Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Язмышка баш иеп (булган хәл)

    Мин нибары 35 яшьлек хатын. Кайберәүләр минем кебек чакта яши генә башлый. Минем дә айнык ир белән сөеп-сөелеп яшисем килә. Үз тормышымны тамырыннан үзгәртергә хокукым бармы, әллә юкмы? Балалар хакына башны иеп, барысына да түзеп яшәргә генә каламы?

    Бәхетле гаиләләр барысы да бертөрле бәхетле, һәр бәхетсезе - үзенчә бәхетсез. Бу фикерне бик күп гаилә тарихлары раслый алыр иде.

    Тормыш булгач, төрле язмышлы кешеләрне очратасың. Тукталышта автобус көткәндә бер танышым белән очраштым. Бик якыннан булмаса да, бу гаилә белән күптәннән танышмын. Ир хатыныннан төгәл ун яшькә өлкәнрәк. Яратышып өйләнешкәннәр. Чәчләре чәчкә бәйләнгәнгә быел 13 ел тулган. Ике малайлары үсеп килә. Олысына - 12 яшь, кечесе бишенче яше белән бара. Нишләптер нәкъ быел гаиләдә кризис үзен ныклап сиздерә башлаган. Алсу өчен бу кризисның төп сәбәбе - иренең эчә белми эчүендә. Радик - хроник алкоголик. Бер эчмәсә, айлар буе авызына да алмый хәмерне. Бер алса, айлар буена туктамый. Менә шуңа Алсу иреннән өметен өзеп бара икән.

    -Мин нибары 35 яшьлек хатын. Кайберәүләр минем кебек чакта яши генә башлый. Минем дә айнык ир белән сөеп-сөелеп яшисем килә. Үз тормышымны тамырыннан үзгәртергә хокукым бармы, әллә юкмы? Балалар хакына башны иеп, барысына да түзеп яшәргә генә каламы? - дип киңәш сорый ул.

    -Ирең айнык чакта араларыгыз әйбәтме соң? Бәлки барысына да аның эчкән көннәре гаепледер? - дим.

    -Эш эчүендә генә дә түгел шул...

    -Ә нәрсәдә тагын?

    -Аның мине айнык чакта да санга сукмавында. Ул минем белән юньләп сөйләшми, авызыннан сүзен тартып алырга кирәк. Әйтерсең, мин аның дошманы.

    -Бәлки, бу аның эчкән көннәре өчен үзен синең алда гаепле санавыннан киләдер?

    -Ул үзен бервакытта да гаепле санамый. Башкаларга өстән генә карый торган гадәте бар. Шул исәптән миңа да...

    - Әллә сөяркәсе бармы? Шуңа сиңа игътибарсызмы?

    -Беркеме дә юк аның, монысына иманым камил!

    - Каян килә мондый инанганлык?

    -Һәр кичне минем кочагыма керергә тырыша бит, сөяркәсе булса, алай итмәс иде...

    Алсуның бу дәлиле, әлбәттә, корычка тиң. Ни дисәң дә, ир-атның нибары ике төргә бүленүе билгеле хәл: я эчә, я "сулга" йөри. Икенең бере. Бу очракта - беренчесе. Соңгылар рәтенә керүчеләр, гадәттә, эчүгә алданмый, тормыш ямен башкада таба...

    Хатын-кыз өчен "сулга салулаган" иргә караганда бераз "салгалаган" ир кадерлерәк. Соңгысы, ни дисәң дә, җиңелрәк гафу ителә торган гөнаһ. Шуны истә тотып, мин Алсуга киңәш бирдем: "Ярыңны түгел, язмышыңны үзгәрт - аның эчүне ташлавына иреш. Алма кебек ике малайга гомер биргән мәхәббәтегез хакына, ниһаять, шул балалар хакына!" - диюдән уза алмадым.

    Алсу белән сөйләшүгә күп тә үтмәде, 62 яшьлек ялгыз авыл апасы үзенең бик тә гыйбрәтле тормыш хәлләрен түкми-чәчми сөйләп бирде.

    -Исемемне алыштырмыйча язсаң да каршы түгелмен, минем хатамны башкалар кабатламасын иде, үз бәхетләрен үз аяклары белән таптамасыннар, язмышларын кинәт үзгәртүдән курыкмасыннар, өч көнлек бу дөньяда язмышка буйсынып, башны түбән иеп түгел, ә язмышны буйсындырып, башны горур тотып, һәр көнне бәхетле булып яшәсеннәр иде! - ди, язмышының бөтен ачысын тулысынча татыган һәм, өстәвенә, гаиләсен, җыйган барлык байлыгын югалтып, туган авылына кайтып егылган, картаеп барган көннәрендә япа-ялгыз калган Рузилә апа.

    ...Рузиләнең 91 яшькә җитеп дөнья куйган әнисе үзен сабый урынына баккан кызына гаепле карашын ташлап: "И балакаем, тискәрелегем, үзсүзлелегем аркасында сине бәхетсезлеккә дучар иттем, берүк гафу итә күр мине!" - ди.

    Бик нык соңлаган бу тәүбә юктан булмый, әлбәттә. Рузилә мәктәп елларында ук үзеннән өч яшькә олырак авылдашына гашыйк була. Менә шул Хәйдәр аның беренче һәм гомерлек мәхәббәте булып кала. "Бүген дә төшләремә керә мәрхүмкәем!" - дип, сагынып һәм яратып искә ала аны Рузилә апа.

    Хәйдәр генә мәктәп елларында үзеннән күз яздырмаган Рузиләгә бик игътибар итеп тормый. Тик ул армиядән кайтуга авылның иң чибәр кызы булып буй җиткергән сылукайны күрми үтә алмый инде, бу юлы үзе аңа үлеп гашыйк була! Кызның яратуын яхшы белгәнгә, ике дә уйламый, яучы җибәртә. Әмма Рузиләнең әнисе ни сәбәпледер кызын Хәйдәргә бирүдән кискен баш тарта: "Үлсәм дә кызымны ул гаиләгә бирмим!" - дип кырт кисә һәм яучыларны тупас рәвештә кире бора.

    Хәйдәр моны ишеткәч, югалып калмый, Рузиләне урлап алып кайта. "Кызы белән бер төн кунгач, кая барсын, бирер!" дип уйлый.

    Әмма аның планы тормышка ашмый, чөнки әни сүзеннән чыгарга курыккан Рузилә яраткан егете кочагына ташланырга ашыкмый. Бергә уздырган төн тарткалашып үбешүдән ары китми. "Яраткан кешең белән шулай тарткалашу буламы?!"- дип, егет бик нык үпкәли хәтта.

    -Аның шул сүзләре әле дә булса колагымда яңгыраган кебек. Күрәсең, нык рәнҗегәндер минем тискәрелегемә, әни сүзеннән чыкмавыма һәм аны санга сукмавыма - мин хатын-кыз бәхете тоеп яшәүдән мәхрүм булдым, - дип үкенеч белән искә ала үзенең урлану төнен Рузилә апа.

    Шул җәйне үк Хәйдәр, Рузиләгә үч итеп, башкага өйләнә. Тик ныклы гаилә кемгәдер үч итеп түгел, ә кемнедер яратып корылырга тиеш. Хәйдәр бәхетле була алмый. Берничә хатын алып карый, берсе белән дә озак тормый. Авыр чиргә сабышып, бик яшьли гүр иясе була.

    Хәйдәр өйләнгән елны Рузилә үзе дә кияүгә чыга.

    -Заһир шул елны безнең колхозга урып-җыю чорында командировкага килде. Шофер иде. Үз хакын үзе белгән чибәр егет иде. Мин - пешекче. Уракта эшләүчеләрне, шул ук командировкага килгән шоферларны тәмле ашларым белән сыйлыйм. Егет тамак дигәндә тәмугка керә торганнардан булып чыкты. Миңа бер күрүдә тигәнәк кебек ябышты. Ашханәдән аны колхоз рәисе:

    "Миңа ашханә сакчысы түгел, шофер кирәк!" дип, тиргәп алып чыгып китә иде. Сентябрьдә туган-тумачасын җыеп, зур туй ясап, үзе белән алып китте. Мин, яраткан егетемне дә якын җибәрмәгән кыргый кыз, Заһирның кулын бер атна үземә тидертмәдем. Бер атна дигәндә ул мине тупас рәвештә көчләде. Шуңадырмы, ир белән теләп ятуның, сөешеп яшәүнең нәрсә икәнен белмәдем. Шулай тиештер инде, дип яшәдем. Ул мине салкынлыкта гаепләде. Миңа кадәр дә кунып йөргән кызлары күп булган, мине алгач та ташламады ул гадәтен. Хәтта туй төнендә дә миңа хыянәт иткәнен ишеттем соңыннан. Тора-бара эчүгә сабышты. Эчсә, беренче мәхәббәтемнән көнләшеп җанымны кыйды. Чыгып качып кына котыла торган булдым. Шушы мәхшәрдә ике улыбыз үсте. 90нчы елларда сәүдә белән шөгыльләнә башладык. Иремә автомагазин сатып алдык. "Сантый акчалар, тиле хаклар" чорында, кем әйтмешли, череп баедык. Тик гаиләдә иминлек булмагач, байлыктан да файда юк икән шул. Барысы да җилгә очты. Хәтта үзебез яшәгән зур өйне сатып, бурыч капларга мәҗбүр булдык. Минем туган авылга кайтып, туган тиешле бер кешенең буш яткан өендә яши башладык.

    Заһирның башы эчүдән чыкмады. Җитмәсә, мине яратып йөргән егетләр моңа эч серләрен ачкалый: "Барыбер син дә безнең Рузиләбезне бәхетле итә алмадың!" - дип битәрли икән. Хәмердән зиһене томалана башлаган кешегә күп кирәкми - беркөнне бу миңа мылтыктан атты. Әле ярый мич артына качып өлгердем һәм, ул мылтыгын яңадан корганчы, тәрәзә аша сикереп, үлемнән котыла алдым. Шул көнне үк барысын да ташлап - улларым аерым яши башлаган иде инде - читкә чыгып киттем. Бер юл буендагы кафега эшкә урнаштым. Заһир барыбер эзләп тапты һәм килеп керү белән бөтен халык алдында пычак белән кизәнде, бары тик вакытында читкә тайпылып кына бу юлы да исән калдым. Әмма ул селтәгән пычак битемә авыр җәрәхәт салды.

    Өч айдан артык дәваханәдә яттым. Хирургның осталыгы белән генә исән калдым. Тик элекке матурлык юк иде инде. Ул 4 ел утырып чыкты. Миңа гафу үтенеп килеп карады - кертмәдем. Йөргән хатыннарына бер-бер артлы йортка кереп, берничә ел "бомж" булып яшәде дә, яман шештән үлде мескенең. Мин туган авылымда бәләкәйрәк бер йорт сатып алдым да, бүген менә пенсиямне тулысынча даруга тотып бетереп, ялгызлыктан иза чигеп, яшәп яткан булам. Үз бәхетемә үзем каршы килеп, яраткан кешемнән баш тартканыма, ә соңрак, киресенчә, язмышыма баш иеп, яратмаган кеше белән түзеп яшәвемә бик нык үкенәм. Тик соң шул инде - үткәннәрне кире кайтарып булмый. Хаталарны төзәтеп, Ходай бер генә тапкыр биргән гомерне яңадан яшәү мөмкин түгел. Ә шулай да күңел һаман нидер көтә.

    Мине яраткан кеше табылыр, мин дә аны яратырмын һәм картлык көннәремдә булса да хатын-кыз бәхетен бер татырмын, сөеп-сөелеп яшәп кала алырмын кебек. Моның буш хыял гына булуын аңлыйм да соң, тик өмет әле сүнмәгән. Кешене бит шул өмет яшәтә, диләр - өмет тә сүнсә, яшәүнең мәгънәсе дә калмас иде, - дип, Рузилә апа сүзен тәмамлады.

    "Элекке матурлыгым калмаган инде", дисә дә, ул әле дә бик мөлаем хатын. Җыйнак кына гәүдәле, битендәге пычак җөе дә бик күзгә ташланып тормый. Аның үз тиңен табарына нишләптер шикләнмим, чөнки хатын-кыз нинди яшендә дә бәхетле булырга, сөеп һәм сөелеп яшәргә хаклы. Ә инде ике сабыйга гомер биргән, аларны тәрбияләп үстереп, тормыш юлына бастырган, шулар хакына үз язмышына, үз бәхетенә кул селтәгән Рузилә апа әле картлыгының "яшьлегендә" генә бит - 60тан соң әле яшисе дә яшисе! Мин аны шундыйрак сүзләр белән юатып, дәртләндереп китәргә тырыштым. Ә колагымда аның җан ачысы белән әйткән "Кеше беркайчан да үз тормышын тамырдан үзгәртүдән курыкмасын - бәхетсез булып, яман язмышына баш иеп яшәмәсен!" дигән сүзләре яңгырый...

    Рафак ИСЛАМОВ, "Хезмәт даны"/2012 ел

     

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: