Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Үзе язган язмыш

Бу дөньяда яшәр өчен таяныч кирәк. Бигрәк тә күңелдә өермә, буран котырганда. Чөнки кешегә гомер буена бик күп сынаулар үтәргә туры килә. Барысы да язмышына күрә языла. Ә бәлки кеше үзенә-үзе язадыр.

Эх, шушы йөрәк әрнүләрен ничек басарга? Айзиләнең уйлары чуалган, йөрәге ярсып тибә, ә күңел дигәне тормышының үткән вакыйгаларын актара. Алар исә бер хис, бер дулкын булып, күңеленнән агылып үтә. Борчу-хәсрәт, әрнү-газаплар, берсе өстенә берсе өелеп, йөрәкне әрнетә.

Бу дөньяда яшәр өчен таяныч кирәк. Бигрәк тә күңелдә өермә, буран котырганда. Чөнки кешегә гомер буена бик күп сынаулар үтәргә туры килә. Барысы да язмышына күрә языла. Ә бәлки кеше үзенә-үзе язадыр.

Айзилә, авылдагы егетен ташлап, бик бай, үзеннән 10 яшькә өлкән шәһәр егете Маратка кияүгә чыкты. Әллә ничек булды бу кавышу. Аның чибәрлеге, кызларга яхшы мөнәсәбәте Айзиләне үзенә каратты. Озакламый алар бергә булып та куйды. 

Азмы-күпме бергә яшәгәннән соң,  Маратның чын йөзе ачыла башлады: таң алдыннан гына өйгә кайтулар, командировкалар ешайды.

Бервакыт Айзилә: “Нишләп соңга калып кайтасың?” - дип сүз башлаган иде, ник әйткәненә үзе үкенде. Аракыдан күзе томаланган ир хатынын таптый-таптый кыйнады, Айзиләнең эшкә барыр кыяфәте дә калмады. Марат аңа дәваханәдән белешмә алып бирде. Менә шулай, кыйналып яшәп, берничә ел үтеп тә китте.

Иренең өйләнешкән чакларыннан ук үзенеке генә түгеллеген сизә иде. Бер үк кешедә ике йөз: хатынын алдап йөри һәм чибәркәйләр артыннан куа. Начальник   бит, аңа һәркем баш ия, ялагайлана, хөрмәт иткән булып кылана, Маратка шул җитә. 

Айзиләнең мондый тормышны күргәне юк иде. Чөнки аның әти-әнисе – тыныч холыклы кешеләр, бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Кызганыч, аларның икесе дә бу дөньяда юк инде. Әтисе, авырып, бик озак дәваханәдә ятты, ә әнисе, аның яныннан бер дә кузгалмыйча, ай буе саклады. Мунча керергә дип, авылга кайтып киткән көнне әтисе гүр иясе булды. Шул чагында әнисенең үкенеп елаулары Айзиләнең күз алдында мәңгегә калды. Әнисе дә әтисенең вафатыннан соң озак яши алмады, йоклаган җиреннән күзләрен мәңгегә йомды.

Айзилә иренең кеше ышанмаслык гамәлләренә түзә алмыйча, аерылып китәргә ниятләде. Бу карарны тормышка ашыру җиңелләрдән түгел иде. Кеше сүзе, гаепләүләр - барысы да булыр, әмма кыйналып яшәгәнче, ялгыз калуың хәерлерәктер, дип уйлады. Киемнәрен җыеп, бергә эшли торган танышына илтеп куйды. Ул апа: 

- Яшәр урының булмаса, миңа кил, - дигән иде. Чөнки үзе дә яшь вакытында иреннән аерылып, ялгыз гомер кичереп ята.

Иреннән китү карарына килеп, бусагадан атлап чыгуга, ул җиңеләеп калды, өстеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Иренең хурлыклы гамәлләрен яшереп яшәүдән котылды.

Айзилә эшеннән ике атна ял алды. Ә иң якын иптәш кызының иренең сөяркәсе икәнен аңлады. Әнисе еш кына: “Кызлар арасында дуслык бары тик балачакта гына була, аннан соң көндәшлеккә әйләнә”, - дип әйтә иде, чыннан да, бу шулай икән.

Аңа иң якын иптәш кызы хыянәт итте. Дус дип йөргән кешең беренче дошманың булырга мөмкин, дип әйтүләре дөреслеккә туры килде.
Айзилә әтисе авырган чагында өчәр көн аның яныннан китмәде. Шул вакытта иптәш кызының: “Өеңне җыештырдым, иреңнең ашарына пешердем”, - дип шалтыратулары юкка булмаган.

Ул туган авылына, әнисенең бертуган сеңлесе янына китте.  Ире, өч көннән соң аны эзләп табып, өйгә кайтуын үтенде. 

- Рәхәткә чыдый алмадыңмы? Дүрт бүлмәле фатир, яхшы машина, акчага интегү юк, сиңа тагын ни кирәк? – диде.

- Бу байлыгың сөяркәләреңә булсын. Башка монда килеп йөрмә. Мин икеләнүгә урын калдырмый синнән киттем, хуш! - диде Айзилә, аңа җавап итеп.

Марат бер килү белән генә чикләнмәде, хатыны кире кайтыр дип уйлады. Әмма үзгәреш булмады, тора-бара алар законлы аерылышты.

Айзилә авылда калган егетенең өйләнмәвен белә иде. Илфар басуда ашлык суктырганда, комбайны белән авыш җирдән авып, аягын имгәтте һәм инвалид булып калды.

Кыз бер кичтә, караңгы төшкәч, аның хәлен белергә булды, үзенең иреннән аерылып кайтканын әйтте. Егет исә:

- Айзилә, нигә минем янга килдең? Син кияүгә киткәч, ничек өзгәләнүемне үзем генә беләм. Инде йөрәк яраларым төзәлеп бетә дигәндә генә тагын кузгалтырга йөрисең, - дип каршы алды.

- Әйе, барысын да беләм, сөйләделәр. Мине оныта алмыйча өйләнми йөрүеңне дә ишеттем. Менә хәзер үзем синең яныңа килдем, гафу ит мине, - дип, Айзилә яшь тулы күзләрен Илфарга төбәде.

- Син минем янга килде дип кенә язмышны үзгәртеп булса икән... “Яшьләй сөйгән ярым ятка калды, әйтегезче, дуслар, нишләем?” - дип, күпме өзгәләндем. Шушы җыр белән йөрәк серемне бөтен авылга яңгыраттым. Мине кызганучылар да булгандыр. Әмма ата-ана язмышы балада, диләр. Әтиемнең дә яраткан кызын урлап киткәннәр. Мин дә шундый хәлдә калдым. Бәлки син бер-ике ай элек кайткан булсаң, без бергә дә булыр идек. Ләкин хәзер соң инде, күрше кызына өйләнәм, туй көнебез дә билгеле, аны кыен хәлдә калдырасым килми, ул мине ярата. Йөрәк яраларына тоз салма, кит син авылдан.

Айзилә ни дияргә дә белмәде. Баскан җирендә тораташтай катып калды. Илфар авызыннан мондый сүзләр ишетермен дип уйламады, кочагына алып иркәләр, яратыр дип көткән иде. Башын иеп, Илфарга бәхет теләп чыгып китте.

Ирсез, яшьли сөйгән ярсыз калган хатын сукмак буйлап берүзе атлый. Аның ашыгыр җире дә, көтеп торыр кешесе дә, шулай ук аккан күз яшьләрен сөртүче, юатучы да юк. Бу – аның үзенә-үзе язган язмышы.

Айзилә, ныклы бер карарга килеп, Илфардан үч алырга уйлады.

- Авылдан кит, диде бит. Китми торыйм әле, шушында тудым, үстем, эшкә урнашып, үзебезнең төп нигезебездә яшәячәкмен, - диде.

Ул үзенең һөнәре буенча колхозга хисапчы булып эшкә урнашты. Җай килгән саен, Илфар каршысына чыгып, мәхәббәтен аңлатты. Әмма егет аңа ышана алмады.

...Илфарларда бүген туй. Ул күрше кызы Гүзәлгә өйләнә. Бөтен авыл халкы диярлек бәйрәм итә. Айзилә дә, чакырылмаган кунак булып, туй мәҗлесенә аяк басты. Бию барышында гел Илфарны чакырды, хатыны көнләшсен, янәсе. Тик күпме генә тырышса да, Илфарны үз ягына карата алмады.

Бервакыт Айзиләне колхоз рәисе белән чуала дигән сүз таралды, бу хәбәр, колактан-колакка күчеп, Илфарга да ишетелде. Әмма ул:

- Рәиснең гаиләсе бар, Айзилә үзенә тиңне таба алмадымы икән? Ярар, кем белән генә чуалса да, миңа барыбер, - дигән нәтиҗәгә килде.

Тора-бара Айзилә авылдан китеп барды. Аның кинәт кенә юкка чыгуы авыл халкын аптырашта калдырды. “Казанга киткән икән. Йөкле килеш күргәннәр. Колхоз рәисе фатир алып биргән. Айзилә нәниен шул фатирда үстерә”, - дигән сүзләр таралды. Ләкин  ул бала белән авылда күренмәде. 

Ә Илфар белән Гүзәл бер-бер артлы өч бала алып кайтты, тормышлары тагын да түгәрәкләнде. Илфар Гүзәл белән иңгә-иң куеп яшәсә дә, Айзиләне оныта алмады, хатынын да кыерсытмады. Өч сабыемның яраткан әниләре бит ул, дип, хөрмәт итеп яшәде. Ялгыз калган чакларында гына:

Онытылмый беренче 
                  саф мәхәббәт,
Онытылмый яраткан сылуым
, - дип җыр суза иде.

Рафилә ФӘТТАХОВА, 
Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk