Фото: Кукмара район хәрби комиссариатында чакыру комиссиясе эшләде
Көзге чакырылышта районыбызның 80нән артык егете армия хезмәтенә алыначак.
Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләр Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, "В", "С" категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган.
Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия 30лап булачак солдат белән аралашты. Егетләрнең кайда белем алулары, киләчәккә планнары, гаилә хәлләре, тәртип мәсьәләсе - берсе дә комиссия вәкилләренең игътибарыннан читтә калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев