Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Кукмара туган якны өйрәнү музеенда реставрация эшләре бара

Реставрацияләү «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Кукмара туган якны өйрәнү музеенда реставрация эшләре бара. Реставрацияләү «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. 

Биредәге эшләрнең күләмен аңлар өчен, бераз тарихка күз салырга кирәк. Кирпеч бина 1870 елда төзелә.

Революциягә кадәр анда сәүдәгәр Родыгиннарның Россиядәге иң зур киез итек фабрикасы урнаша. Башта ул бер катлы була. Соңрак кирпечтән икенче катын төзеп, алар шунда гаиләләре белән яшиләр, ә инде беренче катны кибет итеп файдаланалар. Родыгиннар йорты — кирпеч эклектика стилендәге сәнәгать архитектурасы һәйкәле. Янәшәдәге мәйданга караган көньяк һәм көнчыгыш фасадлар архитектура планында төрлечә хәл ителә. Көньяк фасад симметрияле итеп бизәлгән, аның үзәк өлеше ныгытма белән аерылып тора. Беренче катта тәрәзә һәм ишекләр псевдорус стилендә эшләнгән, тәрәзә йөзлекләре куелган.

Әллә кайдан балкып күренеп торучы музей бинасында соңгы масштаблы ремонт 2010 елда «Мирас-Наследие» республика программасы буенча башкарылган. Әмма вакыт үзенекен эшли: соңгы елларда бинаның түбәсеннән су ага башлаган, тәрәзәләр дә яңартуны сораган. 

«Ремонт эшләре быелның июль аенда башланды. Мәдәни мирас объекты булган бинаны капиталь ремонтлау җентекле проектлауны, тикшерү, реставрацияләү һәм торгызу буенча махсус эш төрләрен таләп итә иде. Бирегә экспертлар, реставраторлар, инженерлар килде. Белгечләр бинаны өйрәнделәр, проект документациясен әзерләделәр. Ремонт вакытында электр, җылылык, су белән тәэмин итү, канализация системалары, идән, тәрәзәләр яңартыла, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылачак, түбә алыштырылачак, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә шартлар тудырылачак. Бинаның фасады элеккечә кала, ә менә эчке яктан үзгәрешләр булачак. Беренче катта касса, күргәзмә заллары, фонд саклау бүлмәсе, икенче катта күргәзмә заллары, архив, методик кабинет урнашыр дип уйлыйбыз», — ди музей директоры Рамилә Хәсәнова.

Музей — үткәнне һәм хәзергене бәйләүче үзе бер аерым дөнья. 28 ел эчендә ул, чын мәгънәсендә, мәдәни үзәккә әверелде. Анда җирле халык кына түгел, туристлар да күпләп тартыла. Җитәкчелек һәм музей хезмәткәрләре, үткәнне генә саклап калмыйча, киләчәкне дә үстерергә тырыша. Монда безнең ата-бабаларыбызның тарихы, тормыш-көнкүреше турында бихисап мәгълүмат саклана. Музей фондында барлыгы 10 меңгә якын экспонат бар.

Ремонт башланганчы, музейда сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен махсус экскурсияләр дә үткәрә торган булганнар. Бу эш «Чикләүләрсез мавыгулар дөньясы» дигән грант кысаларында алынган тактиль экспонатлар ярдәмендә башкарылган. Киләчәктә дә мондый төр экскурсияләрне дәвам итәргә җыеналар.

Ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, музей ишекләре әлегә ябык. Ә фонд исә башка бинага «күченгән». Рамилә Хәсәнова сүзләренчә, төзекләндерү туристларны төбәк тарихы белән танышу мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә тиеш түгел.

«Шуның өчен без шәһәр буенча туристлык маршруты төзедек. Аның кысаларында туристлар район предприятиеләре, кибетләр, шәһәрдәге истәлекле урыннар, яр буе, каньон белән таныша, Мәчкәрә авылындагы Җәмигъ мәчетенә бара ала. Шулай ук җәйге чорда паркларда, „Нараткай“ балалар лагеренда, „Тылсым“, „Шәфкать“ үзәкләрендә күчмә күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды. Яңа уку елы башлангач, шәһәр һәм район мәктәпләренә дә барырга планлаштырабыз», — ди ул.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев