Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ялгыш фикер (хикәя)

"И Саниякәем, улың бигрәкләр дә модный кыз алып кайткан дип сөйлиләр. Үзем күрмәдем, чыннан да, шулаймы?"

Таң атып килә. Ямь-яшел үлән өстендәге чык тамчылары яңа гына чыгып килүче кояшта елык-елык ялтырый. Таң нурында коенган бакчадагы җиләк-җимешләрнең күплегенә хәйран калып басып торган Бәдретдин агай хатынына дәште:

- Сания, син кайда? Әнисе, дим, әнисе, кичә күрше малае каладан кайткан. Безнең улыбызның да иртәгә бер кыз белән кайтасын әйтте. Мин мунчага ут тергезәм, син үз эшеңне кара инде.

- Бер кыз белән кайта диген. Ай Аллам, мичкә ягып бәлеш пешерергә, өйне җыештырырга кирәк, - дип җавап кайтарды Сания.
Өй җыештырырга дигәндәй, атнага бер тапкыр, мунча яккан көн алдыннан паласларны кагып, идән юып, тузаннар сөртеп ала инде ул. Гомеренең һәр атнасының бер көне шулай кабатлана. Сания әле бер эшкә, әле икенче эшкә тотынды. Камыр басып, бәлешен мичкә тыкты, аннан токмач җәеп кисте.

Татар хатын-кызлары гомер-гомергә кунакны тәмле камыр ризыклары пешереп сыйлаган. Әлеге тәртип буыннан-буынга дәвам итә инде. Кунак килгәч, мич янында кайнашып, алар белән рәхәтләнеп сөйләшә алмый калган чаклар да булгалый.

- Улымны әйтәм, әллә булачак киленне күрсәтергә алып кайтуы микән? - дип уйлады Сания. Үзенең дә килен булып төшкән чаклары күз алдына килде.

...Кыз сорарга килгән Бәдретдин белән аның авылына егерме чакрымлап араны җәяүләп кайтканнар иде. Ул чакларда юллары-юлмы. Яңгырдан соң барлыкка килгән пычрак аяктагы бутыйга ябыша. Килен буласы өйгә җиткәндә, караңгы төшкән иде инде. Пәлтәсенең итәгенә чәчрәгән балчыкны Сания икенче көнне  көч-хәл белән чистартып бетерде.

Ул кичне егетнең әти-әнисе, яшьләрнең икесен генә калдырып, туганнарына куна китте. И гомеркәйләр, диген, менә хәзер малае да өйләнерлек булып үсеп җитте. Кызы да кияүдә, бәхеткәйләре генә булсын.

Саниянең беренче тапкыр камыр басканы да хәтерендә. Биеме:

- Килен, иртәгә күрше авылдан тәтә кунакка килә, камыр басып, балан бөккәне пешерерсең, яме, - дип, үзе бакчага чүп утарга чыгып китте. Яшь килен камыр басты, ләкин камыр дигәнең һич тә күтәрелмәде. Җылы урынга да куеп карады – ничек баскан, шулай тора бирде. Кулын юарга дип кергән биеменә зарын әйтеп салды ул.

- Әни,  камыр кабармый бит.

- Килен, син аңа чүпрә салдыңмы соң? - дип кызыксынды кайнанасы.

- Менә, юләр баш, анысы хәтеремнән чыккан шул, - диде дә Сания куркып кына биеменә күз ташлады.

- Килен, әйдә шул камырдан гына пешереп карыйк, ашардай булмаса, малларга бирербез, - дип юатты оста хуҗабикә.

Өч йомырка, ярты стакан май салган камырдан пешкән ризык ничекләр тәмле булмасын инде! Әле тәтә дә киленнең пешергән бөккәнен бик мактап ашады.

Шул вакыттан соң Сания һәр эшкә тотынган саен биеме белән киңәшләшә иде.

Бервакыт җәй көне биеме: “Килен, ашка бодай ярмасы юып сал әле. Ишек алдындагы өстәлдә чиләкләр белән коедан алып кергән су тора”, - диде.

- Әни, ничә кат юыйм соң? - дип сорады аннан Сания.

- Килен, пәйгәмбәрнең сөннәте өч булган бит. Өч кат чайка инде.

Шуннан соң бик күп еллар үтсә дә, Сания, ашка салырга дигән ярманы юганда, биеменең әйткән сүзләрен исенә төшерә. Бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып яшәделәр шул. Ләкин  кайнанасының гомере генә кыска булды. Хатирәләргә бирелеп утырганда:

- Әни, син өйдәме? Без кайттык, - дигән тавышка Сания сискәнеп куйды. Ул, яулык читеннән чыккан ап-ак чәчләрен яшерә-яшерә, каушавын сиздермәскә тырышып, күрешер өчен ике кулын сузды.

Саниянең каршында чәче әллә ничә төскә буялган, чалбарының тез башлары эт талагандай теткәләнеп беткән бер кыз басып тора иде.

- Әни, без Эльвира белән бер курста укыйбыз һәм бер-беребезне яратабыз. Бәлки өйләнешеп тә куярбыз әле, - дип шаккатырды аны улы Азат.
Кызның йөзендә елмаю чаткылары күренде.

- Әйдәгез, балалар, түргә узыгыз. Мин хәзер өстәл әзерлим, - диде дә Сания аш бүлмәсенә кереп китте. Ул, хәле бетеп, урындыкка утырды. Улы “өйләнешеп тә куярбыз”, ди бит. - Әй Аллам, шул ертык чалбарлыгамы? Кешене киеменә карап каршы ал, акылына карап озат, диләр. Бәлки ул бик акыллы баладыр.

Бервакыт кызы Гөлчәчәк тә шәһәрдән шундый ертык чалбар киеп кайткан иде. Сания, зәһәрләнә-зәһәрләнә, кызының чалбарын салырга мәҗбүр итте. Атасы күргәнче дип, киемен янып торган мунча миченә тыкты.

- Әни, мин аны өч мең сумга сатып алган идем бит, - дип, кызы еларга тотынды.

- Ун меңгә сатып алсаң да, андый чалбар кигән килеш өйгә кайтып торма, кайтсаң да, барыбер утка атачакмын, - дип ачуланды аны Сания. Шул көннән соң Гөлчәчәккә акыл керде бугай: тишек чалбар белән йөргәне күренмәде.

Менә хәзер бу кыз дигәнең дә шундый чалбар кигән. Беренче очрашкан көнне үк кеше баласының хәтерен калдырып булмый, дип уйлады. Киткәндәрәк улы Азатка тишек чалбар турында барыбер әйтәчәк әле ул. Аннан соң мондый тишек-тошык кием дигәнең бай кызларына гына килешә. Урта хәлленеке кисә: “күр әле хәерчене, ертык чалбар кигән”, дип әйтәселәрен көт тә тор.

Улы алып кайткан кызның кыяфәтен энәсеннән җебенә тикле тикшермәсә дә, кайберләре күзгә чалына шул. Мәсәлән, өзлексез сагыз чәйнәве. “Бу кызга мин иртәрәк бәя бирәмдер, ул әле киленем буламы-юкмы”, - дип уйлады Сания. -  Эрләмәгән-сукмаган, Шаһи, сиңа ыштанлык, дигәндәй, алдан башымны катырасым юк әле”, - дип, яшьләрне табын янына чакырды.

Малларны көтүдән алып кайткан Бәдретдин агай да, яшьләр белән исәнләшеп, мул өстәл янына килеп утырды. Чит-ят кыз булгангамы, сүзләр әллә ни ялганып китмәде, ашап-эчкән ата белән ана “эшләребез бар” дип, сарай тирәсенә чыгып китте. Сания бакчадагы эскәмиягә утырды. Ә күршесе Гөлфирә бакча тирәсендә кайнаша иде. Күршедән берни дә яшереп булмый, диләр бит.

- И Саниякәем, улың бигрәкләр дә модный кыз алып кайткан дип сөйлиләр. Үзем күрмәдем, чыннан да, шулаймы? - дип кызыксынды.

- Кайтканнар иде шул, иртәгә китәләр, - диде Сания, сүзен бик кыска тотып.

Күрше хатыны Гөлфирәнең дә улы шәһәр кызы белән кайткан иде. Менә шуның белән инде шактый гомер итәләр. Кайткан килешкә бик ипле генә күренгән иде. Үз-үзен тотуы, киенүе дисеңме... Ләкин биеме Гөлфирә белән килешә алмадылар. Талашып, берсенең эшләгән эше икенчесенә ошамыйча, берсенең пешергән ашын икенчесе ашамыйча яшәделәр дә, килен шәһәргә китеп барды, артыннан ире дә иярде. Әнисенә бердәнбер булган, халык арасында бик акыллы дип йөртелгән улы Дилүс шул китүеннән кайтып күренгәне юк. Шулай инде, малаең өйләнсә, ул синеке түгел, хатынныкы була.

Көн артыннан көн узды. Саниянең улы да беркөнне үзенең өйләнәчәге турында хәбәр итте. Сания һәм Бәдретдин уллары Азат белән кыз сорарга бардылар. Никах та укылды, заманына туры китереп туй да ясадылар. Шәһәр кызы Эльвира авылга килен булып төште. Алар мәктәпкә эшкә дә урнаштылар. Иң беренче тапкыр таныштырырга алып кайтканда тишек чалбар кигән Эльвираны алмаштырып куйганнармени! Хәзерге вакытта нәкъ укытучыларча зәвык белән киенеп йөри, үз-үзен тотышына, оста итеп сөйләшүенә, кайнана белән кайнатасын хөрмәт итеп яшәвенә авыл кешеләре шакката. Хәтта күрше хатыны Гөлфирә дә Саниягә үзенең көнләшүен белдерде.

Ахырдан Сания шуны аңлады: кешенең киенү рәвешенә карап кына бәя бирергә ярамый икән.

Килене Эльвира саф күңелле булып чыкты, эчке матурлыгы белән үзен яраттыра алды. Шуңа күрә аны эшендә дә, өендә дә хөрмәт иттеләр. Күп еллар элек ертык джинсы кигән, лач-лоч сагыз чәйнәп утырган Эльвира – бүгенге көндә мәктәпнең иң яхшы укытучысы, ул балаларга белем орлыклары чәчә.

- Мин улымның акыллы кызга өйләнүенә сөенәм, - дип яши Сания. - Игелекле балалар тәрбияләп үстереп, улым һәм киленем, кызым һәм киявем, оныкларымның минем өчен җан атып торганнарын тою үзе зур бәхет түгелме?!

Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk