Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы башлыгы Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты

Сергей Димитриев Кукмараның «Йолдызлык» балалар бакчасында урнашкан 1281нче номерлы сайлау участогында тавыш бирде.

Бу участокта барлыгы 1395 кеше теркәлгән.


Район башлыгы сүзләренә караганда, сайлауларга килү һәм гражданлык позициясен белдерү - һәр гражданинның бурычы.
"Сайлаулар һәр кешегә илебезнең киләчәге нинди булачагын хәл итү мөмкинлеге бирә. Безнең районда сайлаулар югары дәрәҗәдә, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узсын өчен бөтен шартлар тудырылды», - дип билгеләп үтте ул.


Кукмара районында сайлау участоклары сәгать 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Быел сайлаучылар исемлегендә район буенча 39313 кеше исәпләнә, шуларның 524е үз тормышларында беренче тапкыр тавыш бирәчәк.
Участокларга керү юлында тән температурасын үлчиләр, биналарда антисептиклар, битлекләр, перчаткалар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk