нәтиҗәдә су җитми. Инде рейдлар да ясыйбыз, дүрт контролер йорттан-йортка кереп тикшереп тә йөриләр. Узган ел шактый кешегә акт төзелде, быел да берничә кешегә акт язылды. Аларга шактый суммада штраф түләргә туры киләчәк. Күп фатирларда, йортларда хәзер суисәпләгечләр тора. Кайберәүләр монда да алдалау юлына басып, фактик санны күрсәтми. Бер айга 1 кубометр (100 чиләк. авт.) су кулландык, дип язучылар бар. Эссе көннәр башлангач, суны машина белән өләшүне дә оештырдык. Бер тоннага кадәр су кирәк булган кеше 2-68-45 телефонына шалтыратып заявка бирә ала. Суҗыйгыч эшли башлагач, әлбәттә, халык җиңел сулап куяр, әмма поселокта су торбалары шуның кадәр тузган, теләсә кайсы вакытта аларның сафтан чыгу мөмкинлеген дә онытырга ярамый.

    Халыкның моң-зарын телефон аша гына тыңлап калмыйча, үз күзләребез белән күрү ниятеннән Нур Баян, Тукай, Вахит урамнарын әйләнеп кайттык. Кайсы якка карасаң да урамнар буйлап чиләк-көянтә күтәреп баручылар, колонкалардан су алучылар күренә.

    -Ярый килдегез әле, әле үзем дә сезгә барырмын дип тора идем, - ди колонкадан су алып торучы Рәхимҗан абый Галләмов. - Безнең өйгә су кермәгән, тирә-күршеләрнең кайберләрендә бар үзе. Бу - шушы тирәдәге төп колонкаларның берсе, күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең күбесе монда килә, кичләрен чират була. Кыш көне колонка ката. "Водотехносервис" җитәкчесе Наил Гыймадиевка әйтсәң: "Ник үзегез җылытмыйсыз?" - ди. 80 яшьтәге бабай шуны җылытып йөрергә тиешме, ник үз өстеннән җаваплылыкны төшерә ул?

    Аның сүзен урамдашы Миңнур апа Гаптеллатыйпова да дәвам итте. -"Урамдагы колонкаларны карамыйлар, ватык җирләрен алыштырмыйлар. Менә монысының тыгып куйган чөен алсаң, суы агып ята. Су өчен түләгән акчалар кая китә икән?" - диде ул.

    "ВодоТехноСервис"тан кайбер саннар:

    Кукмарада барлыгы 91 колонка бар, аларның барысы да эшли

    Су өчен бер айга якынча 880 мең сум акча җыела

    Бер кубометр суның бәясе -24 сум 31 тиен тора.

    Поселокны су белән тәэмин итү өчен бер айга якынча 1 миллион 200 мең сум акча тотыла.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: