Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Яңа таң атармы? (хикәя тормыштан алынды)

"Минем беркайчан ирем дә, балам да булмаячак. Нигә кирәк миңа бу каһәр суккан тормыш, ботарлап, өзгәләп атсыннар иде. Елап каласы кешем юк. Бар, син дә кереп кит өеңә, ачуымны китереп утырма янымда. Рәхмәт әйтер дип көтәсеңдер. Тот капчыгыңны. Коткарган, имеш"

Нури хәтере качкан, көч-куәте шактый кимегән бер олы агай. Шулай да, картлык дигән явыз нәмәрсәгә бик бирешәсе килми әле аның. Моңа шактый мыгырдавык карчыгының "ярдәме" дә тиядер. Ярты көнгә кадәр аның "анда барып кил, тегене алып килеп бир, моны илтеп куй" дигән бетмәс-төкәнмәс "командаларын" үтәп, хәлдән тайса да зарланмый ул. Төштән соң бераз черем итеп, йөрәгенә җегәр алып, телевизордан яңалыклар карап, гәҗиттән хәбәрләр укып, башына бераз зиһен туплагач, карчыгы әйткәнчә, койрыкны сыртка салып, урамга һава суларга чыгып китә. Алайса, икең дә "мыжгып" өйдә утырсаң, картлыкның шатлык түгел икәнен көт тә тор.

Ярата да инде подъезд төбендәге эскәмиягә утырып, халыкның эштән кайтканын күзәтергә. И-и, күр әле моны, нәрсә дигән була бит.

-Син бит монда бары ике хатын-кызны күрер өчен генә чыгасың. Берсенең эштән кайтканын, икенчесенең киткәнен карап калыр өчен, - дип куйды Нуриның эчендәге "мине".

-Алай түгел, - дип бәхәсләшергә тырышты үзе белән Нури.

-Шулай инде, шулай, - диде "мине".

-Булса соң. Начар ният белән күзәтмим бит. Матурлыкка, гүзәллеккә мөкиббән кеше мин. Әй, кемгә сөйләп торган булам бит. Сиңамы соң мондый нәрсәләрне аңлау, - дип, үзе белән сүз көрәштерде Нури.

-Мөкиббән киткән, имеш. Картайган кешегә барлык хатын-кызлар да матур күренә башлый инде ул, - дип куйды "мине".

-Минме карт? - дип кычкырып торып басканын сизми дә калды Нури. Сәерсенеп, шулай да исәнләшеп узып киткән күршеләреннән уңайсызланып кире урынына утырды.

Ул аны ерактан ук күреп алды. Әнә, гүзәллек алиһәсе кебек балкып кайтып килә. Гәүдәсе төз, чәчләре җыйналып, өскә өеп куелган башы горур күтәрелгән, эштән кайтып килеше димәссең. Гәүдәсенә шулкадәр ятышлы, вак зәңгәр чәчәкләр төшкән күлмәк кигәнгәме, аякларындагы туфлиләренең үкчәсе бик нечкә озын булгангамы, атлаулары шуның кадәрле нәзакәтле. Ачык беләгенә салган кечкенә генә кара сумкасы да бик килешә үзенә. Картның уйларын тагы да чуалтып, озын керфекләре артындагы акыллы, шул ук вакытта бераз серле карашын мизгелгә генә Нурига сирпеп алды да, кыйммәтле хушбуй исләрен калдырып үтеп тә китте. Шушы минутларда картның болай да хисләр өермәсенә чорналган башкае тагы да иләсләнеп калды. Хәтта бу вакытта шушы гүзәл, затлы ханымга сокланып, йөрәге дә тибүен онытып торды, ахрысы. Бераздан Нури, күңеленә, җанына дулкын-дулкын булып тулган матурлыктан, яктылыктан киң итеп иркен сулыш алып куйды да, тагы берәүне көтә башлады. Монысы инде, нигәдер кешеләрнең эштән кайтыр вакытлары җиткәч кенә юл ала. Ул бу табышмак иясенең киткәнен карап калса да, беркайчан да кайтканын күргәне булмады. Көндәгечә, кыз бүген дә нәкъ вакытында чыкты. Нурига, гадәтенчә, олылап ым какты да, үзен көтеп торган машинага утырып китеп тә барды. "Кыз бүген кәефсез. Барасы җиренә дә теләп бармаганы күренеп тора", - дип уйлады карт. Аның өчен чын табышмак иде бу кыз. Ә аның җавабы озак көттермәде.

Ул төнне Нури бик каты, ырылдаша-ырылдаша өргән этләр тавышына уянып китте. Карчыгы һава керсен дип, төнгә ачып калдырган тәрәзәне япканда күзе урамга төште. Анда түгәрәкләнеп баскан этләр уртада  бөгәрләнеп яткан ниндидер кешегә, менә-менә өзгәләп ташлар дәрәҗәгә җитеп өрәләр иде. Ул тиз генә урындык башына элеп куйган фуфайкасын алып киде дә, юл өстендә беренче күзенә чалынган карчыгының идән юа торган таягын эләктереп, урамга атылды. Аның кычкыруыннанмы, әллә селтәнгән таягыннан куркыпмы, этләр төрлесе-төрле якка таралышты. Бөгәрләнеп яткан җиреннән күтәрелеп торып килгән кешедә таныш чалымнар күреп, карт имәнеп китте. Каршында - көн саен очрый торган, кич белән каядыр баручы кыз. Ул да аны таныды. Кыз исерек иде. Нури, беренче мәлдә уңайсызланып, хәтта нәүмизләнеп калгандай булды. Әйтерсең, аны күргән саен күңелендә  туа торган яктылыкны, матурлык белән беррәттән була торган соклану хисләрен юып төшерделәр. Ул үзен алданган кешедәй хис итте. "Бу табышмак иясе - менә кем икән! Их-х!" - дип кулын селтәде дә китәргә кузгалды. “Тукта!” - дигән боерулы тавыш аны кире борылырга мәҗбүр итте.

-Ә син беләсеңме, ничек мин бу хәлгә калдым? Белмисең. Сөйлимме? Ә-ә, күреп торам - беләсең килә, - диде, шаккатып, үзенә карап торган картка.

-Беләсең килсә - кил, утыр, сөйлим, - диде кыз, коры, тупас тавыш белән Нурига әмер биргәндәй.

Ачуы чыкса да, нишләптер карт бу кыз баланы ялгызын калдырып кереп китәргә уңайсызланды.

-Курыкма, кил, утыр. Син мине - иясез урам этен, урам этләреннән коткардың. Кеше кулыннан төшкән, пычрак кулъяулык хәлендә калган кызны коткару сиңа нигә кирәк булды? - диде кыз, янына килеп утырган Нурига текәлеп. Аннары тагын да ярсыбрак дәвам итте:

-Минем беркайчан ирем дә, балам да булмаячак. Нигә кирәк миңа бу каһәр суккан тормыш, ботарлап, өзгәләп атсыннар иде. Елап каласы кешем юк. Бар, син дә кереп кит өеңә, ачуымны китереп утырма янымда. Рәхмәт әйтер дип көтәсеңдер. Тот капчыгыңны. Коткарган, имеш.

Карт китмәде. Бәхетсез бу җанны ташлап китәсе килмәде. Иртәнге салкын җилдәнме, әллә хәмер сөреме тарала башлагангамы, кыз бераз калтырана иде. Нури, тиз генә фуфайкасын салып, кызның җилкәсенә япты. Үзенә карата беркайчан да мондый хөрмәт күрмәгән кыз үксеп елап җибәрде.

-Рәхмәт, бабай. Сезгә кычкыруым да, бөтен дөньясына гына түгел, хәтта үз-үземә ачулы, үчле булганга. Яшәвемнең мәгънәсе калмаганга, көчсезлектән гарьләнгәнгә.

-Сөйлә, кызым. Нәрсә булды сиңа? Ничек болай түбәнгә тәгәрәдең? Әти-әниең, туганнарың ничек күрмәделәр? Нәрсә мәҗбүр итте сине шундый юлга басарга?

-Минем балачагым бик күңелсез үтте, - дип сүзен башлады инде тынычлана төшкән кыз. - Әтиебез эчкече булды. Кызмача кайтыр иде дә, өйдә тавыш куптарыр иде. Шуның өченме, беркайчан да әниебезнең якты йөзен күрмәдек. Дусларымны әниләре "балакаем" дип сөйгәндә, мин алардан көнләшә идем. Ә минем әниемнән бер дә "балакаем" дип түгел, хәтта "кызым" сүзен дә ишеткәнем булмады. Мин наз, ярату күрми, иркәлекнең нәрсә икәнен дә белми үстем. Йомшармасмы дип, бала чагымда әниемә әллә нинди матур сүзләр дә әйтеп карый идем, юк, ул һаман кырыс җавап бирә иде. Хәзер инде ул көннәргә еллар узды, әмма сабый чакта ишетергә теләгән назлы сүзләр әле һаман да күңелне сызып, йөрәкне тырнап тора. “Кызым”, “улым” сүзләреннән күңелләрнең ничек эрегәнен әти-әниләр ник белми икән?! Бик кадерле, күңелгә бик якын сүзләр бит, - дип, кыз күзләрен читкә төбәде. Карт ашыктырмады аны, тынычлангач дәвам итәр, дип тын гына көтте.

-Унбиш яшь! Кыз баланың иң гүзәл, иң күркәм, иң-иң матур чагы бит ул, - диде ул. - Хәтәр чытырманлыкка эләгеп адашуым да нәкъ шушы яшемдә булды. Күрүче дә, эзләүче дә булмагач, үзеңнең беркемгә кирәкмәстәй кеше икәнеңне аңлагач, бәлки әле анда... дигән өмет белән һаман эчкәрәк үтәсе килде. Ләкин сине анда да көтеп торучы да, яратучы, кызганучы да юк икән, шул ук вакытта чытырманлыкның очы-кырые күренмәвен аңлаганда да бик соң иде инде... Унбиш яшемдә аерылмас өч "дус"ның колы булдым. Аракы, төнге клуб, әрсез егетләр. Шушылар аркасында җәһәннәмнең төбенә төшеп утырганымны сизми дә калдым. Төнлә эчеп кайтып керсәм дә: "Кайда булдың? Ник эчтең?" - дип кызыксынучы, әрләүче дә булмагач, бөтенләй иркенгә чыктым. Мәктәпкә бараммы мин, юкмы, беркемнең эше юк. Үзем дә анда барырга атлыгып тормадым. Унбиш яшемдә мин хатын идем инде. Яшьлек мәхәббәтендә янмадым, дус кызларым, иптәш егетләрем булмады, үземнең "яратам" дип әйткәнемне дә, мине сөйгәннәрен дә хәтерләмим. Ә минем шундый да яратасым килә, ишетәсеңме, бабай, ярата-сы-ым.  Мәхәббәттән башка дөнья буш, тормышның да яме юк. Нишләргә соң миңа?

-Нишләргә соң миңа, дип сорыйсың, - дип сүзен башлады Нури. - Иң беренче, үзеңне кызганмыйча, бар булган көчеңне җыеп, үзеңне төзәт. Җәһәннәм төбеннән күтәрелеп буласын кешеләргә түгел, үз-үзеңә исбатла. Менә шул вакытта синең уй-хыялларың, хис-теләкләрең белән хисаплашучы якын кешең дә табылыр...

Таң атып килә. Бәлки, табышмак иясенең таңыдыр бу. Моңа кадәр беркайчан да үзе турында болай ачылып сөйләгәне булмаган бит әле аның.

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев