Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбәтәйдәге кабак, футбол тубы зурлыгында борыч: «Сөмбелә» бәйрәме кукмаралыларны әнә ниләр белән шаккатырды

Милли чара район Мәдәният йортында узды.

Мәдәният учагы фойесында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, һәвәскәр бакчачылар, мәдәният йортлары хезмәткәрләре күргәзмә оештырдылар. Анда көзге муллык - җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм төрледән-төрле чәчәкләр тәкъдим ителде.

Бәйрәм кунакларының сүзләренә караганда, мондый чаралар Кукмара халкының хезмәт сөючән булуын тагын бер кат раслый.

«Мондый чараларга бик теләп йөрим. Якташларыбызның фантазиясенә чикләр юк. Милли түбәтәйдәге кабак, футбол тубы зурлыгындагы борыч, камыр ризыклары һәм әфлисунлы кабак согы күңелгә аеруча хуш килде», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Кукмарадан Равия ханым.

Чара җырлар, биюләр, җиңүчеләрне бүләкләү белән үрелеп барды. Өлкәннәр дә, балалар да вакытны күңелле үткәрде, теләгән һәркем хуш исле чәй һәм коймак белән сыйланды.

Шулай ук бу көнне биредә беренче тапкыр «Татар базары» татар мәдәнияте бәйрәме дә узды. Анда тугыз кеше кулдан ясалган үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Бүгенге көндә мондый төр товарлар кул эшләренең иң популяр төрләренең берсе булып кала бирә. Алар матур гына түгел, уңайлы да.

Бәйрәм кунаклары сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, бизәнү әйберләре карый һәм сатып ала алдылар.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X