Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әтиләр кайтыр кебек тоелды

    Николай Степановичка күп авырлыклар күрергә туры килгән, ул – сугыш чоры баласы. Ачлык, җимереклек, ятимлек ачысы турында ул ишетеп кенә белми

    Кукмарабызда яшәүче хезмәт һәм спорт ветераны Николай Саватеевны белмәгән кеше сирәктер. Менә бит ничек була: үзалдына яшисең, көн саен очратасың, исәнләшәсең, ә янәшәбездә генә гаҗәеп язмышлы кеше гомер иткәнен белмисең дә. Николай Степановичка күп авырлыклар күрергә туры килгән, ул – сугыш чоры баласы. Ачлык, җимереклек, ятимлек ачысы турында ул ишетеп кенә белми.

    Николай Саватеевка хәзер 88 яшь, ул инде күптән лаеклы ялда. Әмма аңа үз яшен бирмәссең: озын буйлы, төз гәүдәле, тик соңгы вакытта сәламәтлеге борчып тора. Аңарчы спорт белән шөгыльләнгән, ауга һәм балык тотарга йөргән, райондагы барлык гөмбәле урыннарны белгән.
    Бәлки язарга кирәкмидер, дип сорый Коля абый әңгәмәбез башында. Дөресен әйткәндә, элеккеге авыр вакытларны яңадан хәтердә яңартырга мәҗбүр итүем өчен минем үземә дә уңайсыз. Әңгәмәбезнең “җебе”н тормыш иптәше Надежда Саватеева “эләктереп” ала: “Син иң мөһимнәрен сөйлә”, - ди ул.

    - Мин 1931 елда Калуга өлкәсенең Зубово авылында крестьян гаиләсендә тудым, - дип, ашыкмыйча гына сүз башлый ветеран. – Гаиләдә дүрт бала иде: ике кыз һәм ике малай. Әтием Степан тегермәндә эшләде, әнием Екатерина йорт-җирдәге эшләрне башкарды. Ул әле сугышка кадәр үк вафат булды. Сугыш безгә килгәндә исә миңа ун яшь тирәсе иде. Мин ике сыйныфны гына тәмамлап өлгердем. Сугышның беренче көнен хәзер инде томанлы гына хәтерлим. Барлык җирдә “сугыш”, “сугыш башланган” дигән сүзләр генә ишетелгәне истә. Соң без, малайлар, хәлнең ничек җитди икәнен аңлый алганбызмени! Әмма авыл буйлап беренче немец мотоциклы үткәне бүгенгәчә күз алдында. Арбасында пулеметчы утыра иде. Күрәсең, ул разведка булгандыр. Соңрак аларның гаскәрләре килеп җитте: солдатлар, техника. Алар Мәскәү ягына юл тоталар иде.
    Әңгәмәдәшем әйтүенә караганда, немецларның кемнедер үтерүләрен күрмәгән. Җирле халыкның өйләрен бомбага тотулары совет гаскәрләре һөҗүмгә күчкәч башланган. Бервакыт немецлар авыл мәктәбендә Яңа ел бәйрәмен билгеләп үткәннәр, кемдер гармунда уйнаган. Авылның бер егете: “Әнә баянист уйный”, - дигән. Немецка бу сүз “коммунист” дип ишетелгән. Ул егетне, якасыннан эләктереп, урамга чыгарып ташлаган. Яңа елдан соң немец гаскәрләре авылга агыла башлаган. Зәмһәрир суыклар торган ул чагында. Фашистлар хәтта колакларын каплап бәйләгәннәр. Салкыннар алар өчен зур сынау булган. Совет гаскәрләре авылны  дошманнан тиз генә азат итә алмаган әле.

    - Безне немецлар өйләребездән куып чыгарып, шунда үзләре яши башладылар, ә без базларга күчәргә мәҗбүр булдык. Безнең базда сигез-ун кеше булгандыр. Ашарга юк, нәрсә туры килә, шуның белән тамакны ялгадык. Безнең сыерыбыз бар иде, әмма сөт эчкәнебезне хәтерләмим. Һөҗүм вакытында өебез янып бетте, - дип авыр сулый Коля абый.

    Нәкъ шул чакта кече энесе Шура үлеп киткән. Ниндидер инфекцияме, касыгында нидер булганмы... Хәзер Николай Степанович ул хакта оныткан да инде.

    Безнең гаскәрләр авылны азат иткәннән соң, ятимнәрне – Николайны һәм кече сеңлесе Валяны әтиләренең кыз туганы Анастасия түти үзенә алган. Аның үзенең дә өч баласы булган. Ә апалары Лиданы авыл укытучысы сыендырган. Балаларның тамагын туйдыру өчен, Анастасия түти аларны авыллар буйлап хәер сорашырга җибәргән, ә үз балалары өйдә калган. Аннары ятимнәрне - Медынь шәһәрендәге балалар йортына, соңыннан  Козельск шәһәренә озатканнар. Алар биредә өч йөзләп булган. Кайберләрен әтиләре яки әниләре таба алган.

    Реклама

    1943 елда Николай Степановичны һөнәри училищега җибәргәннәр. Анда ике ел укып, сәнәгать җиһазлары буенча слесарь-ремонтчы һөнәрен үзләштергән һәм Калуга шәһәрендәге заводка эшкә билгеләнгән. Бөек Җиңү турындагы хәбәрне дә шунда ишеткән.

    - Беркайчан да шулкадәр нык шатланганыбыз булмады һәм булмаячак та. “Ура” кычкырып, урамга чыга башладык. Күз яшьләре, сөенеч – барысы да бергә кушылды. Әтиләр кайтыр, югалган уллар табылыр, әниләр терелер кебек тоелды, - ди ул.

    Сугыштан соң Николай Саватеев армиядә хезмәт иткән, гаилә корган. 1957 елда яшь пар юллама буенча Кукмарага тегү фабрикасына килгән һәм язмышларын бу яклар белән гомерлеккә бәйләгән.

    Әңгәмәне әле дәвам итәргә булыр иде, әмма вакыт кичкә якынлашып килә иде инде. Сүзен йомгаклап, Коля абый: “Тыныч чакта яшибез. Шуның кадерен белергә тиешбез”, - диде.

    фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: