Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Егор Кончаловский Кукмара балалар китапханәсенә бабасы Михалковның исемен бирү тантанасында катнашты

Мондый мөһим вакыйга, «Бүген - балалар, иртәгә - халык» проекты кысаларында, Россия мәдәният фонды ярдәме белән мөмкин булды.

Бүген, «Китап-фест-2021» төбәкара балалар китабы фестивале кысаларында, үзәк балалар китапханәсенә Сергей Михалков исемен бирү тантанасы узды. Чараның мәртәбәле кунаклары - Сергей Михалковның оныгы Егор Кончаловский, Россия мәдәният фондының «Бүген - балалар, иртәгә – халык» проекты җитәкчесе Ольга Буцкая, Россиянең халык артисткасы Лариса Лужина, театр һәм кино актеры Александр Давыдов, бард, композитор Григорий Гладков, язучы, композитор Игорь Шевчук, рәссам-иллюстраторлар Ольга Ионайтис, Юрий Богачев, балалар язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Мария Лукашина һәм башкалар.

Исемле тактаны ачу хокукы Кончаловскийга һәм район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллинага бирелде. Балалар үзәк китапханәсе Россиядә Сергей Михалков исемен алган 20нче китапханә булды.

«Татарстанга килүемә бик шатмын, чөнки мин бу республиканы, аның халкын бик яратам. Михалков иҗаты, сәнгате һәм аның исеме исән. Бүгенге дөньяда - бу бик мөһим. 20нче китапханә ачыла, бу - үзенә күрә бер юбилей. Соңгы елларда китапханә тормышы бик җанланды. Планшет яки телефон экранындагы цифрлы китапны тере басма белән чагыштырырлык түгел. Китапханә искиткеч, бирегә киләсе килә, монда каласы килә», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Россия режиссеры.

Кончаловский «Бүген - балалар, иртәгә – халык» дигән лозунгның Сергей Михалковтан алынган булуын билгеләп үтте.

Кукмарага килгәнче Егор Кончаловский Казанда булган, ул бу турыда Instagram язылучыларына да сөйләгән: «Мин Казанга килүемә бик шат, чөнки ул искиткеч матур шәһәр. Мин аны бик яратам һәм Казанга, гомумән, Татарстанга карата җылы хисләр кичерәм».

Фото: Эльвира Мөбарәкшина, Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk