Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 26 апрель - Туган тел көне

    Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның һәм хөкүмәтнең сәясәте республикабызда яшәүче 115 төрле халык вәкилләренең телләрен хөрмәт итүгә һәм яклауга юнәлдерелгән. Татарстан - милләтара һәм конфессия ара тынычлыкны саклау һәм ныгыту буенча күпгасырлык тәҗрибәгә ия регион. Мондый күренеш тотрыклылыкның һәм иминлекнең нигезе, республикабызның чәчәк атуын тәэмин итә торган көчле фактор булып тора....

    Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның һәм хөкүмәтнең сәясәте республикабызда яшәүче 115 төрле халык вәкилләренең телләрен хөрмәт итүгә һәм яклауга юнәлдерелгән.

    Татарстан - милләтара һәм конфессия ара тынычлыкны саклау һәм ныгыту буенча күпгасырлык тәҗрибәгә ия регион. Мондый күренеш тотрыклылыкның һәм иминлекнең нигезе, республикабызның чәчәк атуын тәэмин итә торган көчле фактор булып тора. Традицияләрнең, мәдәниятләрнең, этнос һәм конфессияләрнең яраклашып, аралашып яшәве Татарстанның үсешендә зур роль уйный. Газета укучыларыбыз да шул фикердә.

    Владимир ЖУКОВ, Нырья урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты, немец, инглиз телләре укытучысы:

    -Районыбыздагы иминлек - милли мәдәниятнең һәм телләрнең үсеше өчен тудырылган уңай шартларның нәтиҗәсе. Һич икеләнүсез әйтергә була: бездә милләтләр арасында бернинди каршылыклар юк. Базарда, урамнарда, башка җәмәгать урыннарында төрле телләрдә сөйләшүне ишетү моңа дәлил булып тора. Бу күптеллелек беркемнең дә ачуын чыгармый, киресенчә, игътибарны җәлеп итә һәм кызыксыну уята. Безнең мәктәптә күбесенчә удмурт һәм татар балалары белем ала. Барысы да, дәүләт теле буларак, татар телен теләп өйрәнәләр. Ә татар балалары удмурт мәдәнияте белән кызыксыналар. Бу класстан тыш чараларда ачык чагыла: удмуртлар татарча җырласа, татарлар удмуртча бииләр. Бернинди аерымлык юк, чөнки бу ике халыкның мәдәнияте шулкадәр тыгыз бәйләнештә һәм бер юнәлештә үсә. Ә инде райондагы бер мәдәни чара да милли-фольклор ансамбльләр катнашыннан башка үтми.

    Шулай да милли мәдәният фольклор белән генә чикләнми. Үзем удмурт халкы вәкиле буларак, тамырларыбызның югалуын теләмим. Телләрне саклау өстендә күбрәк эшләргә кирәк, минемчә. Поселок мәктәпләрендә удмурт балаларына туган телләрен өйрәтүне оештырасы иде. Район газетасының русча-удмуртча вариантын күрәсе килә, бу эшне рәсмиләштерү башланган икән инде.

    Зөмәрә ҖИҺАНШИНА, күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

    -Һәркем туган телен яхшы белергә, русчаны һәм чит телләрне өйрәнүне максат итеп куярга тиеш. Төп юнәлеш гаиләдән башлана. Соңгы вакытларда телләрне үстерүгә игътибар артканы сизелә. Моны күп кенә рус, удмурт балаларының саф татар телендә сөйләшүләре, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда призлы урыннарны яулаулары да дәлилли. Татарчаны белергә теләп, олы яшьтәге рус кешеләре дә мөрәҗәгать итә. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда эшләүче татарлар арасында әдәби ана телен өйрәнергә теләүчеләр бар.

    Вячеслав СӘЙФЕТДИНОВ, Поч.Кучук урта мәктәбе директоры урынбасары:

    -Безнең авылда мари, татар, рус, удмуртлар яши. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, йөрешеп, бер-беребезнең йолаларын хөрмәт итеп гомер кичерәбез.Туган телләребезне саклау белән беррәттән, татарлар мари телен, без - марилар татарча беләбез. Катнаш никахлар да бар. Мин мәктәптә 1986 елдан бирле эшлим. Балалар арасында мөнәсәбәтләр әйбәт, милләтләргә аерып, бер-берен мыскыллауның булганы юк. Республикабызда, шул исәптән районыбызда да татулык хөкем сөрүенә шөкер итәбез. Балалар, оныкларга да шулай яшәргә язсын.

    Нина АПОЛИНАРИЕВА:

    -Үзем рус милләтеннән, татар телен дә яхшы беләм. Гаиләбез күпмилләтле. Кызым татар егетенә кияүгә чыкты, улым керәшен татарына өйләнде. Оныгым да Янсыбы авылыннан татар кызын сайлап алды.

    Дусларга бик бай мин. Алар арасында төрле милләт һәм буын вәкилләре бар. Барчасы белән Кукмара тегү фабрикасында эшләгәндә дуслаштым һәм бу җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар буе саклап киләбез. Мәсәлән, Раиса мари милләтеннән, Мамадыш районында яши. Серафима белән Екатерина -удмуртлар. Серафима Кукмарада тора, туган көнен ел саен гаиләләребез белән бергәләп билгеләп үтәбез. Удмуртиядә яшәүче Екатерина янына да оныкларым белән кунакка барып йөрим, ул да минем юбилеема кызы белән килде. Шулай итеп, дәвамчыларыбызны да милләтара аралашу культурасына өйрәтәбез. Тагын бер дустым - керәшен татары Зоя Поршурда яши. Саба районындагы татар хатыны Рәмзиянең туена да, өй туена да бардым. Бер-береңнең телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәүгә ни җитә? Мондый карашны "Калинка" рус халык ансамбле коллективында да тоям. Анда килгәнемә 23 ел булды инде. Арада удмурт, татар хатын-кызлары бар, коллективны Рәфидә Әгъләмшина җитәкли. Барчабызны рус җырларына мәхәббәт берләштерә.

    фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdVYxUDQxbjlxZ2x6dXgzdF9WcUNTMnUwZTdTck0tYkt2UVVLSGxpMFVXbVRudmNKYlpqeDI2OEx3V0RPeVJXdFRjRmRMLUNfVW9ESHp5M0tDc3RhbWtlV2xXV1EzSHJ6eUo5YUJwTmFaNzZXYVdPb2NvY0FJYm9hd1FKRlQwR3BoR3ZrNU5Td2tGSl91b2NTS1RNekJjR1NZU1YtdXhoSHQzN011M3N0aTk3d3p4MFZwUDZiRHVWTnd6VWhLNW1qeWJhRXptdXNJSm1rbEFJOWFXaGJOUzNibGlaLU9qVTdlc1dYbEI0dmVsYg&b64e=2&sign=3559f9055be753cae0896b6573c17052&keyno=0

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: