Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында урманда адашкан хатынны Мамадыш районында тапканнар

Хатын-кыз иртәнге тугыздан бирле урманнан чыга алмыйча йөргән.

Кичә көндез республиканың 4нче зона-коткару отряды коткаручылары Кукмара районында урманда адашкан 51 яшьлек хатын-кызны эзләргә барган, бу хакта ИА "Татар-информ" яза.

Ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры буенча шалтыратып, хатын-кызның иртәнге тугыздан бирле урманнан чыга алмавын хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, эзләүдә шулай ук полиция хезмәткәрләре дә катнашкан.

Берничә сәгатьтән соң югалган хатын-кызны Мамадыш районының Келәүш бистәсе тирәсендә табып алалар, аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk