Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар: Ягодная урамында су кайчан булачак?

    Сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җавап бирде.

    Кукмараның Җиләкле (Ягодная) урамында су кайчан булыр икән? Көз көне эшләнәчәк дигәннәр иде. 

    Урам халкы

    Реклама

    Сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җавап бирде.

    Җиләкле урамын су белән тәэмин итү эшен Республика Президентының районыбыз өчен раслаган сумма хисабына башлаган идек. Бүгенге көндә бу эшнең проекты ясалды, су торбалары сузылды. Скаважинасы Өлге ягында казылды. Ике чакрым ераклыктан суны “тартып китерәчәкбез”. Тауның иң өске өлешендә су резервуары урыннары билгеләнде. Киләсе елга бу эшне тәмамлау өчен, федераль бюджеттан  70 миллион  сум акча алдык.
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: