Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кукмаралы Тамара Иванова сарымсактан кабымлык рецепты белән уртаклашты

Тәмле булсын!

Эре сарымсак үстерәсегез килсә, аның кыяк очындагы «ук»ларын вакытында өзәргә кирәк. Чөнки сарымсак бөтен көчен шуларга җибәрә. Аларны сак кына сындыралар яки җыеп алалар. Болардан файдалы һәм тәмле кабымлык ясарга мөмкин. Кайбер хуҗабикәләр аларны кискәләп туңдыргычта саклый, маринадлап, консервлап та куючылар бар.

Мин сарымсак «ук»ларын җыеп, иттарткыч аша үткәрәм дә, тоз өстәп, банкага тыгызлап тутырам, капрон капкач белән ябам. Әлеге состав суыткычта яхшы саклана. Кирәк вакытта бераз бүлеп алабыз да, майонез өстәп, икмәккә ягып ашыйбыз. Бик тәмле була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk