Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әнфиса Егорова: "Тиңдәшләр" ансамблендә катнашучыларны керәшен халык җырларына мәхәббәт берләштерде

Бүгенге көндә күп кенә кешеләр лаеклы ялга чыкканнан соң да актив, күтәренке күңелле булып калырга өйрәнделәр. Шуларның берсе – “Тиңдәшләр” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе, Кызыл Тау авылы клубы мөдире Анфиса Егорова.

Яше үргә барса да, ул  яраткан эшен калдырмый. Моннан тыш, кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты. Шушы көннәрдә ул тормыш иптәше Петр Егоров  белән редакциябезгә кереп чыкты. Әкрен генә, дулкынлану белән ул истәлекләр йомгагын сүтә башлады.

Авыл клубы хуҗасы

- Мин Кызыл Тау авылында туып-үстем. Гаиләдә без җиде бала идек: алты кыз һәм бер малай. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, сатучы һөнәренә укыдым, тик шул һөнәр буенча ике ел гына эшләп калдым. Кияүгә чыктым, балалар туды. 1984 елда мине клуб мөдире итеп билгеләделәр, - дип сөйли 55 яшьлек әңгәмәдәшем. - Шул елларда “Тиңдәшләр” ансамблен оештырдык, составында тугыз кеше: алар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар иде. Холыклары, дәртләре  буенча төрле булсалар да,  аларны керәшен халык җырларына, йолаларына һәм традицияләренә мәхәббәт берләштерде.

Шул вакыттан бирле байтак вакыт үткән, әмма клубка сукмак  өзелми. Аны ремонтлаганнар, төзекләндергәннәр. Биредә хәзер балалар өчен төрле түгәрәкләр, берләшмәләр эшли, төрле чаралар үткәрелә.

35 ел иҗат мохитендә

“Ансамбль оештыру уе ничек туды?” - дигән сорауга әңгәмәдәшем гади генә җавап бирә: “Без бит – иҗади кешеләр. Җырлый да, бии дә беләбез”. Керәшен халык җырларын гармун көенә башкаралар. Элек клубта әлеге уен коралы булмаган, шуңа күрә аны кайбер авыл кешеләреннән концерт өчен вакытлыча алып торырга туры килгән. Яшь бару белән бәйле рәвештә коллектив составы ел саен алышынып торса да, саны һәм репертуары үзгәрешсез калган. Хәзер анда олы яшьтәгеләр генә җырлый.

Анфиса Алексеевна җитәкчелегендәге ансамбль инде 35 ел яшәп килә. Шушы еллар эчендә күп кенә шәһәр һәм төбәкләрдә булганнар, конкурслар һәм фестивальләрдә җиңгәннәр, тамашачыларның хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулаганнар. Беренче карашка 35 ел күп түгел кебек, әмма сәхнә өчен  – бик зур чор.

- Коллектив белән ямансуларга туры килми, эшләве рәхәт. Катнашучыларның иң олысына – 78, иң яшенә 43 яшь. Алар актив, дәртле, яшьләргә бирешмәслек. Фантазияләре дә көчле. Чәчләре чал булса да, йөрәкләре яшь, - дип елмая әңгәмәдәшем. - Әмма, ни әйтсәң дә, даруларны  һәрчак кесәдә йөртәбез. Кайчак концертларда егермешәр коллектив чыгыш ясый, безгә үз чиратыбызны көтәргә туры килә. Мондый хәл бик талчыктыра.

Зур сәхнәгә юл кечкенә сәхнәдән башланган. Ансамбльнең беренче чыгышы үзләренең авыл җирлегендә булган: кыш озатуда җырлаганнар. Шул вакыттан бирле бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Аларның репертуарында унбишләп халык җыры бар. Иң яратканы – “Авыл көе”. Барлык җырлар да баян көенә башкарыла. Кызганычка каршы, коллектив үзгәрә, катнашучылары яшь түгел бит инде. Сәламәтлек какшый. Күптән түгел генә баянчылары дөньядан киткән, ансамбль инде таралыр, дип уйлаганнар, ярый әле аңа алмаш табылган.

Элек концертларга җигүле атка утырып яки җәяүләп йөргәннәр, юллар һәм транспорт булмаган бит ул чакта.

- Мин үзем яшь идем, тиз  атлаганмын, күрәсең. Ул чакта бит башкалар да үзең кебек, дип уйлыйсың. Хәзер менә шаккатам, ничек минем арттан өлгергәннәрдер, дим. Сазлы вакытта, яңгыр астында, буран дулаган чакларда барырга туры килде. Кемнеңдер зарланганын хәтерләмим, - ди Анфиса Егорова.

Әйтүенчә, киемнәре махсус тегелмәгән, әбиләреннән калган. Хәзер андыйларны табу мөмкин түгел, шуңа күрә концерттан соң аларны пөхтәләп алып куялар, кадерләп саклыйлар.

Хөрмәт һәм мәхәббәтне саклап

Безнең белән очрашуга ул үзе генә түгел, тормыш иптәше белән килгән. Петр Егоров тыйнак, аз сүзле кеше булып чыкты. Хатынының сүзләрен җөпләп, баш кагып кына торды. Ул колхоз рәисе һәм баш агроном булып эшләгән. Бергәләп өч кыз һәм бер ул үстергәннәр. Барысына да белем алырга һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр. Әйтүләренчә, гомер буенча бер-берсенә терәк булганнар, бер-берсен хөрмәт итеп, 35 ел бергә гомер иткәннәр. Лаеклы ялда булуга карамастан, кул кушырып утырмыйлар, мал-туар асрыйлар, хуҗалыкны алып баралар, балаларына булышалар, оныкларына сөенәләр. Шулай да аларның ничек танышулары турында гаилә башлыгыннан сорамыйча булдыра алмадым. Җыйнак гәүдәле, сөйкемле Анфиса белән ул күптәннән таныш булган икән.

- Без бер авылда туып-үстек, мин аннан дүрт яшькә олырак. Вакыт җиткәч, гаилә кордык. Менә шулай тормыш юлыннан бергә атлыйбыз, - диде ул. Анфиса ханым сүзне дәвам итә:

- Кайчагында шаяртып әйтәм: “Миңа табиблыкка укырга барырга кирәк иде”, - дип. Ә ирем: “Ул чагында син миңа эләкмәс идең”, - ди.

Төгәл рецепты юк

Саубуллашыр алдыннан мин гадәти сорау бирдем: “Оптимист булуыгызның сере нидә?” Ул исә, озак уйлап тормыйча, елмаеп җавап бирде:

- Бернинди дә сере юк. Мөгаен, иң мөһиме – намуслы хезмәт, сәламәт яшәү рәвеше һәм иҗат. Җыр белән барлык авырлыклар җиңелрәк кичерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk