Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әй, язмыш, язмыш... (булган хәл)

    Авылдашлары егетне, бу кыз башка диндә, шуңа күрә “эш”не зурга җибәрә күрмә, дип кисәтеп тә куйганнар

    Бөек Ватан сугышы  башлангач, безнең авылга урман кисүче ир-атларны китереп урнаштырдылар. Алар, кышның зәмһәрир суыкларына карамыйча, агачлар кисеп, аларны ботаклардан чистартып, аннары ат  арбасына салып, якындагы тимер юл буена илтәләр һәм товар вагоннарына төяп җибәрәләр иде.

    Әлеге ир-атларга пешекче итеп авылның уңган, чибәр кызы Марияне билгеләп куйдылар. Безнең авыл халкының күбесе керәшеннәр, керәшен хатыннарына йортка кергән татар агайлары да булды. Урман кисүчеләрнең байтагы Арча районыннан иде. Алар арасында күзгә иң күренеп торганы – Мөрәле авылы егете, бригадир Тимерхан. Ул ике метрга якын буйлы, киң күкрәкле, кино артистлары кебек мәхәббәтле күренә иде. Мариянең дә егеткә күзе төшкәндер, егет тә кызга битараф булмаган: уен-көлке белән кызның күңелен яуларга тырышкан. Карап торышка алар бер-берсенә килешеп торган, матур пар иделәр. Билгеле, аларның мөнәсәбәтләре башкаларга да сизелми калмады. Авылдашлары егетне, бу кыз башка диндә, шуңа күрә “эш”не зурга җибәрә күрмә, дип кисәтеп тә куйганнар. Әмма яшьлек үзенекен итә: Тимерхан белән кыз арасында мәхәббәт уты кабына. Кызның өч абыйсы егетне кисәтеп-куркытып та карыйлар, ләкин эш узган: бу вакытка Мария инде авырлы була.
    Тимерхан әти-әнисен кызны ярәшергә килергә күндергән. Гәрчә, риза булмасалар да. Аларны каршы алучы күренмәгән. Килгәч, кермичә китеп булмас инде, дип, өйнең түренә узганнар. Сүзләрен ялгый алмыйча, байтак кына утырганнар әле. Әмма сөйләшүләр егетне гаепләүгә кайтып кала. Ата-ана, бернинди карарга килә алмыйча, кайтып китәргә мәҗбүр була.

    Реклама

    Мария кыз бала тапты. Аның әти-әнисенең ай-ваена карамастан, Тимерхан, баланы күрше авыл мулласы янына күтәреп  бара һәм Сания дигән исем куштырып кайта. Шул ук елны яшь пар авылдан өч чакрым ераклыктагы бистәдә фатирга кереп яши башлый.
    Күп тә үтми, Тимерханга хәрби комиссариаттан повестка килә. Шуннан ул сугышка китә. Мария яңадан авылга кайтырга мәҗбүр була. Кулга аз булса да акча керер дип, Казаннан кирәк-яраклар алып кайтып саткалый.
    1948 елда, кызына биш яшь тулган көннәрдә, ул бер сумка әйбер белән Казаннан кайтып килә. Урманнан аның каршына бер хатын-кыз белән ике ир-ат чыгып, сумкасын талап алалар. Курыкмыйча, каршылык та күрсәтә әле Мария. Талаучылар, аңа берничә тапкыр пычак белән кадап, үлгән дип китеп баралар. Мария аңга килеп, шуышып тимер юлга кадәр барырга көч таба. Шунда яңадан аңын югалта. Аны юлларны тикшереп йөрүче тимеръюлчы карт күреп таный, товар поездын туктатып, Казанга озата. Башкала табиблары Марияне коткарып калалар. Ул дәваханәдә ятканда Тимерхан да кайтып килә. Әсирлектә булган икән, анда кичергәннәрен сөйләп бетерә алмый. Мин сезнең хакка гына исән калдым, синең белән кызымны яратуым гына яшәтте мине, кызымның әти дип дәшүен ишетәсем килде, ди ул хатынына. Күпләргә андый бәхет тимәде, фашистлар кулыннан һәлак булдылар, ә монда сугыштан качып калган адәмнәр кеше үтереп көн күрәләр икән, без аларның эзенә төшәрбез, дип вәгъдә итә ир.

    Милиция хезмәткәрләре үтерүчеләрне тиз таптылар, суд аларга тиешле җәзасын бирде. Ә Тимерхан белән Мария кабат кавышулары белән бәхетле иделәр.

    Дәлфирә ГАЛИМОВА, Кукмара

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: