Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы укучылары үз бизнес-проектларын якладылар

Күргәзмәдә кулдан эшләнгән әйберләр - түбәтәйләр, калфаклар, сабын җыелмалары, балавыздан ясалган шәмнәр, милли орнаментлы брошкалар һәм башка сувенир продукциясе тәкъдим ителгән иде.

«Галактика» балалар иҗаты үзәгендә мәктәп бизнес компанияләренең район фестивале узды. Укучылар үз бизнес-идеяләре белән бөтен районнан килгән иде. Балаларның фестиваль белән елдан-ел күбоәк кызыксына, катнашучылар саны арта.

Укучыларда кызыклы, креатив проектлар барлыкка килүе күңелле, ә белемле педагоглар яшьләрнең инициативаларын хуплыйлар.

Күргәзмәдә кунакларга кулдан эшләнгән әйберләр - түбәтәйләр, калфаклар, сабын җыелмалары, балавыздан ясалган шәмнәр, фоамиран яктырткычлары, милли орнаментлар белән бизәлгән брошкалар һәм башка сувенир продукциясе күрсәтелде.

«Фабрика Дети» бизнесына ярдәм итү һәм аны үстерү фонды вәкиле Вадим Перкановский сүзләренә караганда, чарада гадәти булмаган бик күп бизнес-проектлар тәкъдим ителгән.

«Балалар продукт белән генә түгел, ә төрелмә белән дә игътибарны ничек җәлеп итәргә кирәклеген беләләр. Тик нишләптер катнашучыларның берсе дә безгә нәрсә дә булса сатып алырга тәкъдим ясамады. Без бит сезнең потенциаль сатып алучылар. Шуңа күрә сезгә оялмаска һәм үз идеяләрегезне уңышлы тормышка ашырырга телим», - диде кунак.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk