Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Яшьлеккә кайту (хикәя тормыштан алынды)

Мәрвиянең ни өчендер үксеп-үксеп елыйсы килде. Инде күз яшьләре дә ташып чыкты кебек.

Машинадан төшүгә, Мәрвия аяз күктә канат каккан саен моңсу гына, каңгылдаша-каңгылдаша тезелешеп китеп баручы кыр казларын күрде. Нигә ерак сәфәргә чыккан шул киек казлар кеше күңеленә шулай тәэсир итә икән? Шулвакыт аны тел белән әйтеп, аңлатып булмаслык ниндидер сагыш биләп алгандай булды. Мәрвиянең бу киек казларга эндәшеп: “Китмәгез!.. Иртә бит әле. Бик ямансу миңа”, - дип кычкырасы килде. Җитмәсә, машинадан йөрәк өзгеч, җан тетрәндергеч җыр агыла: “Их, йөрәкнең янулары, җырлыйк әле булмаса! Үзәкләрне өзә-өзә, сагындырасың, ләса!” Бу җыр аша Мәрвия яшьлегенә әйләнеп кайткандай булды. Кызык та инде бу дөнья дигәннәре. Алтынчы дистәне ваклаган хатын, каядыр артта калган яшьлеген искә төшереп, хисләнеп тора. Үз уйларыннан үзе оялудан бите кызарып чыкса да, хатынның аяклары туган нигезенә түгел, Галләм дип аталучы күлгә таба әйдәде. Нигәдер аның аяклары тиз-тиз атлады.Тик нәрсәгә икән? Алар яшь чакта уенлык шунда - күл буенда була иде бит. Мәрвияне әллә җыр иләсләндерде, әллә сөякләргә үтеп керердәй көзге ачы җилдән качарга теләде. Әйтерсең лә, читтән карап торганда, ул йөгереп бара диярсең. Күл буенда аны башларын суга игән, бик күпләрнең кавышуына шаһит булган таллар каршы алды. Кайчандыр бу таллар Мәрвияне күргән саен башларын күтәреп сәламләмичә калмыйлар иде бит. Бу юлы көчле җил дә аларның башларын күтәртә алмады. “Үпкәләгәннәр, әллә онытканнармы?” - дип уйлады ул. Яннарына якынрак килеп: “Мин бу, Мәрвия. Танымыйсызмы әллә? Нихәлләрегез бар?” - дип кычкырып сәлам бирмәкче иде, кеше ишетсә, әллә ни уйлаулары бар, дип, ниятеннән кире кайтты. Кайчандыр аның шәүләсен матур итеп чагылдырган күл дә бүген Мәрвияне танымады, ахрысы. Судан үз килеш-килбәтен күпме генә эзләсә дә, күрә алмады ул. Аңа бик ямансу булып китте. Кунак әкрен генә җыр сузды: “Их, йөрәкнең янулары...” Адәм баласы бәхеттән исерсә дә - җырлый, кайгыдан изелсә дә - җыр суза. Елауга караганда җырлау җиңелрәктер, күрәсең. Мәрвия, арыган аякларына ял бирергә теләп, як-ягына каранып, утырырга урын эзләде. Күзе бик матур итеп ясалган ике кешелек кенә эскәмиягә төште. Кара, бик җайлы урынга ясаганнар бит, бөтен тирә-як күренеп тора, рәхмәт төшкерләре. Тукта, бу урын бик таныш бит. Әллә... Мәрвия, күл өстендә нәрсәдер күрергә теләгәндәй урыныннан торып, су өстен күзәтә башлады. Аннан авыз эченнән генә: “Юк шул, юк”, - дип, нәүмизләнеп, кире урынына утырды. Кич җитеп килсә дә, Мәрвия кайтырга ашыкмады. Сумкасыннан җылы курткасын алып киде дә күлне күзәтүен дәвам итте. Кинәт кенә җил исеп куйды. Күл өсте тынычсызлана башлады. Мәрвия бер торды, бер утырды, күрми калудан куркып, тырышып, күлне күзәтте. Шулчак, аяк тавышлары ишетелгәч, ул артына борылып карады. Бер кешенең үзенә таба якынлашканын күреп, сискәнеп куйды. Тиз генә торып, кайтыр юлга юнәлергә уйлады, әмма бу кешенең кем икәнен таныгач, урыныннан куба алмады. Монысы бигрәк тә уйламаган-көтмәгән хәл иде.

 

“Бу вакытта су буенда ялгыз хатынга нәрсә калган? Әллә ул да күл өстендәге ай яктысын сагынганмы?” - дип уйлады Сабир килә-килешкә. Кымшанырга да базмый утыручы хатын белән исәнләшергә дип борылган ир телсез калды. Ачкан авызын кире ябып, читкәрәк китеп басты.

Менә ни өчен күл тынычсызланып алган икән. Бу ике кешенең яшьлеген яхшы хәтерләргә тиеш Галләм күле... Мәрвия, Сабир ягына борылып карарга да кыенсынып, күл белән сөйләште. Ул аңа “Сабир” дип эндәште.

- Күл буендагы кичләрне онытмагансың, ахрысы, Сабир?

Сабир да күлгә сүз кушты. Ул аңа “Мәрвия” дип эндәште:

- Ник кайттың, Мәрвия?

- Миңа рәнҗеп яшисеңме, Сабир?

- Күлдән күзеңне дә алмыйсың, ай яктысын эзлисеңме, Мәрвия?

- Көз көне бик бәхетле гомер кичерүчеләргә генә су өстендә ай яктысын күрә алу насыйп буладыр шул, Сабир.

- Син бик чибәр идең, егетләрнең дә шундыен эзләдең. Хәтерлисеңме, күршегезгә кунак егете кайткач, сине озата барды, һәм син аңа шарт куйдың: “Күлдән ай яктысын алып чыгып бирсәң, мин сиңа кияүгә чыгам”, - дидең. Әмма кунак егете куркак булып чыкты, суга кермәде. Мин ул көнне, беренче тапкыр тәвәккәлләп, сине озата бармакчы идем. “Мәрвия, ай нурын алып чыгып бирсәм, миңа кияүгә чыгасыңмы?” - дип әйткәнемә ул вакытта үкенеп

бетә алмадым. Ә син, мине түбәнсетеп: “Бакалардан курыкмыйсыңмы?” - дип көлдең. “Үзеңне яратып йөргәнемне белә идең бит”.

- Шундый бәгырьсез кеше идемме икән, Сабир? Бәлки кушаматыгыз “бака” булганга гына шулай дигәнмендер.

- Беләсеңме, синең шул сүзеңнән соң, яшьләр уеннан таралгач, чишенми-нитми генә суга кердем. Су өстендә чагылган ай нурларына учымны җәйдем, аннары, кулымны йодрыклап, Гөлйөземнәр өенә таба йөгердем. Әйтерсең, учым тулы нурлар һәм мин аларны югалтудан бик куркам. Үзем йөгерәм, үзем: “Кереп китмәгән генә булса ярар иде”, - дип уйлыйм. Аның мине яратып йөргәнен сизә идем. Ә ул көткән. Мин килгәндә, сагышланып, капка төбендә утыра иде. Эшнең нидә икәнен аңлаганнан соң, ул, сөенеченнән елый-елый, юеш киемемә дә игътибар итмичә кочагына алды. Мин, Мәрвия, шул вакытта үзең сөйгәнне түгел, ә үзеңне яратканнарны яратырга кирәк икәнен аңладым.

- Димәк, син ул нурларны Гөлйөземгә бүләк иттең?

- Киләчәкне алданрак күз алдыңа китерә белмәдең син, Мәрвия. Минем кебекләрне авыл тузаннары дип кенә йөртә идең.

- Бәхетем булмады минем, Сабир. Иремнән аерылып, туган авылыма кайтып килешем. Күңелемнең алгысуына чик-чама юк. Сагындым тугайлы күлемне, сагындым... сине.

- Кеше гомерендә югалтулар бик күп инде ул.

 

Караңгы төшеп килә иде. Әле алар, бер-берсенә карап, бер кәлимә сүз катмадылар. Туңудан калтыранган Мәрвия, кайтырга дип, урыныннан кузгалды.

- Кичер мине, Сабир, - диде ул, күз яшьләренә буылып.

- Нәрсәгә миннән кичерү сорыйсың, минем алда гаебең бар мәллә? – дип, дорфа гына сүз башлады Сабир.

- Теге вакытта яратуыңа җавап бирмәгәнем өчен.

- Кая инде ул Мәрвия авыл малайларына яратам дип әйтеп торсын. Әле яраткан булса?!

- Яраттым мин сине, Сабир. Никтер телемә генә хуҗа була алмадым. Ул вакытта, төртмәле сүзләр әйтеп, сине кимсетү миңа кызык иде. Бигрәк юаш идең бит. Шул вакытта, “бака” дип кимсеткәнем өчен, суга чумдырып алган булсаң, без бүген иң бәхетле картлык кичерүчеләр булыр идек. Ә син иптәшләреңнең шаркылдап көлүеннән җир тишегенә керердәй булып басып тордың. Ә бүген син - нинди горур. Кайчандыр чибәрлегем аркасында мин үземне башкалардан өстен куя идем, ни кызганыч, язмышны алдап булмый икән. Бүген мин ким кеше: хатыныннан уңмыйча, ире ташлап чыгып киткән хатын.

- Язмыш белән алышта җиңүче булмый, язмышны алдый алмыйсың. Һәммәбез дә үзебезгә тәгаенләгән гомерне яшибез. Яратыпмы, сагыныпмы, сукраныпмы, сызланыпмы.

- Беләм, син мине әле дә яратасың. Хәзер үткәннәрне үзгәртеп булмый, шулай да, Сабир, киләчәккә йогынты ясарга мөмкин бит.

- Мин элек матурлыкны синдә генә күрә идем. Ул һәркемдә, һәр җирдә бар икән. Ләкин аны вакытында бөтен кеше дә күрми генә. Мине дә өйдә көтүче матурым бар. Монда мин сине эзләп күптәннән йөрмим инде. Бары тал чыбыгы җыярга гына төштем. Оныгыма бишек үрергә. Ә эскәмияне улым кушканга ясап куйдым. Яшьләр әле дә шушында таныша, шушында кавыша, - диде дә ул таллар арасына кереп китте.

 

Мәрвиянең ни өчендер үксеп-үксеп елыйсы килде. Инде күз яшьләре дә ташып чыкты кебек. Ул бармакларын күз төбенә тигезде, битен сыпырды. Әмма күз төбе дә, бите дә коры, кытыршы иде. Мәрвия тагы бер кат күлгә күз сирпеп алды да авыр адымнар белән авылга таба атлады. Сабир таллар арасыннан кунакның ераклашканын карап торды да күптән инде үзе өчен ясап куйган эскәмиягә чыгып утырды. “Их, Мәрвия, кайчандыр кәперәеп, үзеңне һавалы тотсаң да, ай нурын, күктәге йолдызларны да чүпләп бирүче булмаган икән сиңа...”

Алга таба Мәрвия белән Сабирны бары бер нәрсә генә берләштереп торачак: уйларында яшьлеккә кайту.

Их, йөрәкнең янулары,

Җырлыйк әле булмаса!

Үзәкләрне өзә-өзә,

Сагындырасың, ләса!...

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X