Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Югалган паспорт - булган хәл

    Өйдә Сиринәдән башка беркем дә юк. Селкеп тә карады бит ул бу җәймәне, диван тирәсеннән дә эзләде. Бу нинди могҗиза!  

    Кышның зәмһәрир салкын көне. Сиринә эштән кайтып бара. Инде күптән поляр төннәр башланганга күрә, кояш горизонт сызыгында бер ярты сәгатьләп кенә күренеп ала да тагын бөтен шәһәрне караңгылык баса. Болай да караңгы урамнарга куе томан төшкән. Шәһәр урамыннан әкрен тизлектә узып баручы машиналардан чыккан төтен, газ томанына кушылып, шәһәр өстен каплап алган. Суларга һава җитми, тын кысыла. 

    Автобустан төшеп, тиз арада үзләре яши торган йортка җиткәнче, Сиринә туңганлыгын тойды. Болан тиресеннән тегелгән аяк киеме – торбаса эчендә аякларына җылы үзе, башында калын бүрек булганга, маңгаена да суык түгел. Ә менә күзенең алмаларына кадәр туңганын тоеп кайтты Сиринә. Йөзен муенындагы мамык шәл белән капласа да, күзләрне салкыннан берни белән качырып булмый. Ике кат мамык бияләй эчендә куллары катканлыгы да сизелә. Кул аркалары, күгәрчен тәпиенә охшап, кып-кызыл төскә кергән. 

    Һава температурасы бүгенге кебек алтмыш градустан да түбән көннәрдә мәктәпләрдә укулар туктатыла, балалар бакчалары да, башка оешмалар да эшләми, ләкин барыбер эш урынында булырга кирәк. 

    Әнисенең эштән кайтуын кызы чәй кайнатып көткән икән. Өстәл яныннан кузгалгач, Сиринә душта коенып чыгарга уйлады. Чөнки статик электр мондый салкын, коры көннәрдә бигрәк тә нык сизелә: нәрсәгә генә барып тотынсаң, я булмаса кагылып кына китсәң дә, черт итеп ток сугып алгандай итә, чәч бөртекләре дә тыңламый, төрлесе-төрле якка карап, тырпаеп тора. 

    Душтан соң диванда сөлге белән чәчен киптереп утырганда аның башы әйләнеп киткәндәй булды. Сиринәгә шундый рәхәт иде, ул хәтта үзен очып баргандай хис итте. Икенче бүлмәдән чыгып килүче кызы, әнисен күреп, кинәт туктап калды. 

    - Әни, әни! - дип өзгәләнгән кызының тавышы тонык кына, әллә кайлардан, бик ерактан ишетелде. 

    Тиз генә кызы әнисенә су алып килеп эчерде, аңа диваннан торырга булышты. Сиринә авырлык белән генә аягына басты. Үзен ниндидер бер сәер халәттә сизде. Бераз вакыт аңына килә алмады.

    Нәрсә булды соң әле бу? Ник һаман да тәне калтырый? Җиңелчә генә башы да әйләнеп тора, аяклар да хәлсез... Бүген бу диван да әллә нинди. 

    - Табылды бит, кызым, менә ул Хартман баганасы! - дип, үз ачышына үзе куанды Сиринә. 

    Реклама

    ...Күптән түгел генә шәһәр мәдәният йортына экстрасенс килгән иде. Сиринә белмәгән бик күп нәрсәләр турында сөйләде ул. Безнең Җир шары күзгә күренми торган электромагнит ятьмә белән уратып алынган икән. Шул ятьмәнең сызыклары кырык сантиметр киңлектә, ә озынлыгы төньяктан көньякка таба – ике метр, ә көнбатыштан көнчыгышка таба ике метр ярымлы турыпочмаклыклар хасил итә. Менә шушы сызыклар кисешкән урыннар аны ачкан немец галиме Эрнст Хартман хөрмәтенә “Хартман баганасы” дип атала икән. Бу сызыклар кисешеп, электромагнит багана барлыкка килгән җирдә йоклау һәм ял итү кеше организмы өчен бик тә зарарлы дип табылган. Өйдәге җиһазлар да, хәтта күпкатлы йортларда да баганалар булып үтүче нурланышны берни каплый да, үзгәртә дә алмый икән. Йокы урынын тикшереп, Хартман баганасы туры килмәгән почмакка күчерергә киңәш итте экстрасенс. 

    Алтын балдагын җепкә элеп, маятник итеп, Сиринә бу баганаларны фатирында озак эзләде. Ләкин ул вакытта маятник бер якка да әйләнмәде. Сиринә балдагыннан маятник ясап, әле генә үзе утырып торган диван янына килеп басты. Ул башта әкренрәк әйләнде, соңыннан күзгә күренеп, әйләнешен көчәйтте. Менә кайда икән багана! Бүген котып салкыннарының иң югары ноктасына җиткән көндә багана үзен белдерде. Бала вакытта әбисе сөйләгәннәрен хәтерли әле ул. Кояшны, айны, һаваны, болытларны Аллаһы Тәгалә күзгә күренмәс җепләр белән бәйләп куйган, шуңа күрә алар Җир шары тирәсеннән бер якка да китә алмыйлар, ди иде әбисе. 

    Шул мизгелдә паспорт белән бәйле вакыйга исенә төште. Ул елларда фатир өчен түләүләрне торак-коммуналь оешмасына барып түлисе иде. Сиринә күрше Хәмдия белән түләүләрне түләп кайтырга китте. Бухгалтериягә иң элек Хәмдия, соңыннан Сиринә керде. Ни өчендер  паспортын  кулына тоткан иде ул. Бухгалтериядән чыккач, якындагы паркта җәйге көннең матурлыгына сокланып, сөйләшеп утырдылар.

    Өйгә кайткач, Сиринә түләгән язуларын урнаштырып куйганда паспорты юклыгын аңлады. Яңадан бухгалтериягә барып караса да, юлы уңмады, эш сәгате беткән иде, ә алда ял көннәре. Төшеп калмадымы икән дип, юл өстендәге паркка да кереп карады. Кайтышлый күршесе Хәмдиягә сугылды. 

    - Бухгалтериядән чыкканда паспортың кулыңда юк иде, - диде күршесе. Сиринә паспортын өстәлгә куйганын яхшы хәтерли. Бәлки өйдәдер дип уйлап, эзләнә башлады, паспорт-ны бөтен бүлмәләрдән карады. Төркиядән үзе алып кайткан диван җәймәсен селкеде, астын да, өстен дә тикшерде. Тик паспорт бер җирдә дә күренмәде. Дүшәмбе иртән эш сәгате башлану белән торак йортлар идарәсенә барырга ниятләп, үзен тынычландырырга теләде: “Табылыр, шунда калгандыр. И, паспортым Аллаһы Тәгалә кулында бит. Аның кулында булса табылыр, начар күңелле кешеләргә эләгә күрмәсен!” - дип, чарасызлыктан өзгәләнеп әйтеп куйды. Сиринә паспортын табуга өметен өзеп, йокы бүлмәсеннән залга чыкты. Телевизорны кабызды һәм диванга утырыйм дигәндә... җәймә өстендә яткан паспортын күреп туктап калды. Ул аңа якынаерга куркып чүгәләде дә карап тора башлады. Әйтерсең, паспортны әле генә кемдер бик сак кына китереп куйган!  Өйдә Сиринәдән башка беркем дә юк. Селкеп тә карады бит ул бу җәймәне, диван тирәсеннән дә эзләде. Бу нинди могҗиза!  

    Могҗизага күңеле һич ышанмады аның. Дүшәмбе көн торак йортлар идарәсенә барып карарга ниятләде. Ишектән килеп керүгә коридорда аңа бухгалтеры очрады. 

    - Сез паспортыгызны онытып калдыргансыз бит, хәзер алып чыгып бирәм, көтеп торыгыз! - дип, бүлмәсенә таба борылды. 

    - Рәхмәт, миңа бирделәр инде аны, - диде дә Сиринә чыгу ягына китте... 

    Могҗиза! Рәхмәт сиңа, Раббым! Рәхмәт сезгә, илаһи затлар! 

    Паспорт диванның нәкъ менә шушы урынында ята иде бит. Димәк, ниндидер көчләр Сиринәнең паспортын Хартман баганасы аша китереп куйган...

    Суфия МОСТАФИНА, 
    Янсыбы

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: