26 апрель 2015 яңалыклары
-
«Теләсәгез, алыгыз, ул бала миңа кирәкми...»
Язманы башлаганчы, тугыз яшьлек Камиләнең тормыш йомгагының очын таба алмыйча газапландым. Һәр бала бу тормышка фатиханы булачак әти-әнисеннән ала. Бәлки сүзне алардан башларга кирәктер. Кызганыч, бу урында ир һәм хатын җенесеннән булган ике зур кешегә әти һәм әни дигән кадерле сүзләрне әйтәсе килми. Минутлык ләззәт өчен генә очраклы рәвештә очрашкан...
-
Беренче каналда Роза Сабитова кызын "Әй, икегез"не җырлап кияүгә биргән (+ФОТО)
"Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы, Россиядә билгеле яучы Роза Сабитованың 22 яшьлек кызы Ксения, ниһаять, кияүгә чыга. Бүген Беренче каналда бара торган "Мужчина и женщина" тапшыруында Александр Гордонга Роза һәм Ксения үзләре бу турыда сөйләде. Роза гаилә бизнесы өчен юрист кирәк иде, ди. Ниһаять, аның теләге кабул булган. Кияү Андрей...
-
Казан Арпаязга китте (+ФОТО)
Май бәйрәмнәре якынлаша, җәмәгать. Аны хезмәт һәм ял бәйрәме буларак үткәрү гадәткә кергән. Ягъни өй тирәсендә, бакчаларда тырышып эшлибез дә, күмәкләшеп табигать кочагына ял итәргә китәбез. Балык тотып, шашлык кыздырып, казанда уха пешереп, рәхәтләнеп бер сыйланып кайтсаң, кышкы талчыгулар юып алгандай юкка чыгар. Ял итәргә җыенучыларга бездән бүләк - учак...
-
Бәхилләшү (хикәя)
Гайшәнең туган авылына инде байтактан кайтканы юк. Күршедәге Галимулла абыйның апасы кунакка килгән иде, ул авылда үги әниләреннән ерак тормый, Гайшәне чакырып алып колагына гына пышылдады: -Аның сине күрәсе килә, бик каты авырып, урын өстендә ята, бәлки бәхиллегеңне аласы киләдер, - диде. Гайшә тиз генә җыенды да, ике кызын ияртеп,...
-
26 апрель - Туган тел көне
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның һәм хөкүмәтнең сәясәте республикабызда яшәүче 115 төрле халык вәкилләренең телләрен хөрмәт итүгә һәм яклауга юнәлдерелгән. Татарстан - милләтара һәм конфессия ара тынычлыкны саклау һәм ныгыту буенча күпгасырлык тәҗрибәгә ия регион. Мондый күренеш тотрыклылыкның һәм иминлекнең нигезе, республикабызның чәчәк атуын тәэмин итә торган көчле фактор булып тора....
-
Авылым, мин сине яратам (шигырь)
Искә төшә минем сабый чагым Инеш буйларында йөргәндә. Болындагы матур чәчәкләрдән Кабат такыялар үргәндә. Һич куркытмый алда кинәт килгән Кар-бураның, җилең, давылың. Кайларда йөрсәмдә мин, сагынып, Сиңа кайтам, туган авылым. Яланаяк йөргән сабый чагым Калды инде ерак үткәндә. Җәелеп ага синең суларың Яз көнендә бозлар киткәндә. Су буенда үсә бөдрә...
-
Сөт-май комбинатын яңадан аякка бастырасы иде
Без Кукмара поселогының "Восточная" урамында яшибез. Урамыбыз караңгы, поездлар тавышы да тынычлыгыбызны боза. Элек сөт-май комбинаты эшләгәндә, аның ишегалдындагы ут баганалары урамыбызны да яктыртып тора, ә комбинаттагы эш гөрелтесе поезд тавышын киметә иде. Шул чакларны сагынабыз хәзер. Тиз арада шушы предприятияне яңадан аякка бастырасы иде. Халыкка эш булыр, кибетләребезгә дә...
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев өлкәннәрне юбилейлары белән тәбрикли
Май аенда Иске Йорт авылында яшәүче Тайбә Хәкимова, Ямбулат Пустыштан Мәгьсүмә Җамалиева, Красный Октябрьдән Абдул Мөлеков, Әкълимә Юнысова, Балыклыдан Миннур Нәҗметдинова, Кукмара поселогыннан Рукия Димитриева, Нырьядан Мария Купкина, Манзарастан Евдокия Фадеевалар үзләренең 90 яшьлекләрен билгеләп үтәчәкләр. Район җитәкчесе Сергей Димитриев хезмәт ветераннарын олы юбилейлары белән тәбрик итә, тән һәм зиһен...