Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Җырың белән мине оятка калдырдың бит" (язмыш)

    Мәдинә шул чагында җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Аның бер егет белән дә йөргәне юк.

    - Әллә язмышым, әллә ялгышым, янәдән юлларымда Гамилне очраттым. Бала чакның истә калган мизгелләре бик күп... - дип пышылдады Мәдинә.

    Авылның түбән оч урамында яшәүче, үзеннән бер яшькә кечерәк булган Гамилне Мәдинә һич кенә дә оныта алмады.

    - Белмим инде, әллә ни чибәрлеге дә юк, - дип уйлап куя иде ул.

    - Аның сөйкемле сөяге бар бугай, - дигән сүзләрне аңа олыраклар авызыннан шактый ишетергә туры килде.

    - Сөйкемле сөяк дигәнең нинди була икән соң ул? Менә шуны беләсе иде, - дип кабатлады Мәдинә.

    Гамил акыллы малайга охшаган, кызларга ярдәм итәргә генә тора. Мәктәпкә өч чакрым җәяү йөреп укыйсы иде. Карлы-буранлы көннәрдә Гамил һәрвакыт алдан эз салып бара, кечкенә буйлы кызларның сумкаларын күтәрә, язгы ташулар аккан чагында да су аркылы чыгарга булыша иде. Ярдәмче булганы өчен, сөйкемле сөяге бар дип әйткәннәрдер. Мәдинә бу вакытта шулай уйлады.

    Әйе, мәктәп еллары һич кенә дә онытылмый шул. Бервакыт Мәдинә дежур көнне дәрестән соң иптәшләре белән идән юарга калды. Ул, Гамил укый торган сыйныфка кереп, аның парта астына хат тыкты. Бу мәхәббәт турында язылган хат иде. Икенче көнне Гамилнең сыйныф җитәкчесе Мәдинә кулына әлеге кәгазьне тоттырды.

    - Мәдинә, Гамилгә гыйшык хаты яздыңмени? - диде ул.

    - Мин идем шул, апа, башка болай итмәм, - дип акланды кыз.

    Хатның авторын белмәсләр дип уйлаган иде дә, бик тиз таптылар. Хатны биргән укытучы Мәдинәләр сыйныфын татар теленнән укыта. Шуңа да аның кулъязмасын танып алган.

    - Эх юләр баш, шуңа да башың җитмәдемени синең? - дип, үз-үзен битәрләп тә алган иде кыз.
    Мәктәптән кайтканда Гамил Мәдинә белән сөйләшергә уйлады.

    - Мәдинә, синең язганыңны белсәм, ул хатны укытучыга бирмәгән булыр идем, - диде ул. Ләкин соң иде инде.

    Мәктәп еллары артта калды. Мәдинә Гамилнең озатуын көтсә дә, ул күренмәде. Аның артыннан башка егетләр кайта торды, ә Мәдинә аларны, икенче килмәслек итеп, кире бора барды. Аның уенда бары Гамил генә иде.

    Егетнең армиягә китәр чагы җитте. Кичке уенда назалы уйнаганда, Мәдинә так калгач, Гамил, аңа атап, төрттерә торган җыр башкарды:

    Төягәннәр көянтә,
    Берне, икене, 
    Өчне, дүртне
    Кәҗә генә ияртә.

    Мәдинә шул чагында җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Аның бер егет белән дә йөргәне юк. Озатып кайтырга теләгән егетләр өчен ул гаепле түгел лә!

    Армиягә китәсе көнне Гамилгә әйтәсе сүзен барыбер җиткерде ул:

    Реклама

    - Эх Гамил, сине генә көтеп яшәвемне белмәдеңмени? Җырың белән мине оятка калдырдың бит.

    - Ә мин сине башка егетләр белән йөрисеңдер дип уйладым, - диде. Сөйләшү дигәннәре шуның белән тәмамланды.

    Гамил өч ел хезмәт итәргә диңгез флотына эләккән, диделәр. Озак та үтмәде, Мәдинә  дә, туганнан-туган апасына ияреп, Үзбәкстан якларына китте, шунда эшкә урнашты. Берәр ел эшләгәч, тормышка чыкты. Ул кияүгә яратып та бармады бугай, бары тик апасының сүзен генә тыңлады шикелле.

    - Сеңлем, аның тәкъдимен кире какма, әйбәт егеткә охшаган бит, - диде апасы.

    Ләкин гаилә бәхете озакка бармады: ире машина белән авариягә очрап һәлак булды.

    Җәй аена кергәч, Мәдинә туган ягына кайтып килергә уйлады. Әти-әнисен, сабакташларын, хәтта авылының тузанлы юлына тикле сагынган иде ул. Авыл халкының Сабантуйга әзерләнеп йөргән көннәре иде. Күңелле итеп сөлге җыйган вакытта кайтып төште ул. 

    - Авыл, авыл инде, һавалары да башка шул, - дип, иркен сулады ул. - Эх, Гамилне дә күрәсе иде, ул кайда икән хәзер?

    Көтеп алган Сабантуй бәйрәме дә килеп җитте. Көн кояшлы, шундый матур, халык бихисап җыелган. Мәдинә бик күп таныш-белешләрен очратты. Мәйданның бер ягында басып торганда, аның күзе икенче якта утырган берәүгә төбәлде. Ул да Мәдинәгә йотылып карап тора иде.

    - Бу кеше Гамил түгелме соң? 

    Алар, бер-берсеннән күзләрен ала алмыйча, шактый басып торды.

    - Әллә язмышым, әллә ялгышым, янәдән юлымда Гамилне очраттым бит, - диде Мәдинә.

    Кичен клубка чыккач, Гамил Мәдинәне биергә чакырды. Ул үзенең өйләнмәгәнлеген әйтте.

    - Мәдинә, мин синең кайда, ничек яшәгәнлегеңне әниеңнән белешеп тордым, иреңнең исән түгеллеген дә беләм, әйдә, бергә булыйк, - диде ул.

    - Армиягә киткәнче, клубта миңа атап җырлаган җырың өчен гафу үтенсәң, бәлки ризалашырмын.

    - Гафу ит, Мәдинәкәй. Менә хәзер тыңлап тор, сиңа ошар микән, икенче төрле җыр җырлыйм:

    Уйлый күңелем, уйлый күңелем,
    Уйлый күңелем, туктамый.
    Үзәк өзелә, сине көтәм, 
    Төн йокысын йокламый.

    Бер-берсен өзелеп сөйгән яр алтын көзнең бер көнендә кавышып та куйды. 

    Рафилә ФӘТТАХОВА, 
    Кукмара

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: