Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Язмышны тудырган ялгыш

Урамның аргы ягыннан Алмаз каршысына кемдер килә. Ике кулын җәйгән, өстенә күк төсендә күлмәк кигән, ә муенына зәңгәр төстәге ефәк шарф бәйләгән. Таныш күлмәк, таныш буй-сын...

 

- Гөлзия, - дим. - Син түгелме соң бу?

- Әйе, әйе, синең сөйгәнең булам. Хәзер килеп җитәм, көт кенә, көт кенә...

Алмаз үз тавышына үзе сискәнеп уянып китте.

- Тфү шайтан, төш кенә икән бит, - диде.

Ул уянганда, аның йөрәк турысында нидер кызышып әрни иде. Ә йөрәге күкрәк читлегенә сыеша алмыйча ярсып тибә дә тибә.

«Я Ходаем, йөрәгеңнең шушылай тибүенә үлеп тә китүең бар, Аллам сакласын». Ул як-ягына каранды, хатыны мыш-мыш килеп, рәхәтләнеп йоклый иде. Ярый әле минем кычкырганымны ишетмәгән, дип уйлап куйды ул һәм, әкрен генә урыныннан торып, балконга чыгып китте. Тәмәкесен кабызып, тирән уйга калды. Ул ерактагы балачак елларына әйләнеп кайтты. Ваемсыз, исәп-хәсрәтләрне белмичә яшәгән еллар. Кичә генә булган кебек, ә инде күпме гомер үтелгән, маңгайга тирән буразналар сызылып, чәчләргә ап-ак бәс кунган. Әйе, балачак еллары...

Алмазның әтисе колхозда бригадир вазыйфасын башкарды, ә әнисе төрле эштә йөри иде. Ул чакларда хатын-кызларга сәнәкле, көрәкле эшләр чыгып кына торды. Көрәк белән бәрәңге казу, дисеңме. Колхозның һәр авылда диярлек 25-30 гектарлап бәрәңге җире бар, шуны әни-апаларга кул белән казырга туры килде.

Әниең булу – зур сөенеч, ә әтиле булу – аеруча зур бәхет. Әти ул – авыр чакта терәк, җил-яңгырдан саклаучы түбә дә. Әнә Илшат исемле иптәшенең әтисе акча эшләргә дип киткән җиреннән исән килеш кайтмады. Ул малайның: «Эх, минем дә әтием исән булса идее», - дип елаганнары һаман да күз алдында тора.

Минем әтием дә, әнием дә бар, дип йөргәндә Алмазның әти-әнисе арасыннан кара мәче узды. Аларның бик еш ачуланышкан чаклары, әнисенең елаулары ешайды. Ә беркөнне сөйләшүләрен ишетте ул.

- Әнә бөтен авыл халкы сине сөйли. Күрше авылда яшәүче почтальон кыз белән йөрисең икән, - диде әнисе.

- Бик күп телеңә салынып торсаң, шуның янына чыгармын да китәрмен, - дип җикеренде әтисе.

Алмаз бу сүзләрнең мәгънәсен әтисе ташлап киткәч кенә аңлады. Көннәрнең берендә әтисе шушы картаеп баручы кыз янына китеп барды. Бу инде аларның алдан уйланылган планы булгандыр. Менә шулай Алмаз да әтиле килеш әтисез калды. Шушы кимсетелүдән йөрәге мең кат өзгәләнсә дә түзде Алмаз. Кайчагында әче теллеләр авызыннан чыккан сүзләр йөрәген әрнетә иде.

- Юньле булсагыз, атагыз ташлап китмәс иде, - дип сөйләнде халык.

Шулай ятим калуны сөйләп тә, аңлатып та булмый икән. Аның ачысын ятимнәр генә белә шул. Ул синең йөзеңә чыга, аны юып та, икенче кием киеп тә бетерә алмыйсың, һәрчак сиңа ябышып йөри.

Әтиләре ташлап киткәч, авыл халкы гайбәтне күп сатты. Гайбәтнең күзләре зур, аяклары озын шул.

Әтием бәлки әйләнеп кайтыр әле, дигән уй белән яшәде Алмаз. Көннәрнең берендә әти кешенең асылынып үлгәнлеге турында хәбәр килде. Яшь хатыны бик зәһәр булган, диделәр. Шуңа да Алмазның әтисе эчүгә сабышкан. Тавышланган чакларда:

«Юньле ир гаиләсен ташламый ул», - дип, яңа хатыны үзәгенә үткән.

Әлеге адымга барганчы, авылда аны көтеп яшәүче гаиләсе барын оныттымы икән? Шешә белән дуслашып, эченә зәһәр елан кереп урнашкан кешедән бу адымны көтәргә була шул.

Коточкыч хәбәрне ишеткәч, үз көйләренә генә яшәп яткан Алмаз белән әнисенең соңгы өметләре дә сүнде.
Үсеп җиткән Алмаз авылдашы Гөлзия исемле бик акыллы кызга гашыйк булды. Кыз да аның сөюен кире какмады. Тик Гөлзиянең әнисе генә яшьләрнең мәхәббәтенә каршы төште.

- Әтиләре чыгып китте, анасына карап – кызын коч, атасына карап –  улын коч, диләр. Ул егет белән йөрүеңә ризалыгым юк, кызым, ташла син аны, - дисә дә, бер-берсен сөйгән яр һәр кичне күрешүләрен дәвам итте.

Алмазның армиягә китәр вакыты җиткәнлектән, аларга вакытлыча аерылышырга туры килде. Әнисе, улым кимсенмәсен дип, аны озату мәҗлесен зурлап үткәрде.

- Мин кайтканны көтәрсең бит, Гөлзиям? - дип сорады сөйгәненнән егет.

- Көтәрмен, - диде аңа Гөлзия.

Алмазның армиядән кайтуына ике ай кала аңа Гөлзияң кияүгә чыкты, дигән хәбәр килде.

«Сөйгән ярыңның ташлавы бик авыр икән шул. Әтинең яшь хатын янына чыгып китүенә әнием ничекләр түзде икән?» Менә хәзер үзе дә әнисе кебек шундый хисләр кичерә. Шул вакытлар исенә төшсә, Алмазның күзенә яшьләр килә.

- Мин – егет кеше, сыгылып төшмәскә тиешмен. Гөлзия мине нигә көтмәде соң? Кайтырыма бары ике генә ай калган иде бит. Текәрәк түрә малаена чыккан шул, әтисе колхоз рәисе булып эшли, - дип уйланып, Алмаз әнисенә хат язды: «Әнием, мин авылга кайтмаячакмын. Шәһәрдәге туганнарыбызга барам да шунда эшкә урнашам».

«Балакаем, кайтып кына булса да күрен, кешедән оят бит. Кайткач сөйләшербез, аңлашырбыз», - дигән җавап хаты килгәч, Алмаз әнисенең үтенеченә каршы килә алмады. Туган нигезенең бераз каралты-кураларын тәртипкә салды да зур калага китеп барды. Шул китүдән шәһәр аны үзенә «йотты». Ул шунда эшкә урнашты, өйләнеп балалар үстерде. Әнисен, үз янына алып килеп тәрбияләп, соңгы юлга озатты.

Ләкин Алмаз яшьлектәге сөйгән ярын оныта алмады, төшләрендә күреп уянды. Хатыны Гөлназ начар булмады үзе. Иренә ачык йөзен, тәмле сүзен, мәхәббәтен кызганмады.

Бервакыт кала базарында йөргәндә Алмаз сыйныфташы Сәлимәне очратты. Алар кафеда бик озак сөйләшеп утырды. Дус кызыннан Гөлзия турында бик күп яңалыклар ишетте Алмаз.

- Гөлзиянең бәхете булмады, - диде Сәлимә. - Ир белән бала кайгысы да кичерде. Шешә белән дуслашкан ире кечкенә улы белән машинада кайтып килгәндә текә ярга төшеп китә. Икесе дә һәлак булды шул. Бер күрешкәндә Гөлзия сине оныта алмавын әйтте. Минем шушылай бәхетсез булуыма бәлки Алмазның каргышы төшкәндер, диде.

Бу хәбәрдән Алмаз тетрәнеп куйды. Юк, юк, Алмаз аны каргамады. Бары тик Гөлзияне юксынудан йөрәге генә телгәләнде. Озын тормыш юлын үткәндә хаталар ясалмый калмый шул.

- Эх, ул чакта мине көтсә, бәлки бик бәхетле булыр иде... - дип пышылдады Алмаз.

Әллә кайда еракта авыл көе яңгырый, аңа бер төркем егетләр, кызлар кушылып җырлый. Гөлзия тәрәзәне ачып җибәрде. Болын ягыннан ишетелгән тальян моңы, шомырт чәчәкләренең тәрәзәдән кергән хуш исе телгәләнеп беткән күңелен сагышка күмде. Алмаз белән бергә йөргән мизгелләр исенә төшеп, күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде.  Еракта, томаннар артында калган яры күз алдына килеп басты.

«Эх, Алмаз белән бер очрашасы иде. Ул хәзер нинди икән? Бәлки ап-ак чәчледер, маңгаенда тирән буразналар да бардыр». Менә шуларны уйлый-уйлый, Гөлзия ишек алдына чыкты. Ә анда кулына зур сумка тоткан ир кеше басып тора иде. Хатын имәнеп китте.

- Алмаз, син түгелме соң бу?

- Мин булам Гөлзия, мин.

Алмазның төше чынга ашты: каршына, оча-оча, сөйгәне килгән бит. Аларның сөйләшер сүзләре бетмәде.

- Ә шулай да, Гөлзия, әйт әле: ни өчен мине көтмәдең соң? - дип, сораулы караш ташлады.

- Әниемнең мәкерле уе булып чыкты ул, - дип хатирәләргә бирелде Гөлзия. - Колхоз рәисе малае клубтан кайтканда мине озаткалый иде. Армиядә егетем бар, дип, аны кире кага бардым. Әнием аның белән дуслашырга кушты. Алар мул тормышлы, шуңа кияүгә чыксаң, рәхәттә яшәрсең, диде. Мин барыбер ризалашмадым. Әни ул егеткә: «Син аны урла да кайт», - дигән. Һәм мин аларның корбаны булдым. Әниемнең бу гамәлен гомергә дә гафу итә алмадым, аның аркасында бәхетсез калдым. Хәзер кемгә генә кияүгә чыксам да, барыбер үземне бәхетле дип санамаячакмын. Чөнки иң кадерле кешем – баламны югалттым.

Яратмаган ирем белән яшәгәндә аерылып китәргә уйлап йөргән көннәрем күп булды. Ләкин шушы уемнан кире кайттым, баламның үз атасы белән үсүен теләдем. Әтисе дә улыбызны бик нык яратты. Теге дөньяга да үзе белән алып китте.

Сабыемны аның куенына салып күмдек бит. Шулай  итеп, мәңгегә бәхетсез булып калдым. Менә, Алмаз, минем турыда син барысын да белдең. Хәзер үземне тере мәеткә санап йөримен. Тормыш үз җаена гына аккан елга түгел, ә сикәлтәле юл икән.

Әле ул – тоташ табышмак та. Ничек яшәсәң дә, тормыш туктап тормый. Кемдер хаталар ясый, ялгыша, җәберләнеп яши, гомер буе яшьли сөйгән ярын көтә, сула, сыкрана. Мин – шундыйларның берсе. Ләкин хәзер әниемнең ялгышын төзәтеп булмый инде.

Алмаз да үзенә насыйп булган гомер юлын үзгәртергә уйламый. Яшьлектә сөйгән яры һаман да искә төшеп, йөрәкләрне телгәләп, үзәкләрне өзеп торуына карамастан, кирегә юл ябык. Әгәр дә Алмаз ялгыз калган Гөлзиясе янына китеп барса, үз-үзен диванага санар иде.

Ул бер көннән соң янәдән шәһәргә гаиләсе янына кайтып китте. Анда аны гомер буе хөрмәт итеп яшәгән хатыны, балалары көтә. Ничек итеп аларны ташлыйсың?!

Вакытлыча гына очрашып аерылышу авыр да, бик үкенечле дә икән бит...


Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk