Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Зәңгәр кашлы йөзек

Зәңгәр кашлы көмеш йөзек! Кайда син?! Кемнәрнең бармакларында синең зәңгәр кашларың яна икән? Хуҗасын таба алмаудан тәмам гаҗиз булган кашларың да тоныкланып беткәндер инде. Их, тапсам икән. Миңа да ничек рәхәт булыр иде!.. Саклый алмадым шул, их, саклый алмадым! Кичер мине, газизем...

Эт картайса – койрыгын сөйрәр, кеше картайса – яшьлеген сөйләр, диләр. Белмим, алтмышны ваклап маташсам да, карт аюга әйләнәсем килми әле. Әмма, шайтан алгыры, гел яшьлектә булган истәлекләр искә төшеп тора бит. Шул шөкәтсез “җәнлеккә” әйләнеп баруымның бер билгеседер инде.

Юк, өстәге язганнарым белән килешмим. Чөнки үз алдыма юктан гына яшьлегемне сагынып утыручылардан түгел мин.
Беркөнне Инстаграмда актарынганда Балтач кызы, якташым, бүгенге көндә үз гаиләсе белән Австралиядә яшәүче журналист Финзия ханымның бик тә матур зәңгәр кашлы йөзек куйган фотосын күрдем. Шунда ук комментарий да язган: “Бүген үземә йөзек алдым! Шундый рәхәт булды!”

Чынбарлыкка аз гына “су” кушып, зәңгәр кашлы көмеш йөзек турындагы хикәямне сезгә тәкъдим итәм. Бәлки шушы хикәям аша яшәгән авылымда югалткан йөзегем дә табылыр, дигән өметем юк түгел әле. Кем белә?!

Зәңгәр кашлы көмеш йөзек! Кайда син?! Кемнәрнең бармакларында синең зәңгәр кашларың яна икән? Хуҗасын таба алмаудан тәмам гаҗиз булган кашларың да тоныкланып беткәндер инде. Их, тапсам икән. Миңа да ничек рәхәт булыр иде!.. Саклый алмадым шул, их, саклый алмадым! Кичер мине, газизем...

...Кышкы каникул тәмам. Бүген Финдирә, әби-бабасының җылы кочагыннан аерылып, әнисе янына кайтып китә. Их, тагын бер генә көн торырга. Әбисе әллә ничә кереп дәшсә дә, Финдирәнең җылы, йомшак юрган астыннан чыгасы килмәде.

- Әбием, бүген калам әле. Мәктәптә дә үтермәсләр, - диде дә кыз, юрганын башыннан каплап, стенага таба борылып ятты. Әбисе кабат әкрен генә кереп юрганын ачты, аркаларыннан сөеп яратты, ике битеннән үбеп алды.

- Тор, әйдә, балам, бабаң да атын җигеп төшеп җитәр. Буран чыкканчы юлга кузгалыгыз. Әниең дә, энеләрең дә сагынып беткәннәрдер инде үзеңне.

- И-и-и әбием, алар сагынса да, мин сагынмадым әле. Шул почык борыннар аркасында рәхәтләнеп уйнарга да чыгармыйлар, - дип, эченнән генә ризасызлык белдереп куйды Финдирә. Аннан әбисенең иркәләп яратуыннан файдаланып, еламсыраган тавыш белән:

- Әби, тешем сызлый. Сызлаган теш белән бу суыкта ничек кайтырмын икән?

- Кая, балам, кайсы тешең сызлый?

Кыз, тиз генә теле белән авыз эчен барлап, чери башлаган тешен эзләде.

- Менә, менә монысы, - дип, иң эчтәге тешен күрсәтте.

Әбисе яраткан, бердәнбер оныгының “хәлен” аңламыймы соң инде. Ул арада кече як бүлмәдән: “Кая син, Оркыя, кыз киендеме, әзерме инде?” - дигән тавыш ишетелде. “Чирләп” киткән кызын кочаклап ятып торган әбисе, тиз генә торып, бабасы янына чыгып китте. Финдирә, колакларын торгызып, аларның сөйләшкәннәрен тыңларга әзерләнде.

- Нәкыйп, теш сызлый дип әйтә бит әле теге чукынчык кыз.

Юк, әбисенең алай дигәненә Финдирәнең исе китмәде. Үзен яклап, бабасы янында гына шулай дип әйткәнен белә бит ул.

- Уф, тагынмыни?! Үткән ел да колак сызлый дип калып, мәктәбенә бер атнага соңарып барган иде.

- Китәсе килмидер инде балакаемның, - диде Оркыя.

- Монда гына калдырып укытыр идек тә, аннан әнисен сагына башлый шул. Хәтерлисеңме, әнисе кияүгә чыккан елны каникулда аның янына илтеп куеп, мәктәптә укулар башлангач, кире барып ала идем. И-и-и, ул вакытларда күргәннәр, аларны кызганудан йөрәкләремнең өзгәләнгәннәре... Арбадан сикереп төшеп, әнисе каршына йөгерүләре... Тагын елый-елый кочаклашулар. Көчкә аерып алып кайта идем. Менә хәзер моннан китәсе килми. Ярар инде, бүгенгә калсын. Алайса атны кире меңгезеп туарып төшәм, - дип, бабасы ишегалдына чыгып китүгә, Финдирәнең теш сызлавы да “басылды”.

Бабасы атын туарып фермадан төшкәндә, кызының өстәл янында тәмләп чәй эчеп утырганын күреп түзмәде, тешсез авызларын ерып, рәхәтләнеп кеткелди-кеткелди көлде. 12 яшьлек бала өчен бу гамәл оят булырга тиеш тә бит, нишлисең, балачак белән саубуллашып, яшьлеккә беренче адымнарын ясаган кыз ул вакытта ялганның начармы, яхшымы икәнен аңлап та бетермәгәндер.

Финдирәнең китәсе килмәде шул. Тагын бер генә кич Галләм бозында аның белән шуасы, бер-берсенә карлар атышып уйныйсы иде, дип уйлады ул. Ни кызганыч, соңгы кичтә кыз егетне күрә алмады. Финдирәне киткән дип уйлапмы, әллә башка сәбәбе булганмы, алар күрешә алмады. Бу балалык шаукымымы, әллә беренче мәхәббәтнең бөреләнергә маташуымы – аңлатуы читен. Әмма ул кичтә кызның яшьле күзләре белән беррәттән, йөрәге дә нидер таләп иткән шикелле сәер тибә иде.

Икенче көнне барысы белән саубуллашып, китәргә кузгалабыз гына инде дигәндә, нидер исенә килеп, әбисе:

- Нәкыйп, бераз гына көтеп тор әле, - диде дә кызуланып өйләренә кереп китте. Чыкканда кулында кулъяулыкка төрелгән ниндидер әйбер иде. Чана башына кереп чүмәшкән Финдирә янына килеп. - Балам, бу – Зәкәрия абыеңның бүләге, мин аны сиңа бирәм. Сакла, югалтма, төсем итеп сакла, яме, кызым.

Шушы минутларда әбисенең күзеннән аккан яшьләрне күрсәгез иде. Ялтырап торган, зәп-зәңгәр кашлы көмеш йөзекне оныгының учларына салды. Чөнки ул вакытта аның бармакларына зур иде әле алар.

- Зур үскәч киеп йөрерсең, яме, балам, - диде, яшьле күзләре белән аңа карап. Аннан әбисе, ике кулы белән кызының яңакларыннан тотып, битләреннән үпте. Бу минутларда еларга җитешеп, кызның да иреннәре мемелди башлаган иде инде.

- Ярар, рәхмәт, әбием. Саклармын, - дип, балдаклы учын кыскан килеш йон бияләен (ул килгәнче, әбисе бәйләгән) киеп куйды. Башка җиргә тыкса югалтыр шикелле тоелды.

Еллар арты еллар узды... Шушы еллар эчендә Финдирә балачак, яшьлек дусты белән бергә аның өчен бик тә газиз булган Оркыя әбисен дә югалтты. Истәлеккә берсенең – хатлары, икенчесенең зәңгәр кашлы көмеш йөзеге калды. Ул вакытларда йөрәгенең ничек ярсып типкәнен кыз үзе генә белде. Әле ярый, туган авылына кайтса, аның өчен өзгәләнеп яшәүче икенче берәү – бабасы, ә монда бар яктан хәленә кереп аңлаучы әнисе булды. Алар гына кызга берникадәр үз халәтенә кайтырга ярдәм итте...

Әллә башка берәүме?! Бәлки... Әйе, Финдирәгә дөньяның матурлыгына, тормышның гел югалтулардан гына тормаганлыгына бары ул гына төшендерә алды, ахрысы. Соңгы тапкыр кайчан елмайганын да хәтерләмәгән кыз, аның белән очраша башлагач, һәр нәрсәгә икенче күзлек аша карарга өйрәнде. Ул вакытта кыз өчен борчылган кадерле кешеләре дә “Аллага шөкер” дип, иркен сулыш алды. Ләкин... Их, яратмый да инде Финдирә шушы “ләкин”нәрне. Ярты ел матур гына очрашып йөргән кыз белән егетнең аралары беркөнне “кылт” итеп өзелде...

Ул кичне егет аз гына хәмер кабып килгән була. Салган кешене яратмаганын белә торып (алдан араны өзәргә дигән планы булганга юри шулай салып килгәнме), үз янына эчеп килгәненә ачуы килгән кыз:

- Нигә инде эчкән килеш килдең? Бу халәттә авылыгызга хәзер ничек кайтып җитәсең?

- Ни-и-к? Мин килмәсәм, синең яныңа башка килүче дә юк бит, - диде, “чүплек” исләре аңкып торган авызы белән Финдирәне үбәргә тырышып.

Бу сүзләрдән кыз өнсез калды. Шушы минутларда аның йөрәген утлы хәнҗәр белән айкап алдылармыни. Аннан бар ачулы көче белән егетне этеп җибәрде дә:

- Хатының – үзеңнеке, балаларың кешенеке булсын! - диде, нәфрәт тулы күзләре белән аңа карап. - Ашарыңа ашың, торырга урының булса да, җаныңа мәңге урын таба алмасаң иде. Бу сүзләрне йөрәгем түгел, телем әйтә. Әйткәннәрем каргау булып ишетелмәсен. Үзең беләсең, йөрәгем андый түгел. Ә менә мин синекен белми йөргәнмен. Рәхмәт, әле ярый вакытында нинди икәнен күрсәттең.

- Алга таба бәхетле булырмынмы, белмим, әмма мин бүген бәхетсез. Гафу ит мине, Финдирә. Гомерем буе үкенеп яшәячәкмен, сине бик-бик сагыначакмын. Безнең юлга күптән инде киртәләрне салып куйдылар шул. Кача-поса шактый сикергәләп йөрсәм дә, ардым мин, Финдирә, беләсеңме, ардым. Әмма сине өйләнгәнче саклап йөртәчәкмен. Белеп тор, беркем дә мин барында кыерсыта алмас, - дип, пычрак җиргә суга-суга, кычкырып елап калган егеткә исе дә китмәде кызның...

Финдирә өенә кергәч кенә бармагында йөзеге юклыгын аңлады. Капка төбенә йөзеген эзләргә дип чыккан кыз, әле дә китмичә эскәмиядә башын аска иеп утырган егетне күргәч, әллә нишләп куйды. Шулай да, күрмәгәнгә салышып, фонарь яктысында йөзеген эзли башлады.

- Финдирә, әйдә, җаным, менә хәзер җитәкләшәбез дә беркем тапмый торган җиргә китәбез, - диде егет. Күрәсең, кыз аны эзләп чыкты дип уйлады, ахрысы. - Бу сүзләремне чын йөрәктән әйтәм, монда безгә барыбер рәт булмаячак. Исерек дип уйлама. Син кереп киткәч, шактый уйланып утырдым. Синнән башка яшәү юк миңа, ишетәсеңме, Финдирә?

Кыз аның сүзләрен әллә ишетте, әллә юк, башында бер генә уй: ничек тә йөзекне эзләп табарга кирәк. Финдирәнең дәшмичә генә җирдән нәрсәдер эзләгәненә аптыраган егет:

- Нәрсә югалттың соң син, нәрсә эзлисең, Финдирә? Әйдә, бергә эзлибез, нәрсә икәнен әйт.

- Әбием, сакла, югалтма дип, зәңгәр кашлы йөзек бүләк иткән иде. Менә шул бармагымнан шуып төшеп калган, - диде кыз, телгә килеп.

- Әгәр дә ул йөзекне таба алсак, шул минутта ук шушы киемнәребездән беркемгә берни әйтми авылдан чыгып китәбез, яме. Син ризамы, ризамы син, Финдирә? - диде егет. Дәшми генә бөкерәеп җирдән йөзек эзләгән кызның биленнән күтәреп, үз каршына бастырды да: “Йә, нәрсә дисең, син ризамы?” - дип, кызның күзләренә текәлде. Яшьле күзләрне күргәч, кызны күкрәгенә кысып берара кочаклап торды да, кабат аның күзләренә карап:

- Йә, әйт инде, ризамы? - дигәненә каршы кызның бары керфекләре генә “җавап” бирде. Ә аларның ни дип җавап биргәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Егет исә уңай җавап алдым дип уйлады. Ул төнне йөзекне күпме генә эзләсәләр дә таба алмадылар...

Әбисенең истәлеген саклый алмаудан тәмам кайгыга баткан Финдирә йөзекне бер атнадан соң гына таба. Аларның мәхәббәтләренә киртә салынасы ул кичне кыз йөзеген киеп чыкмаган була. Мунчага кергәндә салынган йөзек шул килеш бер атна шкаф тартмасында “яши”...

Кыз белән егетнең арасы өзелгәнгә дә инде бер ел. Алтын югалтмаганын аңлаган кыз бу аерылышуны алай авыр кабул итмәде. Ничек яшәгән булса, алга таба да тормышын шулай дәвам итте. Бәйрәмнәрдә дус кызлары белән клубка да чыкты. Әмма беркемгә дә үзен өенә озатып куярга рөхсәт итмәде. Ләкин... Их, тагы шул ләкин инде!..

Яңа ел кичендә бәйрәмнән соң, читтә эшләп ялга кайткан авылдаш егетенә үзе артыннан озата кайтмауны күпме үтенеп сораса да, Финдирә тыңлата алмады. Капка төбендә шактый вакыт тарткалашып тордылар. Инде аннан ычкынып, өенә кереп китәм генә дигәндә егет кызның кулларын каерып тотты да бармагыннан әбисе бүләк иткән йөзекне тартып алды. Кыз җан ачысы белән:

- Юк, зинһар, йөзекне алма, бир! Әбиемнең төсе бит ул, - дип елап та җибәрде. Ә тегесенең исе дә китмәде, авызын ерып:

- Иртәгә бирермен, - дип, өенә кайтып китте. Кыз күпме генә ялынып артыннан барса да, егет йөзекне Финдирәгә бирмәде.
Ул төнне кыз йокламады да диярлек, әллә нинди төшләр күреп саташып бетте. Иртән кыз гомер булмаганны тизрәк кич җитүен көтте. Ә ул көн башка көнгә караганда бик озын тоелды. Кич җитүгә, тиз-тиз генә әзерләнде дә дус кызларын да көтмичә клубка китте. Берән-сәрән күренгән яшьләр арасыннан бик тиз эзләп тапты ул аны. Янына килүгә:

- Бир йөзекне, - диде.

- Югалттым мин аны. Печәнлектән печән алганда шуып төшеп калган, - диде егет, берни булмагандай авызын ерып. Шушы сүзләрдән соң Финдирәнең колаклары томаланып, бер минут тирәсе аңсыз торгандай булды. Аннан көчкә хәлгә килеп, үзен кулга алды:

- Нишләдең син?! Эзлә, тап! - дип, үкереп диярлек елый башлады. Мондый хәлне көтмәгән егет:

- Ярар, борчылма, иртәгә тагын эзләп карармын әле, - дип, кызны юатмакчы булып, кулларыннан тотты. Финдирә җан ачуы белән аның күкрәгенә терсәге белән төртеп җибәрде дә йөгереп диярлек клубтан чыгып китте.

Кайтып җиткәч, кыз әле тиз генә өенә кермәде. Бакча артына чыгып, кыйблага каршы басты да әбисенә “дәште”:

- Әбием, саклый алмадым бит йөзегеңне. Мөгаен, мин аны гомерлеккә югалттым. Белмим, кабат эзләп карыйм дигән булды, табарына ышанмыйм. Бөтен җаным белән аңа бүген бик рәнҗедем. Әбием, кичер мине. Әгәр дә таба алмасам, гомерлеккә күңел ярам булып калачак инде. Әбием, синең тагын бер теләгеңне әле дә җиренә җиткезеп үтәп бара алмыйм. Хәтерлисеңме, гел атнакич саен Газизҗан бабайларга сәдака илткәндә мине дә ияртә идең. Алардан кайтырга чыккач: “Без үлгәч, сәдака бирүче дә булмас инде”, - дигән идең. Шунда күңелемнән генә мин бар бит дип, үз-үземә сүз бирдем. Бу сүземне үтәргә тырышам, әбием. Ләкин онытылып калган вакытлар да була шул. Мин сезнең өчен игелекле онык булып чыкмадым. Кичерегез мине, зинһар!..

Иртәгә янәдән эзләп карармын әле дип ышандырган егет икенче көнне эшенә китеп барган булып чыкты. Финдирәнең бәлки тапкандыр, кабат ялга кайткач тапшырыр әле, дигән өмете дә бетте. Өч-дүрт айдан аның фаҗигале төстә үлгән дигән хәбәрен ишеттерделәр. Бер тамчы да кызганмады аны Финдирә, чөнки кызның йөрәгенә гомерлек җан газабы салып калдырды...

 

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk