Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ике ел эчендә Вахитов исемендәге хуҗалыкта 200 млн. сумлык техника сатып алганнар

Хуҗалыкта комбайннар парады узды.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар иң элек хуҗалыкның техника паркында комбайннар парадын карады, аннан соң терлек азыгы әзерләү барышы, иген-кырларының торышы белән танышты, соңыннан семинар «Вахитов» җәмгыятендә дәвам итте.

Бүгенге көндә анда зур төзелеш эшләре бара: 960 савым сыерга исәпләнгән мегаферма аякка басып килә. Киләчәктә монда елына 8640 тонна сөт җитештерү күздә тотыла.

«Бу ел үзенчәлекләрен искә алып, быел комбайннар парадын бераз иртәрәк уздырабыз. Үткән ел ул июльнең 16сы көнне булган иде. Механизаторлар чәчүдән соң, оешкан төстә, ике атна эчендә комбайннарны ремонтлап бетерделәр. Егетләргә рәхмәт, алар барысы да уракка төшәргә әзер», - диде хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.

Быел биредә урып-җыю эшләрендә 9 кыр корабы катнашачак. Бер комбайнга эш күләме 450 гектар тирәсе туры килә, диделәр. Вахитлеләр ике ел эчендә 200 миллион сумлык техника сатып алганнар.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X