Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Мәмәшир авыл җирлегендә дәүләт ярдәме ял зонасы ясауга юнәлдерелә

«Авыл территорияләрен төзекләндерү» федераль программасы буенча быел җирлеккә өч грант бирелгән.

Мәмәшир авыл җирлегенә быел республикадан өч грант бирелгән. Дәүләт ярдәме һәйкәлнең тирә-юнен төзекләндерү, ял зонасы булдыру, хоккей мәйданчыгы ясау өчен файдаланылачак. Һәйкәл мәчет янында урнашкан, ял зонасы да шунда булачак. Бу хакта Мәмәшир җирлек башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов сөйләде.

«Һәйкәлне үзара салым акчалары хисабына төзекләндерә башлаган идек, грантка исә территорияне коймалап алдык, яктырткычлар, капка куйдык, 550 квадрат метр мәйданда җәяүлеләр юлына брусчатка түшәдек. Спорт тренажерлары да кайтты инде, тиздән аларны урнаштырып бетерәбез. Шулай ук биредә балалар мәйданчыгы да була. Эскәмияләр кую, чәчәкләр утырту өчен дә махсус урыннар ясыйбыз», - ди җирлек башлыгы.

Грантның икенчесе яңа клуб янында балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыруга тотылачак. Анда тренажерлар, МАФлар (кече архитектура формалары) кую планлаштырыла. Өстәмә бирелгән өченче дәүләт ярдәменә хоккей мәйданчыгы ясарга ниятлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk